

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Төзүче көне белән ихлас котлыйм.
Төзелеш мәсьәләләре районның икътисади стратегиясендә мөһим урыннарның берсен алып тора. Шуңа ярашлы, эшләү, яшәү, ял итү, уку өчен барлык уңайлыклары булган производство, социаль-мәдәникөнкүреш тәгаенләнешендәге объектлар, күперләр сафка кертелеп, төзелеш эшләре елдан-ел киң колач ала бара, социаль торакларны эксплуатациягә кертүгә игътибар арта. Шәхси секторда – авылларда заманча йортлар калкып чыгуында да сезнең ярдәмегез зур.
Киләчәктә дә төзелеш индустриясендәге авырлыкларны җиңә барып, район авылларын төзекләндерүгә лаеклы өлешегезне кертерсез, дип ышанам, һәр кемгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.