

Укытучы булыр өчен балаларны ярату гына җитми, мөгаллим булып туарга, үз эшенең остасы булырга кирәк. Шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләүче педагог Гүзәл Рим кызы Фәррахова әнә шундыйлардан.
Аның укучыларга нинди төпле белем бирүе турында районда күпләр ишетеп кенә белми. Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт салучы Гүзәл Фәррахова гомер бәйрәмен каршылаган көннәрдә бәхеткә куанып яши. Шулай булмыйни, янәшәсендә сөекле тормыш иптәше, «әни», “дәүәни” дип яратып торучы балалары, кияү-киленнәре һәм оныклары, яраткан эше, хөрмәт иткән коллективы бар.
Юбиляр Югары Яркәй авылында Фәтфия һәм Рим Насретдиновлар гаиләсендә туа. Педагог булу хыялы аның бала чагыннан ук килә. Югары Яркәйдәге беренче мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, Благовещен педагогия училищесына укырга керә. 1990 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы белән туган авылына кайтып, хезмәтен 3 нче мәктәптә башлый. Бу вакытта ул тормыш иптәше Рәсим Касыйм улын очрата, алар ныклы гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген Гүзәл Рим кызы бәхетле әни һәм дәүәни, оныклар куанычын тоеп яши. Әнисе Фәтфия һәм каенанасы Хәнә тормышта аның өчен бик зур таянычлары һәм киңәшчеләре булып тора, аларны ул үзенең «канатлары» дип атый ул.
Чын педагогка хас булганча, сәләт, тышкы матурлык, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, гадел таләпчәнлек – Гүзәл әлеге сыйфатларның барысына да ия. Аның сабыйларны яратуы, хәстәрләве сыйныф тормышын, чын мәгънәсендә, тулырак, күңеллерәк итәргә ярдәм итә. Үзенең укучыларында ул җаваплылык, эш сөючәнлек тәрбияли, кыюсызлыкны җиңәргә, үз-үзеңә ышанырга өйрәтә, аларның сәләтләрен ача. Чөнки беренче укытучы тәрбияләгән сыйфатлар югары сыйныфларда бар авырлыклар алдында баш имәскә ярдәм итә. Шуңа да башлангыч сыйныфны тәмамлаган һәр кыз һәм малай педагогка зур рәхмәтле. Моны аның күпсанлы кечкенәдән тәрбияләгән укучылары раслый. Алар өчен ул, мәктәп бусагасына атлап кергәч тә, җитәкләп барган, белем орлыклары салган, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләгән һәм белем алуга мәхәббәт уяткан икенче әни булып кала. “Һәр баланың язмышы өчен борчылып, аларның уңышына сөенеп, үзең укыткан укучыларың сиңа ихлас күңеленнән рәхмәт әйтсә, ул иксез-чиксез рәхмәтләрнең иң зурысы буладыр. Шул чагында «Тормышым чыннан да бушка узмаган», - дигән сүзләрне зур хәрефләр белән язып куярга мөмкин”, - ди хөрмәтле педагог.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.