Маяк
+11 °С
Облачно
җәмгыять
10 Сентября , 11:30

Мәгариф өлкәсенең алтын баганасы булды

Бик күпләргә остаз, киңәшче, кемнәргәдер вакытында чын мәгънәсендә алтын маяк булган укытучы, 28 ел буена Кадер мәктәбендә директор хезмәтен башкарган Илфир Миңнехан улы Галиев хакындагы истәлекләр

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәгариф өлкәсенең алтын баганасы булдыМәгариф өлкәсенең алтын баганасы булды
Мәгариф өлкәсенең алтын баганасы булды

Кем яктылык сибеп бизи
Баланың гомер гөлен?
Кемнән лаеклы алмашчы
Көтә соң туган илем?
Синнән бит ул, укытучым,
И, өлкән дустым минем!

Укучы балаларга җирнең һәм күкнең серен ачкан, тормыш юлында адашмаска, читкә тайпылмаска юл күрсәтүче якты маяк булган һәм туган илне газиз әнкәйгә тиңләп яратырга өйрәтүче укытучылар хезмәте хакында сүзем.

Бик күпләргә остаз, киңәшче, кемнәргәдер вакытында чын мәгънәсендә алтын маяк булган укытучы, 28 ел буена Кадер мәктәбендә директор хезмәтен башкарган Илфир Миңнехан улы Галиев хакындагы истәлекләрне бәян итү өчен кулыма каләм алдым. Үзе якты дөньядан киткәненә чирек гасыр үтсә дә, аның укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, бүгенге мәктәп коллективы, туганнар һәм ата-аналар яхшы яктан гына телгә алып сагынып сөйлиләр. Директор хакында бихисап жылы хатирәләр саклана. Чөнки житәкче бик күп яшь укытучы кадрлар әзерләп, аларга талмас канатлар куючы остаз булды. Шуларның берсе, озак еллар Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә директор булып эшләгән, оста житәкче, күпләргә тормышта дөрес юлны сайларга өйрәткән Башкортстанның атказанган укытучысы Роза Әмирҗан кызы Тимуршина үзенең хатирәләре белән бүлешеп болай диде: “Илфир Миңнехан улы хакында минем күңелемдә мәңге онытылмас искиткеч матур хатирәләр саклана. Ул бик тә бе лемле, үз эшен белеп, яратып эшләүче, ярдәмчел кеше иде. 1973 елда Кадер мәк тәбе сигезьеллыктан урта мәктәпкә әйләнде. Илфир Галиев шунда директор булып эшли башлады. Ул учреждениене кадрлар белән тулыландыру өчен күп көч салды. Шул елда ук жиде яшь укытучы кайтты, икенче елда тагын да кадрлар өстәлде. Көчле, дус коллектив туплады директор, балалар һәм ата-аналар белән педагогик эшне жәелдерде. Илфир Галиев беркайчан да тавышын күтәрмәде, йомшак сүзле, әмма нык таләпчән булды. Чөнки ул эшкә бик житди карады, башлаганның нәтижәсен күрергә ярата иде ул. Ул вакытта мин Кадер мәктәбендә пионервожатая идем. Педагогик хезмәт юлымның башында Илфир абый кебек остазның кул астында эшләү минем алдагы хезмәт юлыма үзенең өлешен керткәндер дә. Аннан күп ярдәм алдым, күп эш алымнарын өйрәндем. Илфир Миңнехан улының профессиональ яктан гына түгел, ә кешелеклеге дә башкалардан аерылып торуы сокландыра иде. Ул елмаеп, мөлаем йөз белән аралашты, нинди генә хәл “Мәктәп сукмакларыннан салмак кына атлап Илфир абый килә. Тынычлык, сабыр лыкның үзе. Әйе, без аны яратып, Илфир абый, дип йөрттек. Искиткеч акыллы, бер кайчан да кычкырып эндәшмәс, ипле ди ректорыбыз. Без, коллектив белән аны шул кадәр хөрмәт иттек. Бу турыда үзенә бер кайчан да әйтергә туры килмәде,кызганыч. Иртән эшкә килгәндә, ишек төбенә чыгып каршы ала иде. Соңлабрак килсәк, шелтә белдермәде, тик сәгатенә генә карап алыр иде. Ул шулай тәрбияләгән бит яшь укы тучыларны. Кадер авылы халкы өчен хазинә булган, югары культуралы, тирән белемле, зыялы Илфир абыйга еллар аша бүген зур рәхмәтләремне белдерәм. Бү генге көн карашыннан зур бәя бирәм, ос тазым, дип эндәшәм, дип үзенең рәхмәт сүзләрен житкерә мәгариф системасында үзенең югалмас эзен калдырган Гөлнара Дәүләтова. вакыйгалар килеп чыкмасын, тавышын күтәреп кешеләргә авыр сүзләр әйтмәде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Еш кына искә алам, сагынам”.

Илфир Галиев 1946 елның 10 сентябрендә Яңа Аю авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Миңнехан, әнисе Мәмдүдә хезмәт яратучы, балалары Илфир белән Илфираны тәрбияле, зиһенле, зат лы итеп, үзләре үрнәгендә үстерү өчен ты рышкан акыллы гаилә иде. Балаларында мәрхәмәтлелек хисләрен гаиләдә өйрәтү ләре күпләр өчен үрнәк булып тора. Илфир тәүдә Яңа Аю, Андреевка мәктәпләрендә белем ала. Тарих фәненә мәхәббәтне хөр мәтле укытучы Мансур Байгилдин уята. Соңыннан Казан дәүләт педагогия инс титутының тарих-филология факультетын тәмамлый. Институттан соң аңа аспиран турада укырга тәкъдим итәләр, ләкин туган якка мәхәббәт аны үзенә тарта. 1970 елда Базытамак урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм тарих укытучысы итеп билгеләнә. 1973 елда оештыру сәләтен күреп, Кадер урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. 2001 елга кадәр шул мәктәптә директор ва зифасын лаеклы башкарды ул.

Әйе, Илфир Миңнехан улы хакында аның белән таныш булган һәр кеше гел яхшы яктан гына искә ала. Ә бу инде - олы мәртәбә!

Район мәгариф бүлегендә озак еллар ме тодик кабинет мөдире булып эшләгән, үзе дә күпләргә остаз булган, Русия Федерациясенең мәгариф алдынгысы Нәфисә Ясави кызы Рәҗәпова матур хатирәләрне искә төшерде:

- Илфир Миңнехан улының күңеле бик юмарт иде. Коллективтагы һәр укыту чының, бигрәк тә яшь педагогларның эшкә карашына игътибары көчле булды. Укыт кан фән буенча да, балаларга тәрбия бирү дә дә җиренә җиткереп намуслы эшләүне таләп итте. Башта Кадер мәктәбендә бер гә эшләдек. Мине яшь кадр буларак, ра йон комсомол комитетына эшкә чакыр дылар. Илфир Миңнехан улы миңа шунда: “Комсомол эше белән ныклап таныш, аннан мәгарифкә кайтырсың, яшь укытучыларга ярдәм итәрсең”, - дип киңәш бирде. Чынлап та, комсомолда балалар һәм кешеләр белән эшләргә өйрәнгәч мәгарифкә күчтем, эшемне яратып башкардым, остазыма яхшы киңәшләре өчен бик рәхмәтлемен. Эш буенча тыгыз бәйләнештә булдык. Ул район мәктәпләре директорларының методик берләшмә җитәкчесе эшен дә алып барды. Республика, район күләмендә үткәрелеп торган һәр семинарда бик матур, фәһемле киңәшләр белән чыгышлар ясый иде. Күп укый һәм яңалыкларны безгә җиткерә, аның үтәлешен контрольдә тота иде. Мәктәптә эшләгән һәр кешегә: укытучымы, җыештыручымы, ашатучымы – барсына да игътибарлы, җылы сүзле, кирәк чакта ярдәм кулын сузучы дусты быз булды. Һәрчак елмаеп сөйләде сүз ләрен, елмаеп саубуллашты. Аның җитәк челегендә эшләгән укытучылар көчле булды. Мөдәрис Шәрипов үз фәне буенча район күләмендә методик берләшмә эшен алып барса, Сания Әнәс кызы, татар теле буенча район методик берләшмәне җи тәкләп, зур уңышлар яулады.”

 -Мин Илфир Миңнехан улын укучысы буларак та хәтеремдә саклыйм, - дип баш лады сүзен Рәвилә Нәбиева. - Базытамак мәктәбендә безгә тарихтан белем бирде ул. Аның дәресләрен көтеп алып, сөйләвен яратып тыңлый идек, китаптан тыш булган күп вакыйгалар белән безне таныштырып тора иде. Шунлыктан тарих фәнен мин бишлегә биреп югары уку йортына кердем. Бик игътибарлы булды. Укып йөргәндә, күзнең начар күрүен Илфир абый аңлап мине күзлек алырга жибәрде. Бу минем өчен олы куаныч булганы мәңге онытылмый.

Илфир Галиев укыткан укучыларда да истәлекләр бихисап. Кадер мәктәбендә укыган, бүгенге көндә Базытамак урта мәк тәбендә эшләүче Башкортстанның атка занган укытучысы Илмера Ахунова да Илфир Миңнехан улын көчле, үз фәнен төпле белгән, теманы китап сүзләре белән генә түгел, ә үз белеменә таянып аңла туын әле дә хәтерли: “Илфир абый дә рестә бер вакытта да китаптан укымады, хәтта аны ачып та карамады, һәр дәрескә ныклы әзерлек белән килер иде. Ул күп укыганын беләм. Өйләренә барғач Илфир абыйның эш кабинетында тезелеп торган китап киштәсенә күзем төште. Аның шәхси китапханәсендәге китапларына үз култамгасын куюын хәтерлим. Еллар үткәч, үземнең дә китапларым жыелгач, аның кебек, култамгамны куя башладым. Тагы шуны әйтергә кирәк, укытучы һөнәренә мәхәббәт уятуда аның да өлеше бар, чөнки безнең сыйныфта үз тормышын педагогика белән бәйләүче укучылар күп булды. Бүгенге көндә төрлебез төрле җирдә мәгариф өлкәсендә хезмәт салабыз, күпләребез югары дәрәҗәләр яулап, җитәкче урыннар били. Очрашкан вакытта мәктәп елларын, тарих дәресләрен, Илфир абыйның директор буларак эшчәнлеген искә алабыз”.

Кешеләр белән аралашканда Илфир кешенең эшкә булган карашын, башка ларда булмаган сәләтен дә күрә белгәндер дип уйлыйм. Аның кул астында эш башлаган, соңыннан үзләре дә җитәкче булган педагоглар бихисап. Шуларның берсе, 34 ел мәктәп директоры булып эшләүче, Русия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре Альфред Хөснулла улы Гозәеров та жылы истәлекләре белән бүлеште: “Илфир Миңнехан улы миңа Базытамак мәктәбендә безне укыткан вакытыннан ук таныш иде. Мин Башкорт дәүләт уни верситетын тәмамлап, чит телләр укыту чысы булып районга кайткач, Кадер мәк тәбенә жибәрделәр. Капка төбеннән үк Илфир абый мине каршы алды һәм тәр бия эшләрен оештыру буенча үзенең яр дәмчесе итеп билгеләде. Өстәвенә, ике айга укырга да җибәрде. Шул дәвердән үк бигрәк яхшы хатирәләр саклана күңелемдә. Мине ул эшкә өйрәтте. Бик белемле, басынкы кеше булды. Фермерлар эше башлану белән ул, мәктәпкә файда китерү өчен, жир алды. Жиләк-жимеш, яшелчә үстерергә тырыштык. Без аның белән бик еш сөйләшеп утыра идек.

Мине мәктәпкә директор итеп ул әзерләде. Ныклап чирләгәч, хәлен белергә дә барып йөрдек, кызганыч, бик иртә китте. Аны сагынабыз, юксынабыз, тыныч йокласын”.

Әйе, хатирәләр, жылы сүзләрдән соң кү ңел дә тулып ала, сагыну хисләре дә ка бына.

Илфир туганыбыз житәкләгән коллек тив укытучылары да аның хакында әле булса да сагынып искә алалар.

“Мин эшкә кайткан яшь кадр. Илфир Миңнехан улы дәресләргә керә, анализ ясый, киңәшләр бирә, эш алымнары белән бүлешә. Шулай бервакыт, укытучылар бүлмәсендә дәфтәр тикшерәм. Ипләп кенә елмаеп директор килеп керде. Минем эшкә карап торганнан соң, урыс әдәбияты буенча язучыларның әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, сораулар бирә башлады. Имеш, ул үзе белми, ә белергә теләгән кебек, сораша. Мин ул чакта, яшь буларак, аның ни өчен шулай эшләгәнен аңлап та бетермәгәнмендер. Әмма тарих уҡытучысының урыс әдәбиятын да нык яхшы белүенә соклануым исемдә уелып калган”, - дип сөйләде Нәзирә Төхбәтуллина. Нәзирә Жәһит кызының урыс теле һәм әдәбияты буенча көчле, абруйлы укытучы булып китүендә әлбәттә, остазы мөһим роль уйнагандыр.

“Мәктәп сукмакларыннан салмак кына атлап Илфир абый килә. Тынычлык, сабыр лыкның үзе. Әйе, без аны яратып, Илфир абый, дип йөрттек. Искиткеч акыллы, бер кайчан да кычкырып эндәшмәс, ипле директорыбыз. Без, коллектив белән аны шул кадәр хөрмәт иттек. Бу турыда үзенә бер кай чан да әйтергә туры килмәде, кызганыч. Иртән эшкә килгәндә, ишек төбенә чыгып каршы ала иде. Соңлабрак килсәк, шелтә белдермәде, тик сәгатенә генә карап алыр иде. Ул шулай тәрбияләгән бит яшь укы тучыларны. Кадер авылы халкы өчен хазинә булган, югары культуралы, тирән белемле, зыялы Илфир абыйга еллар аша бүген зур рәхмәтләремне белдерәм. Бү генге көн карашыннан зур бәя бирәм, ос тазым, дип эндәшәм, дип үзенең рәхмәт сүзләрен житкерә мәгариф системасында үзенең югалмас эзен калдырган Гөлнара Дәүләтова.

Әйе, гомеренең соңгы сәгатенә кадәр киләчәк буынга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен янып яшәгән Илфир Галиевны соңгы юлга озату гаилә өчен зур югалту булды. Аның тормыш иптәше, Башкорт станның атказанган укытучысы Сания Әнәс кызы Илфир хакында сөйләгәндә әле дә күз яшьләренә манчыла, чөнки алар тирә-якта матур гаилә булып яшәделәр, балалар үстерделәр, бергәләп эшкә бар дылар, бергәләп кайттылар.

“Илфир киткәннән соң безнең гаилә, шул ук вакытта мәктәбебез дә ятим булып кал ды. Бигрәк тирән белемле,чын мәгънәсендә зыялы, затлы кеше иде шул ул.... Житәкче буларак, мәктәпнең данын күтәрү өчен бик күп көч куйды. Кадер мәктәбе урта мәктәп статусына ия булгач, укучылар саны артты, сыйныф бүлмәләре санын арттыру өчен дә бик күп ишекләрне шакып керергә туры килде аңа. Мәктәпкә өстәмә бина, спорт залы, остаханә (мастерская), хәтта укытучылар өчен торлак төзү эшен дә җиренә җиткереп башкарып чыкты ул. Ел саен кабинетлар җиһазландырылды, бер сүз белән генә әйткәндә, эшләр өчен бар лык шартларны да тудырырга тырышты Илфир. Укыту-тәрбия мәсьәләсендә олы укытучыларның да киңәшенә колак салып, яшь кадрларны да күз уңында тотып, зур оешканлык белән алып бара иде. Шул ук вакытта, тәрбия эше дә читтә калмый. Үз илен яраткан кирәкле һөнәр ияләре, белемле укучылар тәрбияләү, спортны яра тырга өйрәтү кебек мөһим мәсьәләләргә дә басым ясамый калмый. Аның хезмәте күп санлы Мактау кәгазьләре белән бәһа ланды, Русия Федерациясенең Халык мәгарифе отличныгы, “Почет билгесе ордены кавалеры” дигән дәрәҗәле исемгә дә лаек булды. Әлбәттә, иң зур бүләк - укучы ларының рәхмәте, әле дә аны зур хөрмәт һәм ярату хисе белән искә алалар”, - ди Сания Әнәс кызы.

Әһәмият шунда: ата-анасы үрнәгендә тәр бияләнгән Гөлнара Шафыйкова, әтисе Илфир Галиевның сукмагын дәвам итеп, бүгенге көндә Югары Яркәйдәге Тәлгать Рахманов исемендәге урта мәктәпне җи тәкли. Мөгаен, кызы кул астында эшләүчеләрнең уңышларына да, мәктәпнең ях шы нәтиҗәләргә ирешкәненә дә, кызының “Русия Федерациясенең мәгариф алдынгысы” исеме белән бүләкләнүен дә Илфир Миңнехан улы күкләрдән күзәтеп сөенәдер, чөнки балаңның уңышы үзеңнекеннән дә шатлыклы бит ул.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мәгърифәт күген алтын баганадай яктыртучы остаз лар артып торганда, район педагогик коллективларның матур җимешләре елдан ел үсәр, педагог остазларның хезмәтен халык шулай сагынып искә алыр, дигән өмет бар.

Фәнә МИНҺАЖЕВА, педагогик хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас