Маяк
+16 °С
Облачно
җәмгыять
6 Августа , 09:05

Су хаталарны гафу итми

Җәен эссе көннәр олыларны да, балаларны да суга коенырга тарта. Яшәгән урындагы елгалар һәм күлләр йөзләгән халык өчен яраткан ял итү урыннары булып тора. Әмма коенудан килгән шатлык еш кына үлем хәвефенә китерә. Ел саен республиканың су объектларында балаларның гомере өзелә һәм 99 процент очракта фаҗигаләрнең сәбәбе бер — битарафлык һәм өлкәннәр тарафыннан контроль булмау.

Су хаталарны гафу итмиСу хаталарны гафу итми
Су хаталарны гафу итми

Көндәлек рейдлар вакытында полиция хезмәткәрләре балаларның һәм яшүсмерләрнең ата-ана каравыннан башка гына су коенуларын күрә.

Күп кенә ата-аналар баласы инде үскән (10-12 яшь), яхшы йөзә, һәм аның белән берни дә булмаячак, дип саный. Бу - ялгышу. Беренчедән, салкынча суда температура үзгәрүдән көзән җыерырга мөмкин. Икенчедән, җиһазландырылмаган пляжларда су төбендә кискен чокырлар, көчле агым, су борылышлары, агач тамырлары яки ватык пыяла булырга мөмкин. Өченчедән, балалар еш кына суда куркыныч уеннар уйный: бер-берсен шаяртып «батыра», су астында тота, ярдан сикерә. Мондый хәлдә бәла бик тиз һәм көтмәгәндә чыга - батучы бала кычкыра алмый һәм ярдәмгә чакыра алмый, ул бары тик су астына китә.

Балигъ булмаганнарга сулыкларга атааналарыннан (законлы вәкилләреннән) башка бару катгый тыела. Әгәр полиция хезмәткәрләре баланы берүзен генә су янында ачыкласа, ата-анага карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә (балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм аларның хокукларын яклау бурычларын тиешенчә үтәмәү). Әлеге беркетмә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә карала, ә гаилә профилактик исәпкә куела. Моннан тыш, «Коену тыела» дигән тыю билгеләре куелган урыннарда коенган өчен Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 13.12 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган, ул зур штрафка китерә — 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр.

Җәйге каникуллар төзәтеп булмаслык фаҗигагә әйләнмәсен өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез. Суда яки аның янында булганда баланы бер генә минутка да күздән ычкындырмагыз. Сөйләшүләргә, китап укуга яки кәрәзле телефонга игътибарыгызны юнәлтмәгез. Балаларга җиһазландырылмаган урыннарда («кыргый пляжларда») коенырга рөхсәт итмәгез. Суга бары тик рәсми рәвештә ачык пляжларда гына керергә ярый, анда коткаручылар кизү тора. Кечкенә балаларны карауны балигъ булмаган өлкән абый-энеләргә һәм апа-сеңелләргә ышанып тапшырмагыз. Яшүсмер ашыгыч хәлдә югалып калырга мөмкин. Суда кул һәм аякларны тоту белән бәйле уеннарны, моның өчен яраклаштырылмаган калкулыклардан суга сикерүне катгый тыярга кирәк. Саклану чараларын кулланыгыз: әгәр бала начар йөзә икән, аның өстендә, һичшиксез, коткару жилеты яки махсус җиңсәләр булырга тиеш. Алкоголь кулланмагыз. Исерек хәлдә коену, шулай ук мондый хәлдә балаларны карау — фаҗигагә туры юл. Балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы - ул закон белән беркетелгән бурыч.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, кичекмәстән «112» (бердәм коткару хезмәте) яки «102» (полиция) телефоннарына шалтыратыгыз.

Милена ЗӘЙНУЛЛИНА, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас