

Өстәвенә, календарьда 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көненең бәйрәм булуы – безгә ихтирамның, хәстәрлекнең тагы бер мисалы. Шуңа җавап итеп, безнең буын район алдында торган бурычларны үтәүгә үз өлешен кертүне дәвам итә. Әйтергә кирәк, аларны яшь үзенчәлеге дә, дөнья мәшәкате дә куркытмый.
Алга куелган максатларыбызны тормышка ашыру, льготаларның, яшәешен контрольдә тоту, ярдәм оештыру кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итү урыннардагы советларга ышанып тапшырылган. Районда яшәүче 30 мең кешенең 10600ен пенсионерлар тәшкил итә. Шул исәптән, 8500 – картлык буенча пенсионер, 1 Бөек Ва-тан сугышында катнашучы, 98 тыл ветераны, 1172– сугыш чоры баласы.
Авыл советы авыл биләмәләрендәге советларның җитәкчеләре - тәҗрибәле, өлкәннәр язмышы өчен янып йөрүчеләр. Бу җәһәттән без Р.Галиев (Үрмәт), Р.Сәлихов (Аккүз), Л.Хисмәтуллина (Сүлте), Г.Сәлимова (Илеш мәгълүмат үзәге), Н.Хөсәенова (сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты), Х.Авзалова (район юл-ремонт төзелеш идарәсе) кебек ветераннар советы рәисләре хезмәтеннән аеруча канәгатьбез һәм рәхмәтлебез.
Бик күп өлкәннәр яшьләр арасында тәрбия, хәрби-патриотик эш алып бара, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша. Ветераннар Советы президиумы, муниципаль район хакимияте ярдәме белән өлкәннәргә кагылышлы “Ветеран ихатасы”, “Төпкелдә яшәүче ветераннарга - халык игътибары һәм хәстәрлеге”, “Хәстәрлек”,. “Яратам сине, тормыш!” конкурсында, “Өченче буын халык университеты” республика, программасында катнашу ветераннар активлыгын күтәрүгә этәреш ясый.
РФ Хөкүмәтенең «Өченче буын халык университетлары һәм социаль туризм турында»гы карарын, “Башкортстанда озын гомерлелек” проектын гамәлгә ашыру максатында өлкәннәргә күңелле ял оештыру, аларны файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәтләргә җәлеп итү чарасы күрелә. Агымдагы елда, башкалабыз Уфага, Бөре, ТРның Актаныш районы Пучы авылы, Мөслим районы, Минзәлә шәһәре буенча истәлекле экскурсияләр оештырылды.
Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән күрше Татарстан Республикасының Мөслим, Минзәлә, Актаныш районы ветераннары белән очрашып торабыз. Шулай ук Патриот паркында булдык. Районда 17 мең пунктта булып, ветераннарның тормышы белән таныштык, юбилейлары белән котладык.
Шуны да билгеләргә кирәк, “Гармония” өлкән буын вәкилләре белән аралашу клубы актив эшчәнлек алып бара. Анда безнең пенсионерлар теләп катнаша.
Йөреп торганда, кулда көч, йөрәктә дәрт булганда, актив тормыш алып бара, сөенеп яши өлкәннәр. Барысы өчен дә республика, район җитәкчелегенә, район Пенсия фондына, халыкны социаль яклау бүлегенә, безгә ихтирам һәм ышаныч белән караган халыкка рәхмәтлебез. Барлык өлкән буын кешеләрен бәйрәмебез белән котлыйм, сәламәтлек телим һәм көр күңел белән гомер кичерергә чакырам.
Анатолий РОМАНОВ, район ветераннар советы рәисе.