Маяк
+13 °С
Ачык
җәмгыять
23 август , 15:26

Бал тәме, күңел җылысы

Кайбер очрашуларның кадере алган мәгълүмат белән генә үлчәнми. Аларның җылысы кешеләрнең хәтерендә, сөйләшүләрендә, бер-берсенә бүләк иткән яхшы кәефендә кала. Күптән түгел «Гармония» өлкән буын вәкилләре белән аралашу үзәгендә Бал спасына багышланган очрашу да шундый булды.

Бал тәме, күңел җылысыБал тәме, күңел җылысы
Бал тәме, күңел җылысы

Үзәк җитәкчесе Ләйсән Гәрәева оештырган чарада кунаклар умартачылык дөньясы белән якыннан танышты, бал кортларының тормышын күзәтте, умартачы хезмәтенең үзенчә
лекләре турында сөйләште. Чараның икенче өлешендә исә сүз балачак хатирәләренә, гаилә традицияләренә һәм балның кеше тормышындагы урынына күчте.

Очрашуның хөрмәтле кунагы - Илеш районы умартачылар берлеге рәисе Данис Садертдинов. Тәҗрибәле умартачы республика күләмендә үткәрелгән бал конкурсларында төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулаган. ул шулай ук Башкортстан умартачылар берлегенең ревизоры һәм казначее булып тора.

Умартачының сөйләмен тыңлаганда, бал кортлары дөньясының никадәр үзенчәлекле булуына тагын беркат инанасың. Данис Данил улы бал Спасының тарихы һәм традицияләре, бал кортларының яшәү рәвеше, умартачы хезмәтенең нечкәлекләре турында сөйләде.

Очрашуны аеруча җанландырган күрсәтмә дә бар иде. Пыяла умарта аша кунаклар бал корты гаиләсенең тормышын күзәтте. Кортларның бер туктаусыз хәрәкәтен, үзара хезмәттәшлеген күрү күпләр өчен кызыклы ачыш булды. Күз алдында барган бу кечкенә дөнья табигатьнең гаҗәеп серләренә тагы бер кат сокландырды.

Әңгәмә барышында умартачылыкның төрле юнәлешләренә дә туктал дылар. Данис Садертдинов апийорт-умартачылык-тагы үзенчәлекле ял итү ысулы турында сөйләде. Шулай ук умартачылык продуктларыннан әзерләгән эшләнмәләрен дә тәкъдим итте. Алар арасында мазьлар, кремнар, ана корт сөте, трутень гомогенаты, «огнёвка», комплекслы төнәтмә һәм башка продуктлар бар.

Өлкәннәрнең сораулары да күп җыелды. Умартачылык белән кызыксынган һәркем үзен борчыган мәсьәләгә җавап алырга тырышты. Әңгәмә барышында балның табынга килеп җиткәнче нинди зур хезмәт аша узуы да ачыкланды. Бер савыт бал артында умартачының тырышлыгы белән бергә меңләгән бал кортының өзлексез хезмәте тора.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач, «Гармония»дәге табын артында җылы әңгәмә дәвам итте. Өстәлдә хуш исле чәй, яңа бал һәм өйдә пешерелгән төрле коймаклар урын алды. Шунда инде һәркемнең хәтерендә сакланган үз тарихы барлыгы беленде.

Кемдер яшь чагында умарталыкта ярдәм иткән көннәрен искә төшерде, кемдер балачактагы бал тәмен хәтерләде. Әбиләрнең балны кадерләп саклавы, аны гаилә табынын
да аерым урынга куюы турында сөйләшүләр дә яңгырады. Гади генә бер нигъмәтнең дә кеше күңелендә никадәр күп хатирә уятуы сизелде бу мизгелләрдә.

«Гармония»дәге бу очрашу умартачылык турында сөйләшү белән генә чикләнмәде. Ул хезмәтнең кадерен аңлау, табигать бүләкләренә сакчыл карау, гаилә традицияләрен искә
төшерү һәм, иң мөһиме, аралашу өчен матур мөмкинлек булды.

Бал кортларының тормышында һәркем үзенә гыйбрәт алырлык нәрсә таба ала: тырышлык, төгәллек, бердәмлек. Ә кешеләрне бер табын артына җыеп, күңелләрне якынайткан шундый очрашуларның үз кадере бар.

«Гармония»дәге бал Спасына багышланган чара да күңелләрдә балдай татлы хатирә булып калды.

Автор: Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас