Маяк
+16 °С
Облачно
җәмгыять
6 Августа , 10:30

Вымпел - уңганнар кулында

Бу авыл хуҗалыгы сезонында районыбыз кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Елның иң җаваплы һәм әһәмиятле чорларының берсе булган бу кампания һәркемнән зур тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә. Һәр центнер ашлык артында игенчемеханизаторларның фидакарь хезмәте, бердәмлеге һәм югары һөнәри осталыгы тора. Аларның намуслы хезмәте районыбызның азык-төлек иминлеген ныгытуга, икътисадының тотрыклы үсешенә зур өлеш кертә.

Вымпел - уңганнар кулындаВымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында

Игенчеләрнең хезмәтен бәяләү һәм аларны яңадан-яңа уңышларга дәртләндерү максатыннан, район хакимияте ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян–фермер хуҗалыклары арасында хезмәт ярышы үткәрә. Аның төп максаты – иң яхшыларны ачыклау гына түгел, ә хуҗалыкларны җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә һәм икътисади күрсәткечләрен яхшыртуга этәрү.

Урып-җыю эшләренә һәр атна саен йомгак ясала. Югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыклар һәм хезмәт алдынгылары күчмә вымпел һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Күп еллар дәвамында сакланып килгән әлеге матур традиция быел да дәвам итә.

Конкурсның беренче атнасы нәтиҗәләре буенча хезмәттә алдынгылык күрсәткән, югары җитештерүчәнлеккә ирешкән чын хезмәт осталары билгеләнде. «Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Илвер Мәрвәров («Палесье»), Динар Мәрданов («КАМАЗ»), Илмир Галимәрдәнов («Макдон»), «Агыйдел» җәмгыятеннән Олег Иванов («БДТ - СПР»), «Урал» җәмгыятеннән Марсель Габдуллин («Дон 1500»), Илнур Кашапов («К 742») алдынгы дип билгеләнде. Аларның тырыш хезмәте һәм югары осталыгы мул уңыш өчен ныклы нигез булып тора.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев һәм хуҗалык җитәкчеләре игенчеләрне тәбрикләп, аларга акчалата премия һәм вымпел тапшырды. Барлык хуҗалык уңганнары да үрнәклеләргә тиңләшеп, ярышта катнашу, алдынгы урында бару дәрте белән эшләсен дигән теләктә калабыз.

Вымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында
Вымпел - уңганнар кулында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас