Маяк
+11 °С
Облачно
җәмгыять
13 Сентября , 10:10

Биргән гомерне – үрнәкле итеп

Кешегә гомер бер генә бирелә. Шуңа күрә аны үрнәкле, фәһемле итеп үткәрергә кирәк. Шәммәт авылында яшәүче хезмәт ветераны Солтанованың үткәне күпләр өчен өлгеле.

Биргән гомерне – үрнәкле итепБиргән гомерне – үрнәкле итеп
Биргән гомерне – үрнәкле итеп

Лүзә Биктимер кызы матур табигатьле Шәммәт авылында туып-үсә. Үзен белә башлаганнан алып, хезмәтнең тәмен татып үсә ул. Күп балалы гаиләдә аңа хезмәт әлифбасын төшендерүчеләр күп була. Лүзә апа балалык, үсмер чорының шул заманнарга хас барлык мәшәкатьләрен үз җилкәсенә күтәрә - җәйләрен колхоз басуында мәк, чөгендер утау кебек эшләрдә катнаша.

Лүзә Биктимер кызы Шәммәт башлангыч, Аккүз жидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхозда повар булып эш башлый. 1952 елда Уфага китеп, тегү ар-телендә хезмәт юлын дәвам итә.

Әмма, язмыш жилләре 1960 елда аны ике бала белән кабат туган ягына кайтара. Шәммәт авыл клубына мөдир булып урнаша. Яшь балалар белән кичен эшләп йөрү авырга туры килә. 1962 елның көзендә бригаданың сарык фермасына эшкә төшә. Биредә эшләү дәверендә бәрән алу буенча рекорд куеп, ике ел рәттән район беренчелегенә чыга коллектив. Арытаба сыер савучы булып күчә. 1991 елда пенсиягә чыга. Аннан соң да әле колхозда төрле эшләргә йөри. Урып - жыю вакытларында ындыр табагында эшли.

1974 елда ТРның Актаныш районы Аеш авылы егете Ринат Әдиятуллин белән икенчегә гаилә кора. Кызлары Раушания белән Тәнзилә туа. Дүрт баланы укытып, тәрбияләп олы тормыш юлына чыгаралар.

Лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый ул. Яшь чагында ук хоббие булган канава белән чигү чигә, джемпр, свитерлар, оекбаш-биялиләр бәйли, төрле чигү үрнәклареннән картиналар эшли башлый. Төсле бәйләм җепләреннән күз явын алырлык эшләнмәләр килеп чыга. Рус, татар чуваш һ.б. халыкларның орнаментлары үрнәгендә әтәчләр, болан, чабыш аты, төрле төрле чәчәкләр бизи аның өй түрен. Әйткәндәй, «Ат» картинасы белән 2014 елда Югары Яркәйдә башкорт этник мәдәниятенең һәм заман сәнгатенең “Аваз” ачык күп жанрлы фестивалендә лауреат була. 90 яшен кырлап барганда да бәйләм энәсен, ыргагын кулыннан төшерми.

Авыр кайгыларга бирешмичә (берничә ел элек бер-бер артлы ике улын югалтты), авыр сынауларны күтәреп, төс ташламыйча, матур яшәп ята әле ул бүген дә, 9 оныгына дәү әни, карт әни булып.

Якында яшәүче ике кызы, оныклары һәрдаим хәл белеп, ярдәм кулы сузып торалар. Килене Гөлназ әйтмешли, кем керсә дә ишекләре ачык. Сау - сәламәт булып, алдагы гомерен дә якыннары янәшәсендә кадер - хөрмәттә генә яшәргә язсын аңа.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас