Маяк
+11 °С
Облачно
җәмгыять
10 Сентября , 06:30

Ветераннарыбызның истәлеге мәңгелек

Узган атнада Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Түбән Череккүл авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ветераннарыбызның истәлеге мәңгелекВетераннарыбызның истәлеге мәңгелек
Ветераннарыбызның истәлеге мәңгелек

Һәйкәл - ул таш кына түгел. Бу буыннар бәйләнеше: балалар үзләренең геройларын белсеннәр һәм истә тотсыннар, авыл тарихы хикәяләрдә генә түгел, ә күренеп торган символларда да яшәсен өчен эшләнә.

Бу проектны тормышка ашыруда яр- дәм итүче - халыкка, инициаторларга, осталарга, спонсорларга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Һәйкәл истәлек һәм горурлык урыны булып, анда гаиләләре белән килеп, чәчәкләр салсыннар, балаларга якташларының батырлыклары турында сөйләсеннәр иде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас