

И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы — районда гына түгел, бөтен республикада иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Мең гектардан артык мәйданда үстерелгән элита орлыкларны Башкортстан, Татарстан, Ырынбур һәм Курган өлкәләре аграрийлары сатып ала һәм аларның даими клиентлары булып кала.
Әтисенең һөнәрен дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗалыкның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, аны елдан-ел киңәйтү белән мәшгуль. Соңгы елларда орлык җитештерү барышы тулысынча яңартылган, биналар реконструкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен техника һәм җиһазлар сатып алына. Илдар Фирдәвис улы билгеләвенчә, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбенә яңарта.
Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкинлеген билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Җитештерелгән орлыкны республика хуҗалыклары сатып ала.
Агымдагы елда 520 гектарда – бодай, 310 га – арпа, 50 га – солы, 50 га – борчак, 116 га – карабодай, 200 – соя, 50 га мәйданда рапс чәчелгән. Алар матур гына өлгереп килә, һава торышы гына уңай килсен.
Район Сабантуенда Илдар Фирдәвис улы “Орлыкчылыкны үстерүдә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнде.