Маяк
+24 °С
Облачно
җәмгыять
7 Августа , 07:00

15 ел халык белән янәшә

Быел Башкортстан Республикасының Күпфункцияле үзәге үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә үзәк республикада яшәүче миллионлаган кеше тормышының аерылгысыз өлешенә, төрле тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә ышанычлы ярдәмчегә һәм гражданнар белән дәүләт арасында чын юл күрсәтүчегә әверелде.

15 ел халык белән янәшә15 ел халык белән янәшә
15 ел халык белән янәшә

Русиядә КФҮ тарихы 2011 елда «Минем документлар» дәүләт хезмәтләре үзәкләре челтәрен булдыруга нигез салган Русия Федерациясе Президенты Указына кул куюдан башланды. Шул ук елда «Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге» республика дәүләт автоном учреждениесе төзелде, ә инде 2012 елда республикада КФҮнең беренче офисы ачылды.

Бүген Башкортстанның КФҮ - илнең иң эре төбәк челтәрләренең берсе. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында заманча офислар эшли, анда яшәүчеләр дәүләт, муниципаль һәм тиешле хезмәтләрне «бер тәрәзә» принцибы буенча алала. 15 ел эчендә Башкортстан Республикасы КФҮ белгечләре 67 миллионнан артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән, ә гражданнарның хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе 99,97 процент тәшкил итә.

КФҮнең төп кыйммәте һәрвакыт кешеләр — белгечләр булды һәм булып кала, алар гариза бирүчеләргә көн саен катлаулы тормыш хәлләрен ачыкларга ярдәм итә, документларны рәсмиләштергәндә озатып йөри һәм дәүләт хезмәтләрен алуны максималь аңлаешлы, уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык итә. Һәр кабул ителгән гариза, һәр рәсмиләштерелгән хезмәт артында профессиональлек, җаваплылык һәм кешеләргә чын күңелдән ярдәм итү теләге тора. Нәкъ менә шуңа күрә район халкы КФҮ белгечләренә тормыштагы иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүне ышанып тапшыра.

Бүген үзәк үсешен дәвам итә, заманча санлы сервисларны гамәлгә кертә, хезмәтләр исемлеген киңәйтә һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын камилләштерә. Әмма иң мөһиме - кешегә игътибар, ачыклык һәм дәүләт хезмәтләрен һәр кеше өчен мөмкин кадәр кулай итәргә омтылу үзгәрешсез кала. Башкортстан Республикасы Күп функцияле үзәкнең 15 еллыгы - ул 15 ел ышаныч, үсеш һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләү.

Венера БОРХАНОВА, Башкортстан Республикасы Күпфункцияле үзәгенең Югары Яркәйдәге бүлекчәсе мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас