Маяк
+9 °С
Облачно
җәмгыять
29 Августа , 11:00

Матурлыкны үз куллары белән тудыра

Чәчәк үстерү - орлыкны җиргә күмеп, су сибү генә түгел. Ул сабырлык та, тырышлык та, үсемлекләрнең үзенчәлекләрен белүне дә, иң мөһиме - аларга күңел җылысын бирүне сорый. Югары Яркәйдә яшәүче Гөлшат Мәрдамшина өчен чәчәкләр үстерү күптән инде яраткан шөгыльгә, тормышының матур бер өлешенә әверелгән.  

Матурлыкны үз куллары белән тудыраМатурлыкны үз куллары белән тудыра
Матурлыкны үз куллары белән тудыра

Мәрдамшиннарның ишегалдына аяк басуга ук моңа инанасың. Биредә һәр үсемлекнең үз урыны. Аркаларга уралып үскән клематислар һәм розалар кунакларны каршы ала.
Кашполардагы бальзамин, бегония, колеус, петунияләр җәйге ихатаны төрле төсләргә күмә. Күпьеллык чәчәкләр, хосталар, георгиннар, хризантемалар бакчага үзенчәлекле
ямь бирә. Ә розаларның гына утызга якын төре бар.

Гөлшат Хәдимулла кызының чәчәкләргә мәхәббәте балачактан килә. Әнисе тәрәзә төпләрен гөлләр белән тутырып, аларны ел әйләнәсендә карап үстергән. Кечкенә Гөлшат та әнисенә ияреп, гөлләр белән мәш килгән. Үз гаиләсе белән йортлы булгач, балачак хыялын тормышка ашыру өчен мөмкинлек тә туа.

- Чәчкәләр үстерү белән мин күптәннән шөгыльләнәм, үзем өчен, матурлык булсын өчен, - ди Гөлшат.

1998 елда Мәрдамшиннар үз йортларын төзеп чыгып, зур участоклы хуҗалыкта чәчәкләр үстерүгә киңрәк колач җәя. Еллар узган саен бакча тулылана, яңа төрләр барлыкка килә. Бүген инде ихатада чәчәкләрнең генә түгел, җимеш һәм яшелчә культураларының да төрлесен очратырга мөмкин: алмагач, груша, чия, карлыган, балан, биш төрле җиләк, 12 төрле помидор, кыяр, брокколи уңышы белән сөендерә.

Ләкин мондый матурлык үзеннән-үзе барлыкка килми. Гөлшат үсемлекләрнең һәрберсенә аерым таләп белән якын килә. Кайбер чәчәккә кояшлы урын кирәк булса, икенчесе күләгәне ярата. Берсенә дымлырак туфрак уңайлы, икенчесе артык дымны күтәрми. Беръеллык һәм күпьеллык булуын да исәпкә алырга кирәк.

Чәчәкләрне ул кышын ук үстерә башлый. Орлыкларны чәчеп, үсентеләрне фитолампа астында тәрбияли. Үсентеләр савытларга күчерелгәч тә өстәмә яктылыктан мәхрүм итми. Яктылык җитмәгәндә үсемлекләр сузылып, көчсезләнә икән.

Гөлшат өчен чәчәкләрне тукландыру да аерым әһәмияткә ия.

- Тәмле итеп ашарга яраткан кеше кебек, чәчәкләр дә тәмле ашарга ярата. Ашламаны вакытында сибәргә һәм чәчәкләрне яратырга кирәк. Яратмасаң, аларга вакытыңны бирмәсәң, чәчәкләрне үстереп булмый, - ди ул.

Бу сүзләрендә аның бакчага мөнәсәбәте ачык чагыла. Гөлшат өчен чәчәк үстерү -бурыч түгел, күңел эше. Шуңа күрә аның бакчасында тәртип тә, мул чәчәк тә бар.

Мондый мавыгуны гаиләдә дә аңлау һәм хуплау кирәк. Гөлшатның иң зур терәге - тормыш иптәше Рәмил. Ул да матурлыкны ярата, төрле конструкцияләрне үзе ясый. Декоратив виноградлар үсә торган аркаларны тәртиптә тоту, аларны матур итеп формалаштыру да күбрәк аның өстендә.

- Әгәр шулай ярдәм итүчеләрең булмаса, «туйган инде синең чәчкәңнән», «башка эшең юкмыни?» дисәләр, эшләп тә булмый, үстереп тә булмый, - дип елмая хуҗабикә.

Мәрдамшиннар гаиләсе матурлыкны җәен ишегалдында гына тудырмый. Кышын да аларның хуҗалыгы тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итә. Яңа ел алдыннан йорт
һәм ишегалды төрле төстәге гирляндалар белән бизәлә. Кичке утлар кабынгач, хуҗалык чын әкият дөньясын хәтерләтә. Район күләмендә үткәрелгән бизәлеш конкурсларында гаилә берничә тапкыр призлы урыннар да яулаган.

Мәрдамшиннарның уңганлыгы бакча һәм чәчәкләр белән генә чикләнми. Рәмил Рәзәл улы 27 яшендә башлаган умартачылык эшен бүген дә дәвам итә. Хәзер хуҗалыкта 17 умарта бар. 

 - Элек үзем эштә чагында тормыш иптәшем карады, мин телефон аша контрольгә алып, өйрәтеп тора идем. Хәзер пенсиядә, вакыт күп, рәхәтләнеп бергә карыйбыз, - ди гаилә
башлыгы.

Мәрдамшиннарның тормыш юлы да тырышлык һәм хезмәт белән үрелгән. Гөлшат Хәдимулла кызы гомеренең өч дистә елдан артык вакытын мәгариф өлкәсенә багышлаган.
Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, көчле һәм белемле педагог буларак абруй казана. Ул - Башкортстан Республи
касының мәгариф отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.

Рәмил Мәрдамшин Ишкар авылында туып, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, хезмәт юлын туган районында укытучы булып башлый. Соңрак Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә немец һәм инглиз телләреннән белем бирә, ә 2006 елдан Себер якларында хезмәт итә.

Мәрдамшиннар ике кыз үстергән, аларның икесе дә югары белем алган, үз һөнәрләре буенча тормышта үз урыннарын тапкан. Ләйсән Уфа шәһәрендәге УДНТУны тәмамлап, хәзер тормыш иптәше Шамил белән Казанда яши. Гүзәл Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, укуын ординатурада дәвам итә. Балаларының әти-әниләрен хөрмәт итеп, аларның һәр уңышына сөенеп яшәүләре дә-гаиләдәге тәрбиянең матур нәтиҗәсе.

Мәрдамшиннар бер берсен ярты сүздән аңлап, хезмәттә дә, тормышта да янәшә атлый. Аларның ишегалдындагы һәр чәчәк, һәр агач, һәр корылма - гаиләдәге бердәмлекнең,
хезмәт сөючәнлекнең һәм матурлыкка омтылышның чагылышы.

Чәчәкләрнең матурлыгы күзгә күренә. Әмма аларның артында күпме хезмәт, сабырлык һәм мәхәббәт ятуын Гөлшат Мәрдамшина кебек бакчачылар гына яхшы белә. Аның бакчасы - табигать белән кешенең бергәләп тудырган кечкенә генә могҗизасы. Анда һәр чәчәк үз урынында, һәр бизәкнең үз мәгънәсе бар. Ишегалдына кергән һәркемдә матурлыкка соклану белән бергә, аны үз кулларың белән тудырырга теләк тә уяна.

Ә бу бакчадагы һәр чәчәкнең гүзәллеге бер хакыйкатьне искәртә: матурлыкны көтеп тормыйлар, аны үз кулларың белән тудыралар.

Автор: Лилия Йосыпова.

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас