Маяк
+23 °С
Облачно
җәмгыять
8 Августа , 09:05

Күңелле очрашу

Гадәттә, мәктәпне тәмамлауга 50 ел дип очрашулар үткәрәләр. Ә безнеке үзенчәлекле булды - мәктәпкә укырга керүгә - 60 ел.

Күңелле очрашуКүңелле очрашу
Күңелле очрашу

Дәрескә дип түгел, очрашуга
Сыйныфташлар бүген җыелган.
Беренче кыңгырауның чыңлавына
Бүген инде 60 ел тулган.

Гадәттә, мәктәпне тәмамлауга 50 ел дип очрашулар үткәрәләр. Ә безнеке үзенчәлекле булды- мәктәпкә укырга керүгә - 60 ел. Ни өчен алай очрашырга булдык? Югары Череккүл башлангыч мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлагач, кемдер Югары Яркәйгә, кемдер Түбән Череккүл мәктәбендә укуын дәвам итте. Юлларыбыз шулай бераз аерылды. Сыйныфташым - күршем шалтыратып, шушы очрашуга чакыргач, мин сөенеп юлга әзерләнә башладым.

Көтеп алган көн килеп җитте. Без бик ямьле Кызыл Байрак буасына берчә дулкынланып, берчә шатланып һәм ашкынып җыелдык. Ничә еллар бер-беребезне күрмәгәнгә... Танып булыр микән дигән уйлар да үтте. Без хәзер 70 яшькә якынлашкан абый-апалар бит.

Очрашуны 36 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән сыйныфташыбыз Роза Ракыйпова оештырды. Алар безне тормыш иптәше Рәмил белән бик җылы каршы алдылар. Матур табигать кочагында урнашкан Кызыл Байрак буасы таң калдырды.

Чараны Роза Ишкар күпфункцияле мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Балкыш” фольклор коллективы котлавы белән дәвам итте. Алар безгә матур җырлар, такмаклар башкарып, яхшы кәеф тудырдылар. Арытаба мул һәм тәмле ризыклардан сыгылып торган бәйрәм табыны артында һәрберебезнең тормышына байкау ясадык. Сыйныфташлар лаеклы ялга чыкканчы, илебезнең төрле почмагында яшәп, хезмәт салган. Математика дәресе уенында 13 сыйныфташ катнашып, эш стажы, оныклар, балалар саны, уку елы, пенсия күләме кебек сорауларны үз эченә алган математик диктант кызыклы нәтиҗәләр бирде. Икенче дәрес “Татар теле” булды, анда башлангыч сыйныфта ятлаган шигырьләрне искә төшерергә тиеш идек. Кайберәүләре ”мин ул дәрестә юк идем” дип шаян җаваплар да бирде. Әниләр турындагы шигырьләрне дәвам итеп, “Кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә. Кояш гомере телимен әнием сиңа”, дип, җырлап та алдык. Әйткәндәй, Фларит Латыйпов һәм Роза Шәйсолтанова әниләре Вәзилә һәм Зифинә апалар исән-имин, балалар игелегендә гомер кичерәләр. Аларга сәламәтлек теләп, сәламнәр тапшырдык.

Өченче дәрес физкультура иде. Үзебез уйнап үскән «Биш таяк», «Йөзек салыш», «Флаг алу» кебек уеннарны уйнап, шатланып, балачакны искә төшердек, моңсуланып та алдык.

Дәресләр тәмамлануга Розаның иптәше Рәмил һәм оныгы Алина пешергән тәмле аш белән сыйландык, самавырдан чәй эчтек. Сөйләшү, аралашу, телефон номерлары белән алышу, фотога төшү белән дәвам итте бәйрәм.

Һава торышы төрлечә булды, әле генә кояш чыкты, болытлар куерып, яңгыр да явып алды, яңадан кояш җылы нурларын сипте.

Ял итү урыны бик уңайлы эшләнгән. 45 кеше сыярлык тирә ягы ябылган, түбәле беседка, шашлык һ.б. ризык пешерү өчен мангал бар, кыскасы, ял итүчеләргә барлык уңайлыклар тудырылган.Теләге булганнарга шунда ук мунча ягып керү мөмкинлеге бар. Буада көймә белән йөреп килергә мөмкин. Сыйныфташ егетләр кызларга чәчәкләр бүләк итеп сөендерде.

“Мендек без үрләргә, баш имик җилләргә, җырым бүләк булсын сезгә, сагынып сөйләргә” , дип тәмамлады кичәне сыйныфташыбыз Роза.

Изге теләкләребезнең кабул булуына өмет белән Кызыл Байрак буасына көмеш тәңкәләр салдык һәм тагы да шулай күрешергә язсын дип таралыштык.

Барлык дусларыма сәламәтлек теләп, Фәридә ӘКРАМОВА. Мәскәү шәһәре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас