

Гади хәбәрчедән директор – баш мөхәррир дәрәҗәсенә үрләтелеп, әлеге вазифаны пенсиягә киткәнче, ягъни ун елдан артык башкару чорында үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтте, тату коллектив туплады, яшь журналистларны олы юлга чыгарды. Район халкын мәгълүматлы итү өчен армый-талмый хезмәт иткән Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Хәйретдинова 1 сентябрь үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый.
Айсылу Зәки кызы Кушнаренко районының Бакай авылында Зәйтүнә Галәветдин кызы һәм Зәки Сабирҗан улы Вәлиевларның 5 балалы гаиләсендә туа. Иң өлкән, өстәвенә,
сугыштан соңгы авыр елларда туган кызга гаиләгә ярдәм итү, эне-сеңелләрен карашу кебек мәшәкатьләр аның җилкәсенә төшә. Әнисенең укытучы, китапханәче булып эшләве Айсылуда белемгә зур омтылыш уята. Тора-бара уй-хыялларын матбугат битләрендә яктырта башлый. Журналист булу теләге шушы чорда уяна да инде аның. Урта мәктәпне тәмамлагач, Айсылу Зәки кызы БДУның филология факультетына - татар һәм урыс теле бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алгач, Айсылу һич икеләнүсез журналист һөнәрен сайларга карар итә, тәкъдим ителгән аспирантурада укудан баш тартып, 1974 елның июлендә туган ягына – Кушнаренко районы «Авангард» гәзитенә эшкә кайта. Тырыш, яшь белгеч ышанычны аклый, хезмәтен зур җаваплылык белән башкара. Ә инде шул ук елның көзендә Илеш егете, шагыйрь, Г.Сәләм пре миясе лауреаты Ринат Хәйригә тормышка чыга. Икесе дә район «Маяк» гәзитендә эшли башлый. Талантлы яшьләргә ике бүлмәле фатир бирәләр. Озакламый дөньяларын ямьләп кызлары Ләйсән туа.
Туган як җырчысы – талантлы шагыйрь Ринат үзен үткен телле журналист итеп таныта. Вакытсыз дөньядан киткәч, Айсылу аның 10 китабын бастыра.
40 яшькә дә җитмәгән Айсылу Ринатны югалту кайгысыннан елап утырмый, сынмый, сыгылмый, сынаулы карашлы, якты йөзле, әдәпле, кыю кеше булып кала ала.
2001 елда республикада киң мәгълүмат чараларын үзгәртеп корулар башланып, безнең дә редакция белән типография берләштерелеп, «Илишинформцентр» муниципаль унитар предприятиесе оештырыла. Нәтиҗәдә, коллективта эшләүчеләр саны дүрт тапкырга арта. 1998 елның июнь аеннан мөхәррир итеп тәгаенләнгән А.Хәйретдинова коллективны бер йодрыктай туплап, предприятиене тиз арада формалаштыруга ирешә. Аңа мөхәррир булу белән бергә директор кебек җаваплы вазифа да йөкләтелә.
Әйе, ул җитәкчелек иткән еллар редакция тормышында үзгәртеп корулар белән бәйле. Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып күреп алучы, инициативалы, тырыш ханым әлеге
вазифага килгәч, журналист булу белән бергә, үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Беренчедән, ул гәзитнең эчтәлеген үзгәртүгә, махсус чыгарылышлар санын арттыруга, әдәбият, сәнгать тормышын киңрәк яктыртуга, редакция белән район хакимияте арасында бәйләнешне ныгытуга зур көч сала. Һәр эшне оператив башкаруы, район җитәкчелеге
алдында сүзен үткәрә, килешеп эшли белүе нәтиҗәсендә матди-техник базаны ныгыту чарасы гамәлгә ашырыла. Моңа кадәр район басмасы республиканың төрле нәшриятләренә электрон почта аша җибәрелеп, бастырылган булса, 2001 елда гәзит редакциянең нәшрият-компьютер комплексында җыела, версткалана, һәм район типографиясенә сатып алынган яңа машинада офсет ысулы белән басыла башлый. Хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыра. Соңрак гәзит татар, урыс, башкорт телләрендә нәшер ителә. Шунысы игътибарга лаек, А.Хәйретдинованың тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Илеш телевидениесе ачылып, анда иҗади эшләүче коллектив туплана. Бүгенге көндә районның һәр кешесе район яңалыкларын, вакыйгаларын карый, хәбәрдар булып тора.
Бу чордагы финанс авырлыклары белән бәйле рәвештә, аның инициативасы белән республикада беренчеләрдән булып район басмасына редакция аша язылу һәм тарату буенча кыю адымнар ясала. Альтернатив подписка 20 елга якын дәвам итте. «Маяк»ка подписка чорында хуҗалыкларда «Маяк» көннәрен – күчмә редакцияләр оештыру традициягә кертелә. Ягъни атнаның бер көнендә бөтен коллектив белән аерым хуҗалыкка чыгып, очрашулар үткәрү һәм кайткач, урта битләргә хуҗалыктагы эш барышы, авыл уңганнарын чагылдырган материаллар урнаштыру, махсус чыгарылыш оештыру гәзит укучылар белән элемтәне ныгытуга этәреш ясый. Лото уеннарын, «Ел кешесе» номинациясен кертү, гәзитнең бизәлешен яхшыртуда да Айсылу Хәйретдинованың исеме белән бәйле. Уртак тырышлык белән басманың тиражы ул елларда күпкә арттырыла.
Һәр яңалыкны беренчеләрдән булып күреп алучы, инициативалы, тырыш ханым әлеге вазифага килгәч, журналист булу белән бергә, үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Озак еллар редакция янында эшләп килгән «Яшь хәбәрчеләр» мәктәбен җитәкләп, республика басмалары, киң хәбәрдарлык чаралары өчен кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. 1990 елдан башлап тормыш иптәше Ринат Хәйри нигез салган «Ләйсән» әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкләп, яшь иҗатчыларның хезмәтен халыкка пропагандалый, илешлеләрнең олы ихтирамын яулый. Нәтиҗәдә, 1997 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1987 елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Моннан тыш, район Советы депутаты, район Советы Президиумы әгъзасы һәм даими комиссия рәисе, I, II, III Бөтендөнья башкортлары Корылтае, Башкортстан халыклары Ассамблеясенең I съезды делегаты итеп сайлана. Берничә тапкыр – Башкортстан язучылары, Башкортстан журналистлары, БР полиграфистлары съездларында делегат буларак катнаша.
Атказанган хезмәткәр исеменнән тыш, Русия, Башкортстанның башка югары наградаларына: «Русия матбугатының 300 еллыгына», «2002 елда Бөтенрусия халык исәбен алуда актив катнашканы өчен» билгеләренә, Евразия китапханәләр ассамблеясе һәм Русия китапханәләр ассоциациясе (матбугатның алтын фонды) Дипломына, БР Матбугат һәм киң хәбәрдарлык, БР Авыл хуҗалыгы министрлыклары, БР Журналистлар берлеге, Илеш районы хакимиятенең күп санлы Мактау грамоталарына лаек була.
Бүгенге көндә Айсылу Зәкиевна кызы Ләйсән һәм оныгы Радмила белән Уфа шәһәрендә яши. Ләйсән дә әнисе-әтисе юлын сайлап, журналистика өлкәсендә – Башкортстан Республикасы идарә үзәгендә эшли.
Хөрмәтле Айсылу Зәки кызы!
Илеш мәгълүмат үзәге коллективы һәм ветераннары сезне 75 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас котлый. Сез озак еллар хәбәрче, бүлек мөдире, директор- мөхәррир вазифаларын башкарып, предприятие тарихында матур эз калдырдыгыз. Җитәкчелек итү чорында гәзитнең мөһим ролен, үз “йөзен” булдыру буенча максатлы эш алып барып,
аның дәрәҗәсен саклап калдыгыз, тираж кимүгә юл куймадыгыз. Эшләү дәверендә үз эшен яратып башкарган, үткен каләмле, иҗади карашлы, профессиональ журналист һәм оста мөхәррир икәнлегегезне исбатладыгыз. Сез тирән карашлы, киңкырлы һәм шул ук вакытта гади һәм халыкчан язмаларыгыз, сүзләрегез һәм фикерләрегез белән гәзит укучыларның йөрәгенә үтеп кердегез. Сезнең намуслы хезмәте гез, таләпчәнлегегез, гаделлеккә тугрылыгыгыз, яшь журналистларга күрсәткән остазлык ярдәмегез өчен
зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Һәрвакыт әлегедәй көчле рухлы, үткер сүзле,
җәмгыять тормышында актив булып калыгыз.
Автор: Лира Гәрәева.