Маяк
+9 °С
Облачно
җәмгыять
11 Сентября , 05:30

Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез

Газ плитәсен елга кимендә бер тапкыр тикшерергә кирәк. Газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә яңадан урнаштырырга, ремонтларга яисә аның конструкциясенә үзгәрешләр кертергә ярамый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгезХәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез
Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез

Приборларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар кагылмасын. Керләрне һәм чәчләрне кабызылган плитә өстендә киптермәгез. Газ чыгуларны ачыклау өчен ачык утны файдаланмагыз (моның өчен сабын эмульсиясе генә кулланыла). Тиз кабынучан материалларны һәм сыеклыкларны эшли торган плитә янына урнаштырмагыз. Төзек булмаган җиһаздан файдаланмагыз.

Әгәр сез фатирда яки өйдә газ исе сизәсез икән, һич кенә дә ачык ут кабызырга, тәмәке тартуга юл куймагыз. Тәрәзәләрне, тышкы ишекне ачыгыз һәм бүлмәләрне җилләтегез. Яктыртуны яки нинди дә булса электр приборларын кабызу-сүндерү тыела. Фатирдан читтә «112» яки «104» номерына шалтыратыгыз. Подъезддагы тәрәзәләрне ачу һәм күршеләрне хәвефсезлек чараларын үтәү турында кисәтү артык булмаячак. Вент-каналларның тарту көчен даими тикшерегез.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшәнлеге һәм профилактик эше бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас