Маяк
+9 °С
Облачно
җәмгыять
17 Сентября , 09:05

Җылыту сезонына кердек

Елдагыча, салкынча көзләргә аяк бастык. Көннәр суытуга табан бара, димәк, шушы көннәрдә фатирларыбызга, йортларыбызга җылы киләчәк. Төнлә температура +1 градуска кадәр төшү белән, республиканың барлык социаль учреждениеләренә җылылык бирү башланачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җылыту сезонына кердекҖылыту сезонына кердек
Җылыту сезонына кердек

Кагыйдәләр буенча (РФ карары), әгәр температура биш тәүлек рәттән +8 °C түбән торса, җылытуны кабызалар. Алтынчы көнгә урындагы хакимият җылылык сезонын башлау турында карар чыгарырга тиеш. Шул ук вакытта алар,әгәр тотрыклы суыту фаразланса, җылылык бирү турында карарны иртәрәк тә кабул итәргә хокуклы.

Иң беренче чиратта, әлбәттә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәләрендәге учреждениеләргә җылы бирәчәкләр.

Җылыту сезоны турында нәрсәләр белергә тиешбез? Нәрсәләргә игътибар итәргә? Сораулар туса, кайда мөрәҗәгать итәргә?
Бу сорауларга “Уют” җәмгыяте директоры Наил Гайнуллин ачыклык кертте.

Тарифлар турында

Быел ел башыннан җылыту буенча тарифлар үзгәрмәде. Агымдагы елның 1 октябреннән тарифларның 10,9 проц. күтәрелүе көтелә. Исәп-хисаплар өчен элеккеге бәяләр кулланылды. Түләүләрдәге суммалар тарифка гына бәйле түгел, тышкы температура аермасына да бәйле. Бу йортта исәпләү приборы булган очракка гына кагылышлы.Урамда салкынрак булган саен, йорт, уңайлы температураны саклап калу өчен,җылылык энергиясен күбрәк сарыф итәчәк. Димәк, түләү дә күбрәк булачак. Шул сәбәпле көз һәм яз айларында җылылык өчен түләүләр зур түгел, ә кыш көне ул суммалар сизелерлек инде.

Фатирда температура нинди булырга тиеш?

Кагыйдәләр һәм нормативлар буенча, фатирларда һава температурасы +20 (+18 градустан түбән булмаска тиеш) градуска кадәр, ә почмактагы фатирларда +22 (+20 градустан түбән булмаска тиеш) градуска кадәр булырга тиеш. Закон буенча, әгәр гадәттән тышхәл килеп чыкса, җылы бирүне сүндереп торырга мөмкин, әмма бу хәл аена 24 сәгатьтән дә артык булмаска тиеш. Монда мөһим аңлатма бар: фатир-да һава температурасы +12 градустан булса – җылы бирүне туктатып тору 16 сәгатьтән артык булмаска тиеш; +10 градустан +12 градуска кадәр - 8 сәгатьтән артык түгел; +8 градустан +10га кадәр - 4 сәгатьтән артык түгел.

Җылылык җибәрделәр, тик ни өчен радиаторлар һаман салкын?

Батареялар шунда ук кайнар була алмый. Барлык система тиешенчә эшләсен өчен, берничә көнгә кадәр вакыт кирәк. Могҗиза булып, әбиләр чуагы икенче тапкыр килсә дә, җылыту системасын бер сүндереп, бер кабызырга ярамый. Киметергә генә рөхсәт ителә. Радиаторларда су шаулый башлавы ишетелсә, димәк, тиздән җылы киләчәк.

Әгәр дә җылы сезнең фатирда гына булмаса, торбалардагы һава тыгыннарын чыгарырга тырышыгыз. Моның өчен радиаторга куелган кранны борыгыз һәм“ысылдау” тавышы туктаганын, аннары һава чыгуын һәм су агып китүен көтегез. Моны слесарь эшләргә тиеш. Чөнки бер ялгыш хәрәкәт ясау да ургылып кайнар су чыгуга китерергә мөмкин.

Счетчик торышы һәм фатирдагы температура өчен кем җаваплы?

Җылылыкның гомум йорт счетчигына барып җитүе өчен җылылык белән тәэмин итүче җаваплы. Ул фатирларда уңайлы температураны сакларга һәм счетчикларны дөрес көйләргә тиеш.

Түләү артык зур булганда дәүләт ничек ярдәм итә ала?

Мондый очракта кешегә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Керемнәре аз булган, “коммуналка” өчен түләү гаилә бюджетының бик зур өлешен алып торган кешеләргә керемнәре аз булганда субсидия бирелә - күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 13 проценттан; 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатынкызлар өчен – 18проц.; 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар өчен – 16 проц.; башкалар өчен – 20 проц.

Аның күләме кешенең кеременә, фатирның зурлыгына һәм башка параметрларга бәйле. Гаризаны социаль яклау идарәсендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

Икенчедән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалар караучы гаиләләр, чернобыльчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, коммуналка өчен түләү буенча бурычлары булмаган күпбалалы аз керемле гаиләләр дәүләттән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә бердәм акчалата компенсация (ЕДК) алырга хокуклы. Аның күләме квартплата күләменә бәйле. Квартплата күбрәк булган саен, ЕДК да күбрәк була. Аны күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин.

Районның барлык халкы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча үз бурычларын намус белән үтәми. Әйтик, агымдагы елның шушы чорына «Уют» җәмгыяте алдында гражданнарның 1 млн.400 мең сумга якын бурычы җыелган.

Барыннан да элек, бу күп фатирлы йортларда, шәхси секторларда яшәүчеләргә кагыла, алар ресурслардан файдаланган өчен түләргә ашыкмый, бу намуслы түләүчеләрнең ризасызлыгын тудыра. Аеруча, Югары Яркәйдәге Коммунистик урамы, 32, 47/1, Механизаторлар, 17, 15, Совет, 29/1, 27, Ходайбердин, 5/2, Китапханә тыкрыгы, 3, Киров, 4 урамындагы күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр күпләп җыелган бурычларны түләп бетерергә ашыкмый.

Бу проблеманы хәл итү бик мөһим, чөнки бурычлары торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең нормаль эш режимын боза, алар энергия ресурслары (газ, су, электр һ.б.) өчен вакытында түли алмый. Шулай ук бу акчалар хезмәт хакын исәпләү, салымнар һәм пенсия фондына күчерү өчен кирәк.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА язып алды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас