Бакалы районында туып-үскән, әмма Илешне үз итеп, бар гомерен безнең районга багышлаган Анатолий Иванович Романов менә озак еллар инде район ветераннар советын җитәкли, ветераннар хәрәкәтенең лидеры булып тора. Ул мөмкинлекләрдән чыгып аларның мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын чишүдә актив катнаша. Кайбер көннәрдә аның янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән 10-15ләгән кеше килә. Телефон аша ярдәм, киңәш сораучылар да күп.
Анатолий Иванович һәркемне ачык йөз белән каршылый, игътибар белән тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә. Район хакимияте, башкарма комитетының даими комиссияләре һәм социаль оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып күләмле тәрбияви, оештыру һәм мәдәни агарту эшчәнлеге алып бара.
Районыбызда Анатолий Иванович очрашып сөйләшмәгән бер генә сугыш һәм хезмәт ветераны да калмагандыр, мөгаен. Ветераннар белән эшләүдә аңа игелеклелеге, эчкерсезлеге, башкаларның кайгы-хәсрәтен дә үзенекедәй кабул итә белүе, йөрәк җылысы белән уртаклашырга сәләте ярдәм итә инде. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте район хакимияте һәм республика ветераннар советының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Әмма аның өчен иң зур бүләк ветераннарның һәм пенсионерларның эчкерсез рәхмәтләре, шатланып елмаюлары, кешеләргә файдалы булуын тою.