Маяк
+7 °С
Облачно
җәмгыять
26 Сентября , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Йөрәге дарслап типкән хәлдә тагы да йокысыннан уянып киткән Фәйрүзә кабат йоклап китә алмый. Дөресрәге аның мондый саташулы йокыга китәсе дә килми инде. Ул бит матур төш күреп йокыдан уянып китсәң генә, кире йокыга талып шул матур төшне күреп бетерәсе килә. Төнлә күргән төшләреннән күңелендә һаман курку тойгылары бетмәгән Фәйрүзә Хәйдәрне тыңламаганга үкенеп тә куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ач сереңне, Зәңгәр күлАч сереңне, Зәңгәр күл
Ач сереңне, Зәңгәр күл

 Әйтте бит аңа Хәйдәре:

- Әйдә минем белән, иртән эшеңә китертеп куярмын, - дип.

- Юк, сине мәшәкатьләмим. Аннан соң минем, уйлыйсы уйларым, башкарасы эшләрем бар, - дип үз фатирында калды хатын. Таң белән торып өйләрен җыештырып, үзен-үзе карап, эш урынына җәяү генә барырга булды Фәйрүзә. Шулай итми ни, аңа бит хәзер хәрәкәт кирәк... Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бит борынгылар. Медицина күзлегеннән карасаң да шулай бит, организмда кан тигез йөрсен өчен йөкле хатыннарга җәяү йөрергә кирәк. Табиб кеше - Фәйрүзә моны гына яхшы белә ич.

Хастаханәдә иртәнге обход үтү белән кабинетына кереп бикләнгән Фәйрүзә Сәлимовна алдына медицина белешмәсен китереп салды. Азмы - күпме хәбәрдар булса да, яңадан да бер тапкыр ДНК турындагы аңлатма белән танышасы килде аның. “...Галимнәр кеше организмын үзенчәлекле рәвештә программаланган компьютер белән чагыштыра. Аерым кеше турындагы информация - хәбәрне бары тик ДНК дигән код саклый. Нәкъ менә шушы ДНК тикшерүе генә кеше организмы, аның хәл-торышы турындагы информация-хәбәрне кешенең геннары дәрәҗәсендә аңлатып бирә. Бу анализ кешеләр арасындагы туганлык җепләрен йөз процентка исбат итә. ДНК тагы да кеше организмының нәселдән килүче төрле чирләргә дучар булу ихтималлыгын, начар гадәтләргә бирешүчәнлеген әйтеп бирә. Кешенең интеллект дәрәҗәсен, түлсезлек сәбәпләрен дә ачыклый. ДНК - ул полимер молекулалар блогы һәм башкалар...” Фәйрүзә журналны өстәл тартмасына салып, сәркәтибенә Айдарны кабинетына дәшәргә кушты. Гадәтенчә ишеккә башын гына тыккан егетне чакырып кертте Фәйрүзә:

- Утыр әле, Айдар, хәлләр ничек?

- Яхшы, Фәйрүзә Сәлимовна, машина кирәк булса, юлга чыгарга әзер.

- Тфү, тфү, юк әле юлга чыгасы. Айдар, теге нәнәеңдә тукталган кызның планнары ничек?

- Әллә, кичә кич күрешкән идек. Барысын да аңлаттым мин аңа. Әйе дә димәде, юк та димәде . Нигәдер елап та алды ул үзе.

- Айдар, менә мин Уфага ДНК үзәгенә шалтыратырга утырам. Анда минем танышым эшли. Тик, шалтыратып кешегә мәшәкать салганчы Светлананың ризалыгы кирәк бит. Син аны монда алып кил. Шунсыз ярдәм итеп булмый дип әйт.

Җәһәт кенә чыгып киткән шоферның:

- Ярый, Фәйрүзә Сәлимовна, - дип кычкырган җавабы коридордан гына ишетелеп калды.

Фәйрүзә тәрәзә янына килеп уйга батты. Нишләптер аның буталчык уйлары һаман да бер тәртипкә килмәде. Соңгы вакытта көннәре дә, тынгысыз төннәрдәге саташулы чуалчык төшне хәтерләтә иде аның. Нишләп әле аңа тормыш шулай кырыс булды икән? Бәләкәй генә сабый чагыннан ук әтисез калып, үксез ятим булып үсте. Яшьлегенең зәңгәр кичендә генә чәчкә аткан төсле тоелган мәхәббәт гөле дә әрнүле күз яшьләренә чыланып иртән таң атуга сулган иде. Арытабан да тормышы җиңелдән булмады бит аның. Күпме гомерен ир таянычы күрмичә, бала багалмыйча ялгызлыкта, төннәр буе мендәр чылатып үткәрде ул. Башкалар бала назлаганда Шәрифәдә бала калдырып китүдән күпме йөрәк әрнүләре, җан үкенечләре кичергәнен бары тик үзе генә белә, югыйсә. Ә бит аңа әнисе әйтеп карады, әйтмәде түгел: “Әллә табасыңмы шул баланы? Бергә ничек тә карап үстерербез”, - диде. Тик Фәйрүзә ул чакта әнисенең киңәшләренә саңгырау иде шул. Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә, дигән татар халык әйтеме чыннан да дөрескә чыгамы соң әллә? Хәзер инде тормышның әчесен-төчесен татыган, ярты гомерен дигәндәй, яшәгәч, ул башка төрле фикер йөртә дә, әмма соң шул инде, бик соң. Эш үткәч, терсәкне тешләп булмый дигәннәре бик тә дөрес икән. Хәзер инде аңлый Фәйрүзә, яшьлек дуамаллыгы булгандыр, күрәсең. Юкка гына әйтмиләр бит “яшьлек - юләрлекнең бер ботагы” дип. Тормышта яшисе килмәгән чаклары да күп булды бит аның. Тик кешенең авырлыклардан сыгылып сынар вакытлары җиткәндә дә, тормышыннан ваз кичәрдәй булганда да, күңеленең кайсыдыр бер күзәнәгендә өмет орлыгы торып кала икән. Менә шушы бәләкәй генә өмет чаткысы пыскып китеп һаман яшәтте бит Фәйрүзәне. Бу бер дә юкка түгелдер. Тик шулай да берәр бәхетле азагы булырмы бу сикәлтәле кырыс тормышның? Инде нишләп шул тиклем авырлыклар кичергәннән соң да, кешегә бәхет килмәскә тиеш икән? Булыр ул, булыр, бары ышанырга кирәк. Мөшәрәфә абыстай: “Бәхеткә ышану - ул үзе ярты бәхет,” - дип әйтә торган иде бит. Уйланып утырган хатынны сискәндереп арындырып ишек шакыдылар. Кабинет хуҗасының “керегез” дигәненә ачылып киткән ишектә Светаны иярткән Айдар күренде. Шушы мизгелдә Фәйрүзә кинәт кенә астан өскә, башына табан агылган дулкынлану ташкынын яшерергә тырышкандай өстәл өстендәге кәгазьләрне актарды. Калтырана башлаган кулларын әкрен генә - өстәл астына яшерде.

- Айдар, син заправкага барып кил әле, машинаны да караштыр. Иртәгә Уфага чыгарбыз, мөгаен, әзер булсын, - дип шоферны чыгарып җибәргән Фәйрүзә кызга яшерен генә караш ташлады. Кыз да аны күзәтә иде. Менә аларның карашлары очрашты. Аллаһы Тәгаләнең шушы илаһи мизгелендә алар барсын да аңлаган иде.

Унсигез ел! Унсигез ел үткән! Якты дөньяларда беренче тапкыр күрешкән ана белән кызның гәүдәләре утырган җирләрендә казаклангандай калса да, күңелләре бер-берсенә очты. Шушы гомерләр буе ике язмыш ярчыгыдай, әкиятләрдәге сак белән сок кебек, икесе-ике яры яшәгән ярым-йорты күңелләр бергә кавышты. Бергә кавышты да, кочаклашып, бер җан, бер тән булып каядыр бик биеккә, күккә аштылар.

- Әнием!

- Кызым!

- Син эзләдеңме мине, әнием?

- Мин гомер буе сине сагынып яшәдем, кызым! Мин сине төшләремдә күрдем.

- Мин дә сине эзләп килдем, әнием!

- Мин төннәр буе елап, сине уйладым, балакаем!

- Әни, син мине башкача чегәннәрдән урлатмассыңмы? Без гомер буе бергә калырбызмы?

- Юк, кызым, юк, мин сине башкача беркайчан да чегәннәргә бирмәм! Уф-ф, ничек әтисе Хәйдәргә охшаган бу балакай!

Бер-берсен табып кавышкан ике күңел күктән җиргә төште. Һаваларда күрешеп сөйләшкән йөрәкләр тынып калды. Чынбарлыкка әйләнеп кайткан Светлана үзенең Кызылъяр авылына баруын, анда Гыймазетдин бабайны очратып, корреспондент рәвешендә барысын да сорашуын сөйләде.

- Авылга элек чегәннәр килеп йөргән икән, алар кешеләрнең балаларын урлап ерак җирләргә алып китеп, сатып йөргәннәр. Синоптик бабай миңа барысын да сөйләде. Чегәннәрнең җимерелеп беткән өйләрен дә күрсәтте. Зәңгәр күл тарихы турында да һәммәсен дә сөйләде. Мине дә әниемә чегәннәр саткан бит, әнием миңа үзе үләр алдыннан язган хатында барысын да әйткән,- диде ул бер тында. Олы тормыш юлына яңа аяк басып килгән самими күңелле кыз, үзе дә сизмәстән, шушы сүзләре белән ике арада булган киеренкелекне юкка чыгарды. “Инде ниләр эшләргә? Ниләр кылырга? Ничек аңлашырга? - дип, чарасызлыктан гаҗиз булган анага югалып табылган кызы, батып барган кешегә коткару кулы сузгандай, аңламастан, ярдәм итте. Соңгы дәрәҗәдә югалып калган Фәйрүзәнең баш миендә туктаусыз рәвештә “Чегәннәр урлаган! Чегәннәр урлаган! ”дигән сүзләр бөтерелде. Үз-үзен көч-хәл белән кулга алган хатын үз алдына сөйләнгәндәй:

- Әйе, Света, әйе, Кызылъяр минем туган авылым. Син анда барып яхшы эшләгәнсең. Гыймазетдин бабай дөрес әйткән. Чегәннәр таборы гел килә иде безнең авылга, - дигән сүзләрен тезде. Бу вакытта Фәйрүзәгә авылдашы Гыймазетдин бабайдан да изгерәк кеше юк иде, әлбәттә.

- Барысы да шулай туры килә, - дип ниндидер үзе генә аңлаган уйларын да әйтеп куйды ул.

Ундүртенче бүлек

Уфада үткәрелгән ДНК тикшерүе һәрнәрсәне исбатлап үз урынына куйды. Аннан алынган белешмәдә Фәйрүзә белән Светлананың бер-берсенә туган булу ихтималлыгы 99,9 процентка раслана дип язылган иде. Сихерче Шәрифәнең авыл кешеләренә карата гомер буе кылган кара гөнаһалы гамәлләренең шушы берсе генә булса да, кемнедер гомерлеккә бәхетсез итеп, кара кайгылар белән тәмамланмады. Ә киресенчә, һич көтелмәгәнчә, илаһи бәхет нурлары белән сугарылды. Алай гына да түгел, бернинди язмыш киртәләренә дә карамый, тормышка аваз салган бу бәхет, тау-ташларны актарып, җир өстенә ургылып чыккан саф чишмәдәй, бар тирә-якны сафландырып, чистартып үзенең туктаусыз изге җыры белән дөньяны сихри моңга күмде. Әйе, бер-берсен табышкан ана белән кызның бу бәхете шулай тәгәрәткән саен зурая барган ак кар йомгагы кебек үсә - үсә әйләнә - тирәдәгеләрне дә үз эченә бөтереп алып керде. Алып керде дә, барысын да бәхетле итте. Әле кичә генә төрле тарафларда ялгызлыкның сары сагышына төренеп гомер кичергән берәдәк җаннар - Шәмсениса һәм Дания, Хәйдәр, Фәйрүзә һәм аларның адашып йөргән кызлары Светлана җир йөзендәге иң бәхетле гаиләләрнең берсе булып әверелде. Ике кодагый - Шәмсениса белән Дания балаларының көтелмәгән бу бәхетенә үзләренчә куаныч кичерделәр. Намазлыкка баскан саен ошбу бәхетләреннән шау-гөр килешеп яшәгән балалары Хәйдәр, Фәйрүзә өчен, оныклары Светлана, Илшат өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен ирештереп, ихлас догада булдылар.

Әлбәттә, әни кеше Фүйрүзә белән унсигез ел буе күрешмичә,чит гаиләдә үскән кызы Светлананың үзара бик тиз уртак тел табуында, Әни һәм кыз буларак, кыска вакыт эчендә араларында җылы мөнәсәбәт урнашуында, Светлананың карап үстергән әнисе, кызганычка каршы инде мәрхүмә булган Саниянең тырышлыгы әйтеп бетергесез зур иде. Көн саен соңгы сәгате якынаюын тоеп, үлем түшәгендә яткан чирле хатын үзе карап үстергән кызына кулдан язылган хат - васыятьнамә калдырып киткән иде. Шулай изге күңелле иманлы кешенең башкаларга карата булган изгелеге үзе үлгәннән соң да килүдән туктамый икән ул. Хатны укыган Светлана да, Фәйрүзә дә моңа шунда ук үз күңелләре белән тулысынча инандылар.

“Исәнме, Светлана! Кадерлеләрдән- кадерле, газизләрдән-газиз, бердәнбер кызым, Светигым минем! Син бу хатны ачкан чакта, мин инде якты дөньяларда булмам. Нишлисең бит, тормыш шулай корылган. Җиргә туган кеше кайчандыр бер китәргә тиеш. Мине бу якты дөньялардан аяусыз чир инде иртәрәк алып китәргә уйлады, күрәсең. Мин көннән-көн соңгы сәгатем сугуны сизеп яшим. Шуңа күрә күңелемнең иң тирән төпкелендә яшеренгән серләремне сиңа бушатып китәсем килә. Бу минем синең каршыңдагы бурычым булып тора бит, Светигым минем. Сиңа хат язарга уйлавымның сәбәбе бик гади, балам. Бу соңгы сүзләремне мин тыныч күңел белән барыбер сиңа әйтә алмас идем. Әле дә ярый зиһенем бар, кулларым хәрәкәтләнә. Рәхмәт Аллаһыма, миңа хат язу мөмкинлекләрен биргән өчен. Көннәр буе түшәмгә карап ятып, йокысыз төннәрдә уйланып шундый фикергә килдем мин. Аннан кире үз хәлем белән сине борчыйсым килмәде, кызым. Син мәктәпне тәмамлыйсың, имтиханнарга әзерләнәсең. Сиңа отвлекаться итәргә ярамас бу килештән. Светик, мин язмышымның шулай булуына һич кайгырмыйм. Чөнки мин чиремне алдан белдем. Үлем вакыты якынлашканын сизеп йөрдем.

Шушы балам - Светигым - мәктәп бетергәнче гомерләр бир, - дип Ходайга көне - төне ялвардым мин. Аллаһым теләкләремне кабул кылды, менә син инде шкулны тәмамлыйсың. Син дә, берүк, кайгырма, балам. Син минем күңелсез тормышымны яктырткан илаһи нур булдың, минем яшәү шатлыгым булдың. Тик сине яраткан саен минем күңелем тынычлык тапмады, балам. Һәрвакыт баласыннан мәхрүм калган ана турында уйладым, газапландым. Менә ул өендә елый-елый буш бишекне әйләндереп баласын эзләгәндер, ә инде таба алмагач, әрнеп, өзгәләнеп үкси-үкси идәнгә егылгандыр. Төннәре йокысыз, көннәре сары сагышта үткәндер аның. Шундый уйлардан минем үземнең дә йөрәгем елады, бәгырьләрем телгәләнде, балакаем. Син минем унҗиде яшьлек бәхетем булдың. Унҗиде ел буена сине үстереп, сине карап мин үземне чиксез бәхетле тойдым, аңлыйсыңмы шуны.Тик шулай да үземнең шушы бәхетемнең кемнеңдер ачы күз яшьләренә бәрабәр булуын теләмәдем мин. Ә ул бәхетне миңа, сине шушы якты дөньяларга тудырган хатын бирде бит! Шушы унҗиде ел буена сузылган бала багу, ана назын тою бәхетләрен миңа бит бары тик ул бүләк итте. Аллаһ шаһит, мин шушы бәхетле мизгелләремнең сәбәпчесенә синең өчен күпме рәхмәтләр ирештергәнмендер. Тукта әле, дим, үземнең тормыш юлымны сөйләмичә, үземнең башымнан кичергәннәремне сиңа җиткермичә ахирәткә алып китү гөнаһ булыр бит, балакаем. Һәрбер кеше үзенең дөньяга килү сәбәпләрен, туганлык җепләрен, нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Чөнки нәсел-нәсәбен белмичә, ата-ана назын тоймыйча яшәү - дөньяда бала өчен иң зур кимчелек. Авыр минутларда анаң күкрәгенә башыңны куеп елау - үзе дә бер бәхет. Ата кешенең акыллы киңәшләрен ишетү - икеләтә бәхет. Моны синең белән уртага салып сөйләшергә гомер буе куркып яшәдем. Кабул итә алмассың да, барысына да рәнҗерсең дип уйладым.

(Дәвамы бар). Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас