Маяк
+29 °С
Облачно
җәмгыять
8 Сентября , 09:10

Иҗади тормыш аксакалы

Бәрәкәтле Илеш туфрагы талантларга бик бай. Алар арасында дөньякүләм танылу яулаганнары да, үз иҗатлары белән туган ягын, кече ватанын Русия киңлекләренә, Башкортстан һәм Татарстан даирәләренә танытканнары да җитәрлек. Ә инде әлеге көндә туган районнары – Илештә яшәп иҗат белән шөгыльлләнүче каләм тибрәтүчеләр районда уңышлы эшләп килгән “Балкыш” әдәби берләшмәсенә тупланганнар.

Иҗади тормыш аксакалыИҗади тормыш аксакалы
Иҗади тормыш аксакалы

Дистәдән артык иҗатчыны берләштергән оешмада бүгенге көндә биш Рәсәй һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, ике Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы бар. Алар актив иҗади тормыш белән яши. Ел дәвамында район халкының төрле катламы, мәктәп коллективлары белән файдалы очрашулар үткәрә. Соңгы ике елда гына да аларның
иҗат җимешләре төрле юллар белән сигез китап булып басылып чыкты. Язган әйберләре республикада чыгып килгән татар һәм башкорт телле вакытлы матбугат басмаларының һәр санында диярлек чыгып райондашларны сөендереп тора.

Шушы көннәрдә “Балкыш” әдәби берләшмәсенең иң өлкән әгъзасы, сәләтле якташыбыз Радик Гыйзам улы Мослыховның олы юбилее. Ул ямьле Кадер авылында Галимә һәм Гыйзам Мослыховларның сигез балалы гаиләсендә 1941 елның 8 сентябрендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала.

...Һәр тугайның сайрар сандугачы,

Чишмәләрнең сүнмәс җыры бар.

Җырларымда мактап туймый торган

Кадер дигән туган җирем бар, - дип яза шагыйрь үзенең бер шигырендә. Үз иҗатының саллы өлешен туган ягын данлап җырлауга багышласа да, Радик Гыйзам улына гомеренең зур өлешен чит якларда үткәрергә туры килә. Туган авылы Кадердә җидееллык, күрше Карабаш авылында ун еллык мәктәпне тәмамлагач ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния бүлегендә белем үзләштерүен дәвам итә.

...Күпме яшәсәк тә, тормышларны

Башлап язып булмый яңадан.

Язмышлар бит безнең маңгайларга

Ана сөте белән язылган,- дип ачынып әйтелгән шигъри юлларда автор әйтерсең лә үз язмышын тасвирлый. Әйе, югары уку йортын тәмамлау белән язмыш аны ерак Казахстан якларына алып китә. Аңа алган белеме буенча Алма – Ата өлкәсендә практика үтәргә туры килә. Ә инде сәләтле якташыбызның артабангы тормышы Семипалатинск атом – төш коралын сынау полигоны дигән хәвефле җирдә хәрби хезмәттә булу белән бәйле. Хәрби хезмәттә сынатмаган Радик Гыйзам улы Алакүл районында озак еллар әйдәүче зоотехник булып һәм бер үк вакытта шундагы район гәзитендә актив хәбәрче булып та эшли. Кайда гына эшләсә, яшәсә дә ул үзенең намуслылыгы, тырышлыгы белән туган ягы Илешкә тап төшерми. Менә шулай, язмыш кушуы буенча утыз ел гомерен читтә узгарган якташыбыз туган телен дә онытмый, шигырьләр язуын дәвам итә. Бары тик хаклы ялга чыккач кына, 2005елда аңа гаиләсе белән туган якларына кайтып, Югары Яркәйдә төпләнергә насыйп була. Туган нигезнең, туып-үскән газизләрдән газиз авылның чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган һәр кеше өчен иң изге урын булуы Радик Мослыховның түбәндәге шигъри юлларында да ачык чагыла торгандыр:

...Арыш басуларын урап кайтам,
Иркенәя алган сулышым.
Җир йөзендә җанга ләззәт биргән
Иң гүзәл җир – син бит, Илешем!

Үзенең 85 яшен каршылаган бүгенге көндә дә юбиляр актив иҗади тормыш белән яши. “Балкыш” әдәби берләшмәсе үткәргән һәрбер чарада да катнашырга тырыша. Сәхнәләрдә яшьләрдән калышмый үзе иҗат иткән шигырьләре белән ялкынлы чыгышлар ясый. Аның иҗаты бик бай. Сәләтле якташыбызның ил, җәмгыять, халык тормышына багышланган, туган якка сөю – сагыну белән сугарылган, мәхәббәт темасын югары күтәргән шигырьләре, тирән фәлсәфи лирикасы беркемне дә битараф калдырмый. Алар авторның үзе нәшер итеп эшләгән дистәдән артык китабына тупланган.

Радик Гыйзам улы бүген тормышның утын – суын бергә кичкән тормыш юлдашы Рауза ханым белән бәхетле картлык кичерә. Алар татулык, бердәмлек белән үрелеп барган
гомерләрендә бер ул һәм бер кыз үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар. Уллары Илдар үз эшен ачып эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнә. Кызлары Эльвира исә Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә эшли. Ул “Отличник образования” дигән югары исемгә лаек булган укытучы. Рауза һәм Радик Мослыховларның алты оныклары, өч оныкачлары бар. Аларның уңышларына, бәхетләренә сөенеп яши бүген тормышларыннан тулысынча канәгать булган өлкәннәр. Без дә юбилярыбыз Радик Гыйзам улының киләчәктә иминлектә, сәламәтлектә булып, арытабан да иҗади тормышта кайнап яшәвен телибез.

Атор: Мөнәвис НИЗАМИ.

Догалык

Ерак юлга чыгуымны белгәч,
Әнкәй язып бирде догалык.
“Күз карасы кебек итеп сакла,
Калмасын ул бер дә югалып!”
Гарәп хәрефләре тезелешкән
Тигез генә матур юл булып,
“Изге сүзләр яздым, ак теләкләр,
Тотсаң да, тот аны кул юып!”
“Шушы кәгазь мине саклыймы?”- дип,
Әйләндерсәм дә бит уенга.
Медальонга салып догалыгын
Тагып куйды минем муенга.
“Баш әйләнгән” көннәр аз булмады,
Тик калмадым һич тә югалып.
Уйлыймын да үзем хәйран калам –
Саклагандыр мине догалык.
Әнкәй инде күптән гүр иясе,
Күпләр өчен калды югалып.
Минем әле һаман муенымда
Әнкәй таккан изге догалык.

Эзсез китмәм

Юк, мин эзсез китмәм әле җирдән,
Аны таптар өчен килмәдем.
Һәр кешенең сөйгән җыры була,
Матур гөле була бүлмәнең.
Һәр тугайның сайрар сандугачы,
Һәр чишмәнең сүнмәс җыры бар.
Җырларымда мактап туймый торган
Кадер дигән туган җирем бар.
Язган җырларымны яратсалар,
Һич үкенмәм гомер үткәнгә!
Туган җирем, сине кочсам иде
Соңгы кабат йөрәк типкәндә.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас