

- Исәнмесез! Кажется сез, Фәйрүзә Сәлимовна буласыз...
- Юк, сезгә не кажется, мин Фәйрүзә Сәлимовна булам, ни йомыш?
Үз кабинетында үзен чын хуҗаларча тотып, көр тавыш белән җавап биргән хатын таныш түгел иргә текәлде. “Кунак” та күзен алалмый Фәйрүзәгә карап катып калган иде. Хатын шул арада тез буыннары йомшап китүен, йөрәгенең күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә башлавын сизде. Башын зиңкетеп бер-бер артлы җавапсыз сораулар йөгереште. “ Кем әле бу? Кайда күргәне бар аны? Тавышы да таныш бит, югыйсә? Уф, Аллам, зиһенем таркала башлады әллә? Бер дә болай хәтеренә зарланганы юк иде лә үзенең.Ул арада бүлмәдә туган киеренкелекне киметергә теләгәндәй таныш та, таныш булмаган да кунак кабат телгә килде:
- Мин әнкәйне китергән идем. Рәхмәт сезгә. Бик оперативно эшлисез. Уфадан шалтыраттылармы? “Шалтыраттылармы?” дигән сорау, һаман зиһенен җыялмый утырган баш табибның, зитына тиеп үтте, һәм беразга булса да үз асылына кайтарды:
- Без хастаханәдә өстән шалтыратуларга карап кына эшләмибез бит. Авыруларны, кемнең туганы булуга карамастан, кабул итәбез һәм кулдан килгәнчә дәвалыйбыз. Ир Фәйрүзәнең дорфарак җавап бирүенә игътибар да итмичә, тагы да әдәплерәк итеп сүзен дәвам итте:
- Гафу итегез, Фәйрүзә. Фәйрүзә Сәлимовна. Мин үзем Уфадан. Сезне борчырга да теләмәгән идем. Әнкәй күрше районда гына яшәгәч, монда китерергә булдык. Мин - Хәйдәр. Хәйдәр Мансурович Зарипов.
Фәйрүзә басып торган булса, ихтимал егылып киткән булыр иде. Йөрәге һаман дарслап типкән хатынның башында зыр-зыр булып ир әйткән исем бөтерелде: Хәйдәр! Хәйдәр! Хәйдәр! Әлбәттә бу ул! Ул! Ул! Чигәләре бәсләнгән, артка каратып таралган чәчләре арасында да ак төсләр чалынган олпат ир кыяфәтендә унсигез ел элек Кызылъяр авылына урак эшләренә килгән шофер егет Хәйдәр чалынды. Әйе, әйе бернинди шик булуы мөмкин түгел, бу нәкъ ул иде. Затлы кунакны берсүзсез таныды хатын. Ул кинәт кенә каушап китүенме, әллә инде астан өскә, богазына табан күтәрелгән нәфрәт тойгысын яшерергәме теләгәндәй, башын аска иде. Алдында яткан журналны актара башлады.
-Фәйрүзә - дип, кабат сүз башларга уйлаган Хәйдәрне әдәпсез рәвештә ярты сүзендә өзде ул. Ниндидер үзе дә танымаган ят тавыш белән:
- Барыгыз, юлыгызда булыгыз. Барысы да яхшы булыр. Кулдан килгәнне башкарырбыз. Миңа эшләргә комачаулыйсыз,- дип, урыныннан торып, бүлмәнең түрдәге почмагында торган шкафка барып ниндидер папкалар актарырга тотынды. Бары ишек ябылган тавыш ишетелгәч кенә иркен тын алган хатын ак чаршау белән капланган юынгыч бүлмәсендәге бәләкәй кушеткага кереп ауды. Бар булмышын биләгән кичерешләре, ачулы хисләре тыелгысыз күз яшьләре булып агып китте. Шулай берникадәр вакыт узды. Ниндидер куркыныч билгесезлекне айкап күктә йөзгән Фәйрүзә әкренләп җиргә төште. Барып кабинет ишеген бикләп куйды да, битләрен юып йөзләренә макияж ясап алды. Кыяфәтен бераз тәртипкә китерсә дә, уйларыннан һаман арына алмаган хатын әле генә булган очрашуны күзаллады. Ул мине таныдымы икән? Юктыр, таныса бер сүз әйтер иде бит. Яшь чактагылар өчен кичер мине, дияр иде. Бәлки килеп алга да тезләнер иде. Хыялый, ниндидер бер генераль директор синең алдыңа килеп тезләнә күрмәсен! Ул тормышта башкаларны гына алдына тезләндереп яшәргә өйрәнгән начальник бит! Аның бит бар кыяфәте кешеләрне бер карашы белән буйсындыручы адәм икәнен күрсәтеп тора. Уйларына бирелеп ак чаршау артындагы кушеткада утырган хатынны сискәндереп берничә тапкыр ишек шакып киттеләр. Тик Фәйрүзә кемгәдер эндәшү түгел, хәтта урыныннан да кузгалмады. Уйлар өермәсендә бөтерелү һаман дәвам итте:
“Кызык, Хәйдәр минем теге вакытларда балага узганымны беләме икән? Юктыр, ул каян белсен. Ул кайтып киткәндә мин бит әле үзем дә белми идем. ” Минем интегүләремнең чиреген генә кичерсә иде бу ир! Барысын да аңлар иде ул, барысын да аңлар иде. Аллаһ аларга бирмәгән шул андый интегүләрне, аларга бирмәгән. Әллә соң Фәйрүзә берьяклы гына уйлыймы? Ул бит күреп тора, бәхетле, мәхәббәтле тормышта бала тапкан, бала баккан хатыннар әнә ничек шатланалар. “Тормышта мондый бәхетне татырга Ходай ирләргә түгел, ә безгә - хатын-кызга гына биргән дип сөенәләр. Аның бит үзенең алар кебек бәхетле тулы гаиләдә теләп, көтеп алынган бала тудыра алганы юк. Хәзер инде булмас та.
Үзләре генә белгән алым белән ишеккә чиртүченең сәркәтибе Зөлфия икәнен белгән баш табиб тагы да бер кыяфәтенә күз төшерде дә барып ишекне ачты. Үз артыннан кабинет ишеген япкан Зөлфиянең шул мизгелдә үк теле чишелде:
- У-у-ух, Фәйрүзә апа, теге матур абый сезне озак көтеп торды. Сөйләшәсем бар иде диде. Ул сезнең ишеккә әллә ничә тапкыр шакып карады. Пакетларны нишләтергә, Фәйрүзә Сәлимовна?
- Уфф, Зөлфия, кычкырмый гына, каударланмый гына сөйлә әле? Нинди пакетлар тагы?- Күчтәнәчләр бугай.- Күчтәнәчләрне авыруларга таратып бирерсез.
- Аракыларын, виноларын да мы?
- Нинди аракы тагын? Керт монда пакетларны!
Икенче көнне Фәйрүзә Сәлимовна иртәнге обходка үзе чыкты. Барысы да тәртиптә булуына сөенгән баш табиб кайсы палатага керсә дә, авырулардан бары ихлас рәхмәт сүзләре генә ишетеп торды. Тик “теге” палатага якынайган саен аның йөрәге кабаттан сикерә башлады, уйлары чуалды. Әмма Фәйрүзәнең ,әллә керми үтәргәме, -дигән уйларына каршы килгәндәй, алар ишек турысына җиткәндә генә палата ишеге ачылып китте. Беренче карашка бер чире дә тоемланмаган какча гына гәүдәле әби:
- Әйдәгез, балалар, мин сезне алтыдан бирле көтеп утырам,- дип, кире бүлмәсенә үтеп караватына утырды. Башыннан: “Менә сиңа “нетранспортабельный” әбекәй, йөгереп йөреп ята ич үзе,” дигән уй йөгереп узган Фәйрүзә бу күренешкә хәйран калып, бераз ни әйтергә белми утырды. Шәмсениса әбинең кан басымы да, барлык анализлары да үз яшенә карата тәртиптә булып чыкты. Баш табиб кебек үк аптырашып утырган шәфкать туташларына карт кешенең иммунитетын ныгытырдай берничә укол, витаминнар язган Фәйрүзә аларны чыгарып җибәрде дә әби янында бераз сөйләшеп утырырга дип торып калды. Колакка катырак булса да, Шәмсениса бик сүзчән әбекәй булып чыкты. Фәйрүзә нинди сорау бирсә дә, колакларына учларын куеп:
-Нәрсә дидең, балакаем,- дип кайтадан кычкырып сорый. И-и-и-и, балакаем, минем улым би-и-ик грамытный бит, олы нәчәлник булып эшли ул. Аның шуфире дә бар, артыннан бер көтү куштаннары да ияреп йөри шунда. Үзең генә кайт, кеше җәфалап йөрмә, аларның тәгаен үз эшләре бардыр бит, димен дә. Аларның эшләре шул, ди. Шундый да эш була икән, кит, әстәгыйн, адәм страмы.
- Улыгыз сезне бик хөрмәт итә бугай.
- Бәй, бә-ә-әй, шулай булмай, кызым. Аның бит миннән башка бер кеме дә юк. Шуңа өлтерәп тора минем өчен. Менә бит,Ходайның рәхмәте, әзрәк хәлем бетеп тора,- дип эндәшүем булды, чирләмәгән кешене булнискә китереп тә салды. Алай дип әйтәсе дә булмаган икән. Бу бүлмә кемгәдер кирәгрәктер дә бит. Чынлап чирләгән кеше муеннан бит әтү. Сау-сәламәт көйгә шулай бүлмә биләп ят инде менә. Ояты ни тора, балакаем.
-Шәмсениса апа, улыгызның миннән башка бер кеме дә юк дисез...
-Әйе, әйе, кызым, минем шул бер генә балам булды... Чирләдем дә, башкача бала табалмадым. Хатын-кыз чирләрен үзең беләсең бит. Ә әтисенең гүр иясе булганына инде унике ел булды. Фәйрүзә әбидән һаман үзен кызыксындырган сорауга җавап алырга тырышты:
- Ә улыгызның гаиләсе кайда?
- И-и-и-и, балакаем, минем Хәйдәрем биткеше күтәрәлмәстәй кайгыларга тарыды. Әстәгъфирулла тәүбә, беркемгә дә күрсәтмәсен андыйны. Хатыны, минем киленем Зәйтүнә ике оныгым белән әвәриягә очрады. Бар иде гаилә, бер мизгелдә юкка чыкты. Сөякләрен генә җыйнаштырып апкайтып җирләделәр. Шуннан бирле ялгыз инде улым. Бөтен нәрсәсе дә бар, фатиры да, машинасы да, дача дигәне дә, яраткан эше дә. Аллаһы Тәгалә шулай бер яклап бирсә, икенче яклап ала торгандыр инде. Кемнәрнең каргышлары төшкәндер балакаема? Кемнәр генә аның бәхетен күпсенгәндер, бер Ходаем үзе белә. Әлдә генә улым шушы кайгылардан үзе сынмады. Эчкелеккә дә бирелмәде алай. Башын иеп эшләп тик йөрде балакаем. Карахтеры үзгәреп боегып калды да, чәчләренә вакытыннан алда чал йөгерде. Эчтән генә сызланды Хәйдәрем... Эчкәйләре тулы ут булгандыр инде балакаемның... Әйе, әйе...Ә син, кызым, үзең гаиләлеме, ата - анаң бармы?
Тыныч кына, илаһи бер елмаю белән әбине тыңлап утырган Фәйрүзәнең әйтерсең дә күсәк белән башына китереп суктылар. Әле генә ишеткәннәрдән шаңкып калган Фәйрүзә әбинең арытабан нәрсә сораганын да аңламады. Соңгы вакытта инде ничәнчегә тыпырчынган йөрәге тагы да күкрәк читлегеннән чыгардай булып бәргәләнде. Башы әйләнде, күз алдын томан пәрдәсе каплагандай булды. Әбигә ниндидер үзе дә аңламаган саубуллашу сүзләре ташлап, палатадан кызу-кызу чыгып китте ул. Башында туктаусыз Хәйдәрнең әнисе Шәмсениса әбинең кайгылы йөзе һәм әле генә әйткән сүзләре бөтерелде: “Кемнәрнең каргышлары төшкәндер, балакаема?” “Кемнәрнең каргышлары төшкәндер балакаема?” Юк, юк! Бу дөрес түгел, кешегә каргыш төшәме инде? Ул бит халык телендә генә, сүздә генә шулай. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел ич! Каргыш төшә торган булса, инде бу дөньяда әлллә кемнәр булмас иде. Тик шулай да, кабат тирән уйлар чоңгылына егылган Фәйрүзә шушы мизгелдә Хәйдәрнең фаҗигасендә нәкъ менә үзен гаепле итеп тойгандай булды. Ә бит теге вакытларда ул үзенең алдануына гарьләнеп күз яшьләрен түккәндә аңа дөрестән дә бәхетсезлек теләде. “Мәңге бәхете булмасын”,- дип аз кабатламады ич. Юк, юк! Бу сүзләр каргыш түгел иде. Кыз яшьлек тәҗрибәсезлеге белән гаиләле ирдән алдануына нәфрәтләнеп кенә әйтте бит ул куркыныч сүзләрне. Бернәрсә дә уйламый гына... Язмышларының ахыры ничек булып бетәсен белми генә әйтелде бит ул үпкә сүзләре. Соңыннан бит ул үз язмышы белән тулысынча ризалашты. Барысын да ничек бар, шулай кабул итте. Еллар үткән саен, алдануында да кыз бары тик үзен генә гаепләде бит. Башка беркемне дә түгел. Хәтта күңеленең кайдадыр иң-иң төбендә узгынчы шофер Хәйдәрне дә гафу итте бит ул, югыйсә.
Иртәнге обходтан соң үткән кыска планеркада төнге кизүдә булганнарның тиешле язмаларын тикшереп, обход нәтиҗәләрен дә барлап күрсәтмәләр бирелде. Барлык персонал үз бүлекләренә таралды. Фәйрүзә Сәлимовна Зөлфиягә “теге абыең килсә, мине күрми китмәсен” дигән кисәтү ясап, кәгазь эшенә чумды. Исәбе - агымдагы документация белән шөгыльләнеп ничек тә башын катырган уйлардан арыну иде. Әмма Хәйдәр бу көнне дә, икенче көнне дә хастаханәдә күренмәде. Шәмсениса әби белән якынаеп алган Фәйрүзә көн дә палатага кереп әбинең хәлен белде. Җылы сүзгә, җанлы аралашуга сусап яткан Шәмсениса әбинең бетмәс хәбәрләрен тыңлап, үзенә көне буена җитәрлек позитив алды. Көн буе әбинең сөйләгәннәрен уйлап, үз алдына елмаеп йөрер булды. “Җылы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы” дигән халык тәкъбирен раслагандай, Шәмсениса әби дә Фәйрүзәгә тартылды. Баш табибның эшкә килгәнен көтеп ала, озак күренмәсә, юксына башлый иде. Министр урынбасары Сарьяновның “транспортабельный” түгел дигән әбекәе бер дә ялгызлыкны яратмый булып чыкты. Үзе дә көн озынына коридор буйлап йөри. Аны йә бер палатада, йә икенчесендә күрделәр. Әби тиздән барлык медперсоналның да, хастаханәдә яткан авыруларның да уртак танышына әверелде. Ул штаттагы санитаркадай барысының да вактөяк йомышларын үтәп йөрүгә әвәсләнеп, һәммә кешегә кирәкле әйберне китерә, ярдәм итә башлады. Фәйрүзәнең:
- Бик коридор буйлап йөрмәгез, Шәмсениса апа, өзлегеп куярсыз. Палатагызда ял итәргә тырышыгыз,- дигән кисәтүләренә исә:
- Юу-у-ук, кызым, мин берүзем өтермәндәге кебек бер палатада ничек ятыйм, мине кешеләр кырына күчерегез,- дип җавап бирде әби һәм бөтен дәваханә буйлап йөрүен арытабан да туктатмады.
Көтмәгәндә баш табибны кәгазь эшеннән аерып, Уфа телефоны телгә килде. Трубкада Сарьяновның көр тавышы яңгырады:
- Хәлләр ничек, Фәйрүзә Сәлимовна? Министр урынбасарының сөйләшүенә Фәйрүзә күптән өйрәнеп беткән. Әгәр дә ул тулы исемне әйтеп эндәшә икән, димәк, барысы да яхшы дигән сүз. Ә инде телефонда коры һәм официаль рәвештә “иптәш Кәримова” дигән мөрәҗәгать яңгыраса, урысча әйткәндәй “пощады не жди”. Шуңа бүген эченә җылы йөгергән Фәйрүзә тыныч кына җавап кайтарды:
- Яхшы гына әле, Зәбих Мәлихович, эшлибез, штаттан тыш хәлләр юк.
- Ярар, булмасын. Карале, син тәки килеп күренмәдең бит, ә? Бүген факс аша капиталь ремонтка кагылышлы проект документларын җибәрерләр. Карап чыгарсың да, озаклатмый ответыңны бирерсең. Бу әле соңгы вариант түгел, так что, үзгәрешләр булырга да мөмкин. Теге, кем әйткәндәй, поведениегезгә карарбыз. Шулай ук эш нәтиҗәләрегезгә дә.
-Рәхмәт, Зәбих Мәлихович, сметаны бик кысмасагыз, әйбәт булыр иде.- Менә кызык кеше син, иптәш Кәримова. Бер дигән душевный разговорны юкка чыгарасың. Кем сезнең сметагызны кыса? Без монда көн туса, сезнең өчен кайгырып утырабыз. Так сказать, сезнең өчен булмаган әйберне дә юлларга тырышабыз. Ә сез, смета кысмагыз дисез. Чтобы мондый разговор башка булмасын! Карале, Фәйрүзә Сәлимовна, теге әбекәй ни хәлдә? Зариповның әнисен әйтәм. Өмет бармы, интенсив терапиягә салдыгызмы? Шәмсениса әбине күз алдына китергән Фәйрүзә елмаеп куйса да, Сарьяновка җитди җавап бирде:
- Әйбәт алай, әйбәт, яхшыруга табан, дәвалыйбыз, тиешле уколларны да ала.
- Ярый, бик әйбәт. Зарипов үзе Мәскәүдә автотранспорт предприятиеләре җыелышында, бугай. Кайтса килер әле. Эшләгез.
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.