

Гремучий Ключ авылында игелекле гомер кичерүче Рәмилә Әбүзәр кызы Нургалиева -шундый каләм ияләренең берсе.
Мин Рәмилә апаны редакциядә эш башлаганнан бирле беләм. Шушы еллар эчендә ул редакциябезнең якын хезмәттәшенә, ышанычлы хәбәрчесенә әверелде. Безне уртак бер максат якынайтты: туган як кешеләренең хезмәтен күрсәтү, аларның матур эшләрен укучыга җиткерү. Кайчан гына авыл Сабантуемы, күркәм гаилә, хезмәт алдынгысы яки туган яктагы берәр матур вакыйга турында язма кирәк булмасын, мин Рәмиләгә апага мөрәҗәгать итәм.
-Рәмилә апа, шушы тема буенча бер язма кирәк бит әле, - дим. Һәм күңелем тынычлана. Чөнки беләм: бу эш ышанычлы кулда. Күп тә үтми, электрон почтама аның әзер язмасы килеп төшә. Язмаларында төгәллек тә, җылылык та, кеше язмышына хөрмәт тә бар. Еш кына аларга минем кулым белән төзәтү дә кирәкми. Чөнки Рәмилә Әбүзәр кызы сүзне белеп куллана, язган кешесенә ихтирам белән карый. Чын хәбәрче өчен иң мөһим сыйфат - вакыйга артында кешене күрә белү. Рәмилә апа менә шушы сәләткә ия дә инде. Аның язмалары аша укучылар туган як кешеләре, уңгангаиләләр, иген үстерүчеләр, терлекчеләр, авыл тормышын алга алып баручылар турында белә. Ул гади хезмәт кешесенең кадерен күтәрә, аның тырышлыгын күрсәтә белә.
Әлеге сыйфатлар, мөгаен, аның балачактан ук килгән холкы белән бәйледер. Тәҗәй авылында Нурия һәм Әбүзәр Ганиевлар гаиләсендә бишенче кыз булып дөньяга килгән Рәмилә кечкенәдән үк үткерлеге, зирәклеге белән аерылып тора. Кужбахты урта мәктәбендә укыганда ул алдынгы укучыларның берсе була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, отряд советы рәисе, комсомол оешмасы активисты буларак, яшьтәшләре арасында абруй казана. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ул чордагы «Игенче» колхозы рәисе Илдар Шәяхмәтов юлламасы белән Башкорт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Студент еллары да аның өчен эзләнүләр, үсеш чоры була. Ул студентлар советы әгъзасы, комсомол оешмасы секретаре вазифаларын башкара. Уку белән беррәттән, институтның бию ансамблендә дә шөгыльләнә.
Югары белем алып туган ягына кайткач, Рәмилә Әбүзәр кызы «Игенче» хуҗалыгында икътисадчы булып эшли башлый. Соңрак бухгалтер хезмәтен башкара. Ике дистә елга якын дәвам иткән хезмәт юлында ул хуҗалык тормышының үзәгендә кайный, үз эшен төгәл һәм намус белән башкара. Ләкин Рәмилә апаны барытик хезмәт урыны беләнгенә чикләп булмый. Ул һәрвакыт авыл тормышының актив катнашучысы булды.
Күп еллар дәвамында ул «Маяк» гәзитенең актив авыл хәбәрчесе булып тора. Аның язмаларында туган як кешеләре, аларның хезмәте, язмышлары, уңышлары урын ала. Рәмилә Әбүзәр кызы өчен һәр кеше кызыклы. Ул кемнеңдер хезмәт юлын гына түгел, аның күңел дөньясын да күрергә тырыша.
Рәмилә Әбүзәр кызының күңелендә җыр-моңга, сәнгатькә мәхәббәт һәрчак яши. Заманында авылларда үзешчән сәнгать коллективлары бик актив эшләде. Авыл клублары сәхнәсендә концертлар, спектакльләр, төрле чаралар үткәрелде. Рәмилә дә бу матур дөньядан читтә калмады. Ул биюче буларак та, сүз остасы буларак та танылды. Авыл Сабантуйларын, бәйрәмнәрне, төрле кичәләрне оста алып барды. Тәҗәй авыл мәдәният йорты директоры Зәйтүнә Шәрифҗанова белән бергә бик күп чаралар оештырдылар.
- Зәйтүнә апа белән бик дус эшләдек. Барлык кичә-бәйрәмнәрне бергә әзерли идек, бүген дә хезмәттәшлек дәвам итә— ди Рәмилә Әбүзәр кызы.
Бүген дә ул мәдәнияттән аерылмый. Зәйтүнә Шәрифҗанова 2016 елда оештырган «Актирәк» җыр һәм бию фольклор ансамбленең иң актив әгъзаларының берсе. Коллектив белән бергә ул авыл һәм район чараларында катнаша, тамашачыларга җыр-моң бүләк итә.
Рәмилә Әбүзәр кызының тормышындагы иң зуртаянычы - гаиләсе. 1997елда ул Восток авылы егете Дамир Нургалиев белән гаилә кора. Дамир да Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч була. Ике фикердәш, ике хезмәт сөючән кеше Гремучий Ключ авылында үз дөньяларын булдыра: йорт сала, бакча булдыра, балалар тәрбияләп үстерә. Гаиләдә ике кыз - Земфира белән Диләрә үсә. Земфира дәүләт авиация техник университетын тәмамлый. Мәктәп елларында ук бию сәнгатенә тартыла, район чараларында бию коллективларында катнаша. Әлеге кызыксынуы еллар узгач һөнәри юлы белән бәйләнә. Бүген ул Уфа шәһәрендә үзенең бию студиясен ачып, уңышлы эшли, балаларга һәм яшьләргә бию серләрен өйрәтә, иҗат дөньясын ача. Диләрә Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлап, бүген «Газпром добыча Ямбург» оешмасында хезмәт итә. Балаларының тормышта үз юлларын табуы - әти-әни өчен иң зур бәхетләрнең берсе.
Бүген дә Нургалиевлар гаиләсе тырыш хезмәт белән яши. Дамир Хәвәдис улы нефть тармагында эшли. Рәмилә Әбүзәр кызы исә авыл халкы ихтыяҗын исәпкә алып, инде 18 елдан артык Гремучий Ключ һәм Восток авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Авыл кибете - ул товар алу урыны гына түгел. Ул кешеләр очраша, аралаша торган җир дә. Рәмилә апаның ачык йөзе, ягымлы сүзе дә авылдашларына якын.
Аның кешелеклелеге гаилә мөнәсәбәтләрендә дә күренә. Әнисе Нурия апа вафат булганнан соң, ул инвалид апасы Анфисаны тәрбияли. Восток авылында яшәүче бианасы, 88 яшьлек Нәсимә апаның да хәлен белеп торалар.
Рәмилә Әбүзәр кызының күңел матурлыгы аның йорт-ихатасында да чагыла. Гремучий Ключ авылындагы Нургалиевлар йортына килеп кергәч, биредәге төзеклеккә, матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Гортензияләр, лилияләр, розалар, төрле сортлы виноградлар, петунияләр - барысы да хуҗабикәнең тырыш куллары һәм табигатькә мәхәббәте турында сөйли. Шуңа күрә дә Нургалиевлар гаиләсенең биләмәдә «Үрнәкле хуҗалык» исеменә лаек булуы очраклы түгел.
Рәмилә Әбүзәр кызы бүген 60 яшьлек юбилеен тормышының матур бер чорында каршылый. Артта - хезмәт еллары, язылган дистәләгән язмалар, тәрбияләп үстергән балалары, кешеләр арасында казанган ихтирамы.
Кеше гомере - үзе язганзур бер китап ул. Аның битләрендә кылган эшләрең, очраткан кешеләрең, башкалар күңелендә калдырган эзең кала. Рәмилә Әбүзәр кызының бу китабы хезмәт, ихласлык һәм кешеләргә булган мәхәббәт белән язылган. Шуңа күрә дә аның каләме әле озакеллар туган як кешеләренең матур язмышларын сөйләр, ә күңелендәге җылылык тирә-юньдәгеләргә яктылык өләшер дип ышанасы килә.
Лилия ЙОСЫПОВА.