

Башкортстанны бал иле дип атаулары юкка түгел: җәй җитү белән республика болыннары, урман аланнары, кырлары чәчәккә күмелә, ә шулар өстендә меңләгән бал кортының тырыш гөжләве ишетелә, табигатьнең шушы муллыгы исә умартачылык өчен генә түгел, аны гасырлар дәвамында үзенең кәсебенә әйләндергән авыл кешесе өчен дә зур хәзинә булып тора. Бал кортын асрау - умартага вакытында барып, бал аертып алу белән генә чикләнми торган, сабырлыкны, тәҗрибәне, табигатьне нечкә тоюны һәм һәр елның үз холкы барын кабул итә белүне таләп иткән хезмәт.
Илеш районында да бу борынгы кәсепнең тамырлары тирән. бүген биредә 340тан артык умартачы теркәлгән, шәхси хуҗалыкларда 3503 умарта исәпләнә. Ибраһимнан Илшат Ибраһимов, Югары яркәйдән Садертдиновлар, Фәрит Бикмәтов, Камил Хәсәнов, Тимур Шәмсетдинов, Түбән Яркәйдән Әхмәт Әмирҗанов, Хәниф Халитов, Гремучий Ключтан Илдар Самматов, Тыпыйдан Сәхиуллиннар һәм башка умартачылар үз эшләрен уңышлы алып бара. Районда бу кәсепкә үз өлешен керткән кешеләрнең хезмәте дә игътибарсыз калмый: умартачылар көне уңаеннан Илеш районы умартачылары җәмгыяте рәисе Русия умартачылар берлеге республика бүлекчәсе ревизоры һәм казначее Данис Садертдинов озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйган Данил Садертдинов, Илдар Самматов һәм Хәниф Халитовка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Әлеге исемлектә Данис сның үзе дә булуы табигый, чөнки ул бүген умарта тотучы гына түгел, ә әтисеннән мирас булып калган кәсепне заманча эш алымнары, яңа продуктлар
һәм үзенә хас эзләнүләр белән баеткан умартачы, эшкуар һәм райондагы тармакны берләштерүгә үз өлешен керткән җитәкче. Әмма бу юлның башында бүгенге уңышлар да, конкурс дипломнары да түгел, ә бер умарта һәм әтисе янында бал кортлары гөжләвен тыңлап үскән малай тора.
Данил Садертдинов умартачылык белән 1992 елдан шөгыльләнә, илдәге катлаулы елларга карамастан, кечкенә генә башлангычны ташламыйча, еллар дәвамында үзенең
умарталыгын үстерә һәм бүген инде 60 умартага җиткерә. ул озак еллар 18нче янгын-коткару отрядының 122нче янгын коткару частендә хезмәт итә, лаеклы ялга чыккач та, бал кортларыннан аерылмый, чөнки аның өчен умартачылык һөнәр генә түгел, тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. - Ул вакытта акча да юк иде, башлап җибәрү җиңелләрдән булмады, әлбәттә, - дип искә ала ул.
Әтисе башлап җибәргән эшне Данис мәктәптә укыган елларыннан ук үзләштерә башлый: кортларны ничек карарга, умартадагы хәлне ничек аңларга, балны кайчан аертырга, һава торышының үзгәреше белән умарта тормышы арасында нинди бәйләнеш барын ул китаптан түгел, ә әтисе янында йөреп өйрәнә. бүген инде әти белән ул кортларны караганда да, бал аертканда да, әзер продукцияне кулланучыга җиткергәндә дә янәшә эшли, берсе туплаган тәҗрибәне икенчесе заман мөмкинлекләре белән тулыландыра.
Умартачы өчен җәйге сезонның һәр көне кадерле, чөнки балның тәмен дә, күләмен дә табигать билгели, шуңа күрә Садертдиновлар яз җитү белән умарталарын махсус прицепларга төяп, чәчәкле урыннарга күчерә, кайда юкә чәчәк атса - шунда юкә балына өмет итә, карабодай басуы чәчәккә күмелсә — умарталарны шунда алып бара. Урыннарны хуҗалыкларның агрономнары белән алдан килешәләр. Прицепка урнаштырылган махсус үлчәү механизмы умартадагы бал күләмен күзәтергә ярдәм итә. Күчмә умарта лыкларны саклау өчен куелган камералар исә мәгълүматны телефонга җибәреп тора, ягъни заман техникасы да бүген умартачының ышанычлы ярдәмчесенә әйләнгән.
Ләкин кеше күпме генә алдан исәпләсә дә, умартачылыкта соңгы сүз барыбер табигатьнеке булып кала: быел юкә чәчәк аткан вакытта яңгырлы көннәр күбәеп, кара бодай чәчәк аткан чорда, киресенчә, корылык күзәтелгән, шуңа күрә узган ел белән чагыштырганда бал азрак җыелган. - былтырга караганда быел бал азрак, әмма елны уңышсыз
дип әйтеп булмый, - ди Данис.
Илешнең карабодай балының инде үзенә күрә таныклыгы бар дияргә мөмкин, чөнки район умартачылары Илшат Ибраһимов һәм Марат Идрисованы Русия күләмендәге
конкурсларда тәкъдим итеп, үзләренең генә түгел, туган районнарының да данын чит төбәкләргә чыгарды. - уфага баргач, бал сатучылардан кайсы якны скы дип сорасаң, Илешнең кайда икәнен белмәсәләр дә, «Илеш карабодай балы» дип тәкъдим итәләр, - дип сөйли Данис елмаеп.
Садертдиновлар умартачылыкта традициягә генә таянып калмыйча, яңа мөмкинлекләрне дә өйрәнә, шул исәптән тыныч холкы, иртәрәк активлашуы һәм үрчүгә тизрәк
керешүе белән аерылып торган Карника токымлы кортларны куллана. Әмма Данисның эзләнүләре умартадагы бал белән генә тәмамланмый: прополис, перга, ана корт сөте,
балавыз көясе кебек умартачылыкның башка продуктлары белән дә кызыксынып, аларны эшкәртү һәм халыкка тәкъдим итү юнәлешендә эшли башлый.
Аның бу кызыксынуы коронавирус пандемиясе чорында аеруча көчәя: үзе авыруны җиңел үткәрсә дә, хатыны Гүзәл нык чирли, һәм шуннан соң Данис бал һәм умартачылык про
дуктларын тирәнрәк өй рәнергә керешә, белгечләр белән аралаша, профессор белән танышып, балавыз көясе белән эшләү үзенчә лекләрен үзләштерә. бүген Садертдиновлар балавыз көясен махсус инкубаторда үзләре үстерә, прополис, перга, ана корт сөте ниге зендәге продуктлар, төрле үләннәр кушып әзерләнгән «Лопушок» мае, төнәтмәләр һәм башка эшләнмәләр җитештерә.
Данисның социаль челтәрләрдәге «Күңелле умартачы» - «балъегет» исеме дә аның эшенә үзенә күрә икенче тормыш бирә: ул анда умарталыктагы көндәлек хезмәтен,
җитештергән продукциясен күрсәтә, аның үзенчәлекләре турында сөйли, кулланучылардан килгән фикерләр һәм рәхмәт хатлары белән уртаклаша.
Егетнең эзләнүләре конкурсларда да югары бәя ала: Мәскәүдә Русиянең 19 төбәгеннән умартачылар һәм бал продукциясе җитештерүчеләр катнашкан беренче «АпиДар
2025» бөтенрусия конкурсында ул прополис катнашындагы продуктлар номинациясендә икенче, «Перга» номинациясендә өченче урынга чыга, ә «Татлы бал» конкурсында «умарталык бүләге» комплекслы төнәтмәсе прополислы продуктлар номинациясендә иң яхшысы дип таныла.
- Иң мөһиме - бездә продукциянең сыйфатына өстенлек бирелә, шуңа күрә үзебезне курыкмыйча күрсәтә алабыз, беренче тапсчкыр үткәрелгән «АпиДар» конкурсында да моны ныклы расладык, -ди Данис.
Аның өчен умартачылыкның кадере конкурс дипломнары белән генә үлчәнми: бал, аның фикеренчә, кеше белән кеше арасындагы җылы мөнәсәбәткә дә әверелә ала. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга 200 килограмм бал җибәрүе дә шуның бер мисалы - туган якның табигый байлыгы читтәге якташларга ярдәм, игътибар һәм күңел җылысы булып барып җитә.
Садертдиновлар гаиләсендә исә умартачылык инде бүген үк киләчәк буынга күчә башлаган. Данисның 60лап умартасы бар, аларны тормыш иптәше Гүзәл белән бергә карыйлар, ә 17 яшьлек Лиана белән 14 яшьлек Артемның үз умарталары бар, шуңа күрә балалар әти-әниләре янында йөреп кенә калмый, үз хезмәтенең нәтиҗәсен дә күрә.- Балаларга аерым умарта бүлеп бирү отышлы: алар бер-берсеннән өйрәнә, шул ук вакытта үзара ярыша, күбрәк бал алу өчен тырыша, - ди гаилә башлыгы.
Дүрт яшьлек Камил әлегә абыйсы белән апасы кебек умартачылык серләренә тирән кереп өлгермәгән, әмма гаиләдәге мохитне ул инде үзенә сеңдереп үсә: балалар белән
туган телдә сөйләшәләр, өйдә татарча китаплар укыла, чөнки Данис өчен ата бабадан калган кәсепне саклау белән туган телне, гаилә кыйммәтләрен саклау бер-берсеннән аерылмый.
Гүзәл белән Данис икесе дә Мәскәү финанс-сәнәгать университетын тәмамлаган, әмма шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да, яшь гаилә туган җирдә, тыныч табигать кочагында
үз кәсебен булдырып яшәргә теләгән, бүген инде бу сайлауның дөреслеген өч бала үсеп килгән гаилә тормышы һәм елдан-ел киңәя барган эшләре белән раслый.
Данисның төп хезмәте исә умартачылык түгел -ул әтисе кебек үк 18нче янгын-коткару отрядының 122нче янгын-коткару частендә эшли, ә умартачылыкка ял вакытын багышлый, шул ук вакытта район умартачылары җәмгыятенә җитәкчелек итә, тармак форумнарында һәм агросәнәгать чараларында катнаша, тәҗрибә уртаклаша, яңа мөмкинлекләр эзли. узган ел алар умарталык эчендә апийорт та төзегән: бал кортларының тыныч гөжләве астында ял итү, табигать белән бергә калу мөмкинлеге биргән бу урынны киләчәктә тагын да үстерергә ниятлиләр.
Шушы мәшәкатьләр арасында Данисның тормышы бер гади хакыйкатькә килеп тоташа кебек: туган җирдә яшәп, үз эшеңне булдырырга, атадан калганны саклап кына калмыйча, аны алга алып барырга, балаларыңа хезмәтнең кадерен өйрәтергә һәм үзеңнән соң нәрсә каласын уйларга кирәк.
Умарта өстендә меңләгән канат гөжли, бер корт чәчәктән нектар җыя, икенчесе аны ояга ташый, өчечесе балга әйләндерә, һәм шушы бер-берсен тулыландырган тырышлык нәтиҗәсендә генә табынга куярлык татлы ризык туа. Садертдиновларның гаилә тарихы да шул гади табигать канунына охшаган: әтисе бер умартадан башлаган, улы аны яңа юлларга чыгарган, балалар инде үз умарталары янында үсә.
Яз саен умарталар яңадан җанлана. Алар белән бергә әтиләрдән балаларга күчкән хезмәт тә дәвам итә. Садертдиновлар гаиләсендә бу традициянең киләчәге ышанычлы кулларда булуы исә бүген үк күренә.
Автор: Лилия ЙОСЫПОВА.