

Югары Яркәйдә балалар һәм өлкәннәр өчен комплекслы ярдәм бирү буенча «Беренче адым» яңа реабилитацияләү үзәге үзишекләрен ачты. Изге эшне Югары Яркәйдә яшәүче эшкуарлар Ралия һәм Мансур Әхмәтовлар тормышка ашырды.
Үзәкнең ачылу тантанасы җылы атмосферада узды. Кечкенә кунаклар өчен күңелле аниматорлар эшләде, алар үзәктә булуның беренче минутларыннан ук шатлыклы кәеф тудырырга ярдәм итте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашып, үзәкнең эшчәнлегенә уңышлар теләде, аны үстерү буенча киләчәктә льготалар, грантлар, гомумән һәр төр юнәлештә ярдәм чаралары белән эшләүләрен әйтте.
Әхмәтовлар - күп балалы гаилә. Гаилә башлыгы, Сеңрән авылы егете Мансур Хәмит улы югары белемле, К.А.Тимирязев ис. Русия дәүләт аграр университетының ветеринария факультетын тәмамлап, хезмәт юлын бүгенге көнгә кадәр эшкуарлык белән бәйли. Берничә ел Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы, М.Горький ис. кооператив рәисе булып эшли.
Ралия Тәлхат кызы Бөре медик-фармацевтика колледжын тәмамлый, белеме буенча - акушер. Урал дәүләт физик культура университетында “Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен адаптив физик культура белгече” белгечлегенә ия була. 2016 елдан район үзәк дәваханәсендә педиатрия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәтсала. Биредә балаларны комплекслы тернәкләндерүнең мөһимлегенә инана.
-Хыялдагы реабилитация үзәгенең бизнес-планын мөмкинлегебезгә карап эшләдек. Ниятебезне тормышка ашыру өчен бина эзли башладык. Кайчандыр мунча, аннары өлкәннәр өчен реабилитация үзәге булган бинага тукталдык. Аренда килешүен имзалау өчен бер ел вакыт кирәк булды. Шушы вакыт эчендә иптәшем Мансур, якыннарым, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары Тимур Зарипов, район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге һ.б. ныклы тыл булды. Ниһаять, максатыбызга ирештек. Бу җәһәттән, һәрбарчасына чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Ремонтка хәтсез суммада акча кертергә туры килде. Таләпләргә ярашлы, вентиляция системасын да, электрны да, җылылыкны да карадык. Бинаны ремонтлау, буяу эшләре хәтсез чыгымнарга китерде. Җиһазлар, корылмалар һ.б. кирәк-яраклар кайтарттык.
Ремонт барган арада, иңэлек, соңыннан үзәккәперсоналны сайлап алуҗиңелрәк булсын өчен, балалар белән эшләүнең төрле методикаларын үзләштердем. Гомумән, кадрлар мәсьәләләрен уңай хәл иттек. Хәзер штатта 6 кеше эшли. Үзәкне булдыру идеясе Мәскәү, Чиләбе, Уфа, Дүртөйле һәм башка шәһәрләрдә балам белән төрле тернәкләндерү учреждениеләрендә булганнан соң туды. Үзәк районда нәтиҗәле тернәкләндерүне тәэмин итү өчен иң яхшы методикаларны һәм юнәлешләрне үзләштердек. Төп максат-тернәкләндерү өчен шартлар тудыру, шул рәвешле, сабыйларны аякка бастыру һәм башка пациентларга ярдәм итү, - дип сөйләде мөһим эш башлаулары турында үзәкнең директоры Ралия Әхмәтова.
Үзәктә педиатр, невролог (балалар һәм өлкәннәр) һәм психолог (балалар һәм өлкәннәр) консультацияләре; дәвалау физкультурасы (балалар һәм өлкәннәр өчен); массаж (балалар һәм өлкәннәр өчен); логопед белән дәресләр (балалар һәм өлкәннәр өчен); арт-терапия (балалар өчен); атта йөрү (балалар өчен); мәктәпкә әзерлек һәм педагогик ярдәм (балалар өчен) кебек хезмәтләр күрсәтелә.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, үзәкнең төп максаты - инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәмгыятьтә җайлашырга һәм кирәкле реабилитация алырга ярдәм итү. Үзәк хезмәткәрләре Югары Яркәй территориясендә аларның гаиләләренә дә ярдәм итә.
Әхмәтовлар гаиләсе районда ихтыяҗлы урын булдырды. Бүген үзәктә мохтаҗлылар саны артканнан-арта. Инвалид баланы тернәкләндерүгә сәламәтләндерү процедуралары алырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган сертификат алу мөмкинлеге бар. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаиләләре дә сәламәтлекләрен яхшыртырга йөри ала.
- Үзенчәлекле балалар безнең дөньяга ниндидер талант белән килә: алар гади балаларны көчле булырга, теләктәшлек күрсәтергә һәм яратырга өйрәтә. Ләкин үзенчәлекле балалар дүрт стенада утырса, гади кешеләр аларның сәләтен күрә һәм белә алмаячак. Шуңа күрә безнең «Беренче адым» үзәгенең миссиясе - барлык балаларны таныштыру һәм берләштерү дә. Үзәккә килгәч, беренчел кабул итү үткәрелә. Аңа медицина документлары белән танышу, балага диагностика ясау, мохтаҗлыкны билгеләү, ата-ана белән әңгәмә, консультация керә,- дип чакырып кала үзәккә Әхмәтовлар.
Әхмәтовлар гаиләсенә изге башлангычларында бары тик уңышлар һәм реабилитация үзәгенең һәрвакыт гөрләп эшләп торуын теләп калабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.