Маяк
+11 °С
Облачно
җәмгыять
12 Сентября , 11:05

Безне сөендереп яшә

Әнкәйләрнең генә йомшак, кайгыртучан, иркәләүче куллары, әнкәйләрнең генә иң изге, саф, барысын да үзе аша үткәрүче йөрәге бар. Һәм анда беркайчан да наз, сөю сүнми. Кайчан, ничек кенә авыр булмасын, без аларга сыенабыз, ярдәм көтәбез. Һәрвакыт уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз кешебезгә әнкәй диеп, назлап әйтәбез. Безнең өчен кадерле һәм якын кешебез – Кадер авылында яшәүче әнкәебез Нәҗибә Маликова. 

Безне сөендереп яшәБезне сөендереп яшә
Безне сөендереп яшә

Иң күркәм сыйфатларны үзенә җыйган: хезмәт сөючән, тырыш, уңган, сабыр, шуңа күрә дә ул безгә тормышта терәк, таяныч булып тора, ә акыллы киңәшләре - һәрвакыт кирәк һәм ярдәмче.

Әнкәебез Нәҗибә Мирзанур кызы 1946 елның 2 сентябрендә Актаныш районы Чуракай авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк акыллы, тырыш, хезмәт сөючән булып үсә.

Кадерлебез булачак тормыш иптәше – әтиебез белән Кадер авылына кунакка килгәч таныша. Бер күрүдән күзе төшә Гыйльмеразыйның уттай янып торган кызга. Шул рәвешле, егет 1964 елда җиргә ак юрган ябылган кыш мизгеленең февраль аенда аны килен итеп алып кайта. Килен булып төшкәннең тәүге көненнән үк тормыш иптәшенең әнисе үз кызы кебек кабул итә. Әнкәебез каенанасы белән сүзгә килешми 40 ел тату гомер кичерә. Аны кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озата. Әнкәем дүрт дистәгә якын М.Горький ис. колхозда терлекчелек тармагында тир түгеп, лаеклы ялга чыга. Кадерлебез кайда гына эшләсә дә олы хөрмәткә, ихтирамга лаек кеше булды.

Әтиебез барлык гомерен туган җиренә – М.Горький ис. колхозга багышлап, комбайнчы һәм тракторчы булып тир түгә. Бүген дә сагынып искә ала хезмәт ветераны җиң сызганып эшләгән чакларын. Сагынмаслык мени, лаеклы ялга чыкканчы күпме басуларны иңләде ул. Шушы гомер эчендә Кадер бригадасы басуларында күпме иген суктырды, күпме җир сөрде икән? Моны әйтүе кыен. Аның каравы комбайны, тракторы һәрвакыт төзек була. Язгы-көзге басу эшләрен вакытында башкарып, елның-елына мул уңыш үстерә, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Кайда гына хезмәт салса да, тырышлыгы, төгәллеге, өлгерлеге белән аерылып тора.

Кадерлеләрем һәрвакыт мактаулылар сафында булды, хуҗалыкның отчет җыелышларында бүләкләнделәр. Моңа һич кенә дә аптырыйсы юк, чөнки әлеге буын кешеләре туган якка – авылга, колхозга хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен күрде. Сер түгел, үзләренең шәхси дөньясы, мал-туары, балачагалары икенче планга куелды. Өстәлдә икмәк, сөт-катык, ит булсын, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча планнар үтәлсен – әнә шулай, дип фикер йөртте ул заман кешеләре.

Биш балага – Рәмилә (мин), Фәнзил, Дифкать, Гүзәллия, Физәлиягә гомер бүләк иттеләр. Биш баланы аякка бастыру кадерле кешеләребезгә җиңелдән булмагандыр. Аллага шөкер, барыбыз да – тормышлы, кирәкле белем алып, үзебезнең яраткан һөнәрләребез буенча эшлибез.

Менә 62 елга якын алар авыр мизгелләрдә бер-берсенә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерә. Кадерлеләрем бриллиант туйларын билгеләгән елда хөрмәтләнеп, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Туган йортыбызда бик еш кунак булырга тырышабыз. Өй эчендәге матурлык, пөхтәлек - барысы да әнкәебезнең тырышлыгы. Ярдәмчеллек, изге күңеллелек кебек сыйфатлар да бизи аны. Тәмле, татлы ризыклар белән дә сыйлап кына тора ул безне. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатлана. Безнең өчен йортыбызның алиһәсе булсаң, башкалар өчен син – ярдәмчел, тормышка гашыйк, максатчан, уңган, тыйнак, акыллы һәм нечкә күңелле гүзәл затсың, әнкәем.

Әнкәй! Без дә, синең кебек, үзеңне ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмыйбыз. Һәрвакыт яныңда да була алмыйбыз, әмма синең нурлы йөзең һәрвакыт күз алдыбызда. 80 яшеңне тутырганда сиңа бар изге теләкләребезне юллыйбыз: сәламәт, хәерле, әткәй белән тигез гомерләр.

Барлык балалары исеменнән Рәмилә ШӘМСИЕВА. Кадер авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас