Маяк
+11 °С
Облачно
җәмгыять
13 Сентября , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Баш табибка ялганларга туры килүдән уңайсызлык кичерсә дә, Айдар тиздән Светлана белән очрашуны күз алдына китереп, шатланып куйды. Тиз генә машинасына утырып, нәнәләре өенә кузгалды. 

Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

Унынчы бүлек

Тышта ел мизгелләренең иң күңеллесе - җәй башы. Бер болыт әсәре күренмәгән зәңгәр күк йөзенең нәкъ уртасында урнашкан кояш җылы нурларын сибә. Шәһәр читендәге шәхси йортлар берсеннән-берсе узышып дигәндәй, шау чәчкәле аклыкка күмелгәннәр. Кинәт тирә-якка күз йөгертсәң, үзеңне ниндидер сихри дөньяда йөргәндәй хис итәсең. Бөтен урамнарга ямь биреп утырган җимеш агачларыннан таралган хуш исләр башны әйләндерә, күңелгә исерткеч ләззәт бирә. Шушы илаһи матурлык Айдарга һич тынгы бирми. Ул әйтерсең машина руле артында түгел, ә әллә кайда зәңгәр күктә очып йөри. Аның үзе янында гына утырып барган гүзәл затка карата ниндидер моңарчы күрелмәгән изгелек, изгелек кенә дә түгел, ә батырлык эшлисе килә. Ул түзми, йотлыгып тирә-якны тамаша кылып барган кызга сүз куша:

- Света, ничек хәлләр? Минем нәнәй бетмәс сораулары белән теңкәңә тимәдеме? Әзрәк йоклый алдыңмы?

- Йокладым, как убитая. Берни белмәгәнмен. Ә синең нәнәең такая мировая. Син, Айдар, үзең дә дөньяда иң акыллы, иң булдыклы, иң тырыш кеше икән. Синең күңелең дә йомшак икән. Шуңа күрә сине берәр юлдан язган начар кыз харап итәргә бик мөмкин икән.

- Мәсәлән, синең кебекме? Кызның нурлы йөзе секунд эчендә үзгәрде:

- Ты что, Айдар, мин юлдан язган кызмыни? Бу бер, икенчедән...

Айдар Светага сүзен йомгаклап бетерергә ирек бирмәде:

- Икенчедән синең кебек кыз мине “харап” итсә, мин чиксез шат булыр идем.

Егетнең мәхәббәттә аңлашу кебегрәк яңгыраган бу сүзләрен Света бар күңеле белән төшенсә дә, эндәшмәүне хуп күрде.

- Да-а-а, Света, сине тыңлап барсаң, янымда нәнәй утырып барган кебек. Минем тагы нинди шаккатыргыч сыйфатларымны сөйләде инде ул сиңа?

- Ә мин аңа ышанам, Айдар, син зрә көләсең, өлкәннәр ялганламый ул. Син миңа чыннан да шундый яхшы кеше булып тоеласың. Шундый нәнәең булу белән син - бәхетле. Минем әнием дә синең нәнәең кебек иде. Ул мине гел мактый иде. Шуңа күрә мин әниемнең мактау сүзләренә постоянно ярарга тырыша идем. Хәзер инде аңладым, ул мине шулай “авансом” мактап тәрбияләгән икән. Кызым начар юлга басмасын дигәндер инде әнием. Шушы сүзләрне әйткәндә йөзе кинәт кенә боегып киткән Светаның “нәнәең белән килешәм, син яхшы кеше булып тоеласың” дигән сүзләре Айдарның күңеленә сары май булып ятты. Әлеге мизгелдә ул үзендә бу кыз өчен бөтен нәрсәне дә эшләргә әзер булган теләк-көч барлыгын тойды. Җитез йөгергән машина урманны чыгып, уңга борылуга алда кояш нурында көмеш төсле ялтырап яткан зур күл күренде. Каршыда пәйда булган хозур табигать күренешенә соклануын яшерәлми кычкырып җибәрде кыз:

- О-о-о, чыннан да зур икән Зәңгәр күл, точно как море... Ә-ә-ә-нә теге авылга барыйк әле!

Айдарның юлга чыгу белән күңеленә кереп оялаган хәсрәтле уйлары чынга аша башлады. Күл ягына борылу белән әллә каян “мин монда” дигәндәй, күл буенда җәйрәп яткан Кызылъяр авылына барырга аның бер генә дә теләге юк иде шул. Тик әле генә эченнән “кызның бөтен теләген дә үтәр идем,” дип барган Айдарга шушы чибәр кыз Светаны тыңламый да булмый иде. Әйе, әйе, бу бер дә чын егетләрчә булмаячак иде шул. Аннан кире, башка авылларга барыр өчен барыбер Кызылъярга кагылмыйча үтеп булмый. Чөнки ул авыл нәкъ алар китеп барган юл өстендә урнашкан иде. Шулай да Айдар кызга анда барырга теләге бик юклыгын искәртеп куйды:

- Анда... Ул авылда миңа күренергә ярамый. Машинаны таныйлар.

- Барыйк инде, Айдар абый, син авыл башында калырсың, мин үзем генә кереп чыгармын авылга.

Егет кызга карап, йөзенә җитди-кырыс кыяфәт чыгарды:

- Кызык син, Света, башка вакытта Айдар да Айдар, ә бер нәрсә кирәк булса, абый дисең. Тагы бер абый дип әйтсәң, тыңламыйм. Запомни.

- Ярый, Айдар, ярый, башка абый дип әйтмим. Кыз баш бармагының тырнагы белән тешен чертләтеп алды.

- Анысы нәрсә була инде тагын?

- Әллә “зуб даю” дигән сүз бугай. Безнең кызлар шулай ант итешәләр иде...

- Юрамал сорыйм, беләм, әлбәттә, тик кызларның алай ант итешкәннәрен күргән юк иде.

Егеткә мәгънәле итеп карап алган кыз:

- И-и-и, Айдар, кызларны белмисең икән әле, - дип куйды.

Җәяүләп авыл эченә кереп киткән Света суга төшкәндәй юкка чыкты. Мин шофер кеше бит, начальствоны көтеп өйрәнгәнмен, дигәнрәк уйлар белән торып калган Айдар бер-ике сәгать үтүгә дә кыз күренмәгәч, чын-чынлап кайгыра башлады. Берәр бәлагә тарымаса ярый инде, зрә үзем дә ияреп кермәдем, дип уйлады ул. Тик шулай да авылга машина белән керергә базнат итмәгән егет, өч сәгатьтән артык вакыт үткәндә, кызны көтеп алу бәхетенә иреште. Беренче карашка Светаның тышкы кыяфәтендә бернинди кичерешләр чагылмаса да, яшь күңелендә уйлар кайнашты. Әле генә авылда күргәннәрен һәм ишеткәннәрен башыннан кичерергә тырышты ул.

Кыз авылга килеп керү белән бер өйнең капка төбендә ап-ак чәчле, ак сакаллы бер картны очратты. Бар кыюлыгын җыеп, шушы бабай янына килеп сәлам бирде ул. Үзен юлга чыкканда озатып калган ахирәте өйрәткәнчә, “мин гәзиттән, корреспондент” дип, ялганларга мәҗбүр булып таныштырган кыз авыл бабаеның Гыймазетдин исемле икәнен белде.

- Мине синоптик Гыймазетдин дип тә йөртәләр, мин кешеләргә һава торышын әйтәм, - диде бабай. Ят кунакка күзләрен кыса төшеп сынамчыл караш ташлаган картның: “Син әллә кариспәндитме, кызым?” дигән соравына Света баш кагып куйды. Авылга тирә-як мохитне, Зәңгәр күлне өйрәнүчеләр бик еш килгәнгә күрә, бабай моңа һич тә аптырамады.

- Авыл тарихын миннән дә яхшы белүче юк, кызым. Сине нәрсә кызыксындыра, - дип Светаның сорауларына җавап бирергә әзерлеген дә белгертте.

Кызның чегәннәр турындагы соравын ишеткән карт башта аптырап китте. Чөнки элек килүчеләрне чегәннәр бер дә кызыксындырмый иде. Алар күбрәк күл белән кызыксыналар, аның суын бәләкәй генә шешәләргә салып алалар. Төрле җирдән туфрак казып, аны кадерләп кенә күн янчыкларга салып ниндидер язулар белән билгеләп баралар иде. Кыз аптыранып киткән картка тагы да сорау бирде:

- Гыймазетдин бабай, үткенче чегәннәр дә булмадымы электән авылда?

- Булды андый хәлләр, балакаем, күчмә тормышлы чегәннәр кайдадыр җылы якларга, Растув якларына китеп барганда гел шушы Зәңгәр күл янында, безнең Кызылъярда туктый торганнар иде. Мин сиңа аларның өен дә күрсәтәм, - дип Гыймазетдин бабай Светаны үткән елгы кипкән тигәнәк, кычыткан кура, вак агач куаклары басып киткән җимерек өйле бер нигезгә алып килде. Өйнең бер як стенасы бөтенләй ишелеп төшкән, өлгеләре күптән ватык тәрәзләр эченнән ниндидер черегән чүпрәк-чапрак, чүп өемнәре күренә. Кеше килгәннән курыктылармы, өйнең нигезе астыннан берничә эт килеп чыкты да арырак китеп һау-һаулап өрергә тотындылар. Бу йөрәк өшеткеч күренешкә карап өнсез калган кыз чак телен әйләндереп, өйнең хуҗалары турында сорый алды.

- Алар күптән гүр иясе булдылар, балам, тик бу өйдә яшәгән чегән корткасы гына серле рәвештә юкка чыкты. Нишләптер ул кортка Җәләлтдин давыллары вакытында көймә белән күлгә кереп киткән. Әйләнеп капланган көймәсен дулкыннар ярга какты. Тик үзен давыл тынгач күпме генә эзләсәләр дә, таба алмадылар. Безнең күл бит ул, балам, төпсез. Әйе, әйе, аның төбе юк. Югыйсә, күлебезнең елның билгеле бер вакытында суы күтәрелә башлый, ә бәгъзе бер вакытларда киресенчә, кимеп, күл саегып ала. Бу серле күренеш урысча әйткәндә “прилив” һәм “отлив” диңгезләрдәге кебек. Шунысы аптырата, бу хәл табигать торышы белән дә бәйле түгел бит үзе. Син беләсең килсә, кызым, күлнең суы да тозлы бит, диңгезнеке кебек, диңгез балыклары монда үрчи. Ә-ә-ә-нә, теге кызыл ярларны, кыяларны күрәсеңме, кызым? Аларга, имеш, әллә ничә миллиун ел икән бит. Һа-а-ай, ул вакытларда, хәтта шәһәрдән су астында йөзүчеләр дә килде, вадалуз диләрме соң үзләрен. Алар да табалмадылар әбинең гәүдәсен. Теге әйтемдәгечә инде “суга төшкәндәй юк булды” Шәрифә кортка. Үзе гаип булгач, аның турында төрле имеш-мимешләр йөрде бит заманында. Имеш, ул бала урлап үткенче чегәннәргә сатып яткан. Бәгъзе берәүләр ул кортка яңа туган балаларны суга батырып үтергән, имеш, дип тә сөйләделәр. Адәм теле тик тормый бит, әллә чын сөйлиләр, әллә ялган, белмәссең. Үзе турындагы бөтен серләрне үзе белән Зәңгәр күл төбенә алып китте чегән корткасы. Күл генә белә, балам, бөтен серләрне, күл генә белә... Гыймазетдин карт ак сакалын сыйпап, тоныкланып калган күзләрен кыса төшеп суга карап тора да, тагы сөйләп китә: - Элек Җәләлтдин хәзрәтнең кызы Мөшәрәфә абыстай елның бер вакытында төн уртасында яр буена килеп бер дога укып, “ач сереңне, Зәңгәр күл” дип ялварсаң ул барысын да сөйләп ала, - дип сөйләгән, имеш. Тик үзе исән чагында күл ярына нинди вакытта барырга һәм нинди дога укырга кирәклеген генә кешеләргә сөйләп китәргә теләмәгән ул. Зәңгәр күлнең гасырлар дәвамында җыйган серләрен сезнең белмәвегез хәерле, шулай булганда гына тыныч яшәрсез дигән, имеш... Бабай, бу турда сүземне төгәлләдем дигәндәй, үзенең авыл синоптигы булуын исенә төшерде:

- Эшләреңне бер атнада төгәлләргә тырыш, кызым, төгәл бер атнадан соң бу матур көннәрне яңгырлар алыштырыр. Нишлисең, ел уңышы өчен, җиребез өчен җәй башының шифалы яңгырлары бик кирәк шул. Шушы вакытта яумаса, корылык буласын көт тә тор аннан соң. Света тагы да үз урынына, кояшка каршы торган утыргычка барып таянган Гыймазетдин бабай белән җылы саубуллашып кире атлады. Авылга керү белән беренче очраган шушы изге күңелле картның сөйләгәннәреннән соң аңа яңадан авылда йөрүнең кирәге калмаган иде инде. Әмма кыз үземнең проблемаларым белән чит кешене “загружать” итмим әле дип, егеткә чишелмәде һәм машинага утыру белән үз дөньясына чумды. Вакыт соңарып китү сәбәпле, алар башка авылларга икенче көнне барырга сөйләшеп, кайтыр юлга чыктылар. Тизлекне чамадан тыш арттырып ташлаган шоферны авыл юлыннан трассага борылу белән ГАИ хезмәткәрләре туктатты. Шулай да баш табиб Кәримованы якыннан белгән юл хәвефсезлеге инспекторы Айдарга телдән кисәтү ясау белән генә чикләнде. Калган юлны алар һәр икесе үз уйларына бирелеп, бик сөйләшми генә кайтып җиттеләр. Света белән кич очрашырга сүз куешкан Айдар машинасын тиз арада гаражга куды. Исәбе - “апа” белеп калганчы, машинаны урынына кую иде... Әмма нәкъ шушы вакытта ГАИ инспекторы белән Фәйрүзә Сәлимовна арасында телефон чыбыклары җанланды.

- Исәнмесез, Фәйрүзә Сәлимовна!

- Әйбәт кенә әле, Галимҗан! Берәр йомыш бар идеме әллә?

- Йомыш дип, минем әтигә теге дефицит дару кайтмадымы? - дип сорамакчы идем...

- Юк әле, юк, кайткач хәбәр бирербез, Галимҗан...

Шушы мизгелдә баш табиб алдында ГАИ инспекторының үзен күрсәтәсе бик тә килә иде шул... “Ягъни без дә төшеп калганнардан түгел, тоже вес имеем, янәсе...” Шуңадырмы, әллә инструкция таләп иткәнгәме, инспектор начальствоны искәртеп куюны кирәк тапты:

- Бүген сезнең водитель нарушение белән эләккән иде. Кызылъярдан чыкканда превышение белән. Телдән генә кисәтү ясап җибәрдем мин аны. Так что, все нормально. Фәйрүзә гаражда ремонтта ятарга тиешле машинаны уйлап, башта инспекторны аңламый калды:

- Гафу итегез, нинди машина, кайда?

Инспектор яңадан сөйләп биргәч кенә:

- Ярар, мин разбираться итәрмен, - дип аптыранып трубкасын салды ул.

Унберенче бүлек

Атна азагын тыны белән тартып алырдай булып көтеп алган баш табиб Фәйрүзә Сәлимовна хастаханәнең ял көннәрендәге планга ярашлы эшләрен билгеле бер системага салу белән, туган авылы Кызылъярга юлланды. Машина әйләнә - боргалана шәһәр урамнарын үтеп ниһаять олы юлга чыкты. Эндәшми генә тизлекне арттыра башлаган водительгә ашыкмаска кушып, бераз тәрәзәдән карап барган Фәйрүзә Сәлимовна егеткә сүз кушты:

- Машинаны техник карауга әйбәтләп әзерләдеңме, Айдар?

- Әйе, әйе, Фәйрүзә Сәлимовна, караштырдым.

- Сүтеп җыйгач тикшердеңме? Сүзне җитәкчесенең кая таба борганын аңламаган егет тыныч кына җавап бирде:

- Әйе, йөреп карадым. Барысы да нормально эшли.

- Кайда йөреп карадың, Кызылъярга бардыңмы? - Фәйрүзә Сәлимовнаның бу соравы Айдарның башына күсәк белән суккан кебек булды. Ничек җавап бирергә дә белмәгән егет машина утыргычына сеңгәндәй кечерәеп-бөршәеп руленә чат ябышкан хәлдә туп-туры алга табан йөгергән юлга карап баруында булды. Хатын сүзен дәвам итте:

- Ярар, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозып милициягә эләксәң дә, исән-сау йөреп кайткансың. Бер сүзем дә юк. Тик нәрсәгә бардың, тәфсилләп сөйлә, мин подробный җавап көтәм. Тиз арада Фәйрүзә Сәлимовнага хәбәр салган ГАИ хезмәткәренең эченнән генә тетмәсен-тетеп барган Айдар сүзен ерактан башлады. Ничек Уфадан кайтышлый Светаны очратуын, аны нәнәсенә фатирга кертүен, сәбәбен үзе дә белмичә, кызны Зәңгәр күлгә алып баруын - барысын да бәян итте ул. Бераз сүзсез баргач, түзеп тора алмады егет, “беркемгә дә сөйләмәскә” дип, кызга биргән амәнәтен бозды. Үткән кичтә очрашкач, Светаның үзенә генә сөйләгән серләрен Фәйрүзә Сәлимовнага җиткерүдә Айдарның үзен дә кызыксындырган сораулар бар иде шул.

(Дәвамы бар). Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас