Маяк
+1 °С
Снег
җәмгыять
2 Октября , 09:05

Батырлар даны мәңгелек

“Атайсал” проекты чикләрендә районда актив эш алып барыла.

title
Батырлар даны мәңгелекБатырлар даны мәңгелек
Батырлар даны мәңгелек

Күптән түгел «Ватан көче» V Юбилей Республика форумының пленар утырышы Уфаның «Торатау» Конгресс – холлында узды. Анда 2021 елда төбәк җитәкчесе инициативасы белән башланган «Атайсал» проектын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы форумдагы чыгышында, якташлары кече ватанына ярдәм итү коралы буларак уйланылган «Атайсал» проекты биш ел эчендә чын иҗтимагый хәрәкәткә әверелде, дип ассызыклады. Бу вакыт эчендә анда 8 меңнән артык кеше катнашкан Алар 2 млрд сум чамасына 40 мең проектны гамәлгә ашырганнар.

— Без бу проектны башлаганда, әле аның уңышлы булачагын белми идек. Ләкин без нык аңлый идек — илебездә, республикабызда зур күңелле һәм олы йөрәкле кешеләр бар, алар үз бурычларын башкаларга, мохтаҗларга ярдәм итүдә күрәләр. Ватанга һәм кече Ватаныңа ярдәм итәргә. Һәм, мөгаен, бу кешеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә торган механизм булдыру дөрес булыр иде, — дип билгеләде Радий Хәбиров. — Бу бик изге проект. Ул реаль эшләр турында, чыннан да кешеләргә ярдәм итә торган мәсьәләләрне колачлый. Шул ук вакытта биредә беркем дә кешеләрнең теге яки бу эшкә күпме акча керткәнлеге буенча рейтингламый.

Илешлеләр “Атайсал” проектына беренчеләрдән кушылды һәм әле дә аны тормышка ашыру буенча активлар рәтендә. Районда һәм аннан читтә битараф булмаган бик күп якташлар яши – бердәм көч белән 91,5 сумлык 715 проект тормышка ашырылган. Мәчетләр төзелде, чишмәләр һәм җәмәгать территорияләре төзекләндерелде, мәктәпләр һәм мәдәният йортларына ярдәм ителде, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Форумда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ике каһарманның әнисе - Флүрә Хәким кызы Хәйретдинова «Атайсал — кече ватан» проектында актив катнашканы һәм керткән шәхси өлеше өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Флүрә Хәким кызы — ихтыяр көче зур булган хатын-кыз. Ул кайгысыннан сыгылып төшмәде, ә бөтен көчен аларның истәлеген саклауга һәм батырлыкларын оныттырмауга юнәлтте.

Үрмәттәге Ватанны саклаучы якташларга куелган һәйкәлне ачу зур тантанага әверелде. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары Тимур Зарипов, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Муллаголов, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары, барлык үрмәтлеләр катнашты.

Һәйкәлне төзүдә бераз матди ярдәм күрсәткән, уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган ата-аналарга - Флүрә Хәертдиновага, Рәмзия Закировага, Тәнзилә Якуповага, Әнфия Шәйдуллинага, Тәвис Мусиевка, Ләлә Галиевага, имам хәзрәт Радик Исмәгыйлевка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Һәйкәл геройлар турындагы истәлекне һәм киләчәк буыннар алдындагы җаваплылыгыбызны символлаштыра. Ул һәр карар артында үз гаиләләрен һәм Ватанын саклаган кешеләрнең гомерләре торуын искә төшерә. Шулай ук бу монумент хәтер урыны һәм тынычлыкка өмет символы булып тора.

Лира ГӘРӘЕВА.

Батырлар даны мәңгелек
Батырлар даны мәңгелек
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас