

Җәмгыять игенчелекнең югары культурасына ия хуҗалык, дип һич арттырусыз әйтергә була. Бу аларның басучылыкта мул уңыш алуы белән генә түгел, ә чәчү әйләнешенә ел саен яңа культуралар кертүе белән дә билгеләнә. Уңышлары исә, чын мәгънәсендә, эшкә бирелгәннән килә.
Быелгы чәчүне дә нәкъ шундый тырышлык белән тәмамлады алар. Көйле техника, җитәрлек ягулык майлау материаллары, минераль ашламалар, орлык, иң мөһиме, тәҗрибәле
механизаторлар - болар барысы да мөһим кампанияне башкарырга мөмкинлек бирде. Арыш, бодай, кышкы бодай, арпа, берьеллык үлән - чәчүлекләр торышына карап, һич икеләнүсез әлеге басуларда технологиягә җавап бирерлек агрегатлар эшләве, фәкать суперэлита, элита орлыклар чәчелүе хакында фикер йөртергә мөмкин.
Шуны да билгеләргә кирәк, 25 ел җәмгыятьне тыйнак кына фидакарь хезмәт юлы үтүче Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Рәвис Зарипов җитәкли.
Агымдагы елда район сабантуенда “Илеш МТС” җәмгыяте “Техник май культураларын үстерүгә керткән өлеш өчен” номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.