

Үз һөнәрен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Язмам герое да «Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең генеральный директорның финанс өлеше буенча урынбасары Лена Габбасова белемле, җаваплы, намуслы хезмәткәр буларак ихтирам казанган. Үзенең сабырлыгы, тырышлыгы, төгәллеге белән күпләрне сокландыра. Югары Яркәйдә яшәүче, бар гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Лена Микъдәм кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләде.
Лена Иштирәк авылында Гөлнәзирә Газиз кызы һәм Микъдәм Әгъләм улының эшсөяр гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Киров ис. колхозда (хәзер - «Мир» җәмгыяте) алдынгы механизатор булуы белән дан тотса, әнисе дә авыл хуҗалыгында төрле эшләр башкара, мактаулылар сафында була. Тату гаиләдә хезмәт сөеп үскән кыз кечкенәдән үк төгәллекне ярата, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Карабаш урта мәктәбен тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына бухгалтерлыкка укырга керә. 1981 елда кулына диплом алган яшь белгечне юллама буенча Калтасы районына җибәрәләр.
Биредә Чапаев ис. колхозга бухгалтер итеп тәгаенләнә һәм биш ай эшләгәч, баш бухгалтер итеп үрләтелә. Биредә үзенең гомерлек юлдашын – районыбызның Дөмәй авылы егете Дилбәр Фәүдәт улын очрата. Ул да Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, юллама буенча Калтасы «Сельхозтехника» предприятиесенә управляющий урынбасары итеп тәгаенләнә. Арытаба бар эшне җиренә җиткереп башкаручы Ленаны Калтасы районы авыл хуҗалыгы идарәсенә икътисадчы итеп алалар.
1985 елда Габбасовлар гаиләсе туган яклары Илешкә кайтып, Югары Яркәйдә төпләнә. Тәҗрибә туплаган бухгалтерга эшкә урнашу авыр булмый, ул Югары Яркәйдәге проект-смета төркемендә машинист булып хезмәт юлын дәвам итә. Арытаба аны «Илишевский водоканал» оешмасына баш бухгалтер итеп билгелиләр. Берничә елдан соң, оешма торак – коммуналь хуҗалыгы белән берләштерелгәч, Лена Микъдәм кызын Илеш районы буенча дәүләт салым инспекциясенә чакырып алып, салым инспекторы вазифасын йөкләтәләр. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтенең беренче көннәреннән үк тырышлыгы, тыйнаклыгы, һөнәренә бирелгәнлеге белән хезмәттәшләренең күңелен яулый. Шулай ук җәмәгать чараларында актив катнашуы, иптәшләренә ярдәмче булуы белән тиз арада коллективта үз кеше булып китә. Ә бухгалтер эше - мәшәкатьле, төгәллек таләп итә торган хезмәт. Аны яратып, намус белән башкарганы өчен БР Дәүләт салым министрылыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
2002 елда Иске Күктау авылындагы “Урожай” хуҗалыгы рәисе Айдар Мөхәрләмов баш бухгалтер вазифасына Л.Габбасованы чакырып ала. Шул көннән алып, 20 ел ул баш бухгалтер һөнәрен башкара. Еллар дәвамында бик күп уңай үзгәрешләр кичерә хуҗалык. Лена Микъдәм кызы биредә эш башлаганда, ширкәт-табышсыз, миллионлаган салым бурычы була. Айдар Җиһанша улы җитәкчелегендә һәм хуҗалыкның яңа командасы ярдәме белән авыр хәлдән уңышлы чыгып, барлык бурычлар бетерелә. 2019 елдан хуҗалык “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте итеп үзгәртелә. 2021 елдан үз һөнәре остасы Л.Габбасованы җәмгыятьнең генеральный директорның финанс өлеше буенча урынбасары вазифасына тәгаенлиләр.
Бүгенге көндә ул басучылык һәм терлекчелек продуктлары - сөт, ит, ашлык мал азыгы культураларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче үсеш алган авыл хуҗалыгы предприятиясе. Әлбәттә, бу уңышлар артында үз эшен биш бармагы кебек белгән, төгәл, таләпчән, иңмөһиме, һәрвакыт яңалыкка омтылучы Л.Габбасованың да тырыш хезмәте нәтиҗәсе бар. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланып, төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Лена Микъдәм кызы үзенең күркәм юбилеен күтәренке кәеф белән каршылады. Шулай булмыйча, яраткан һәм уңышлы һөнәре, иң мөһиме, аның һәр башлангычын хуплап, җан атып торучы гаиләсе бар. Юбиляр шәхси тормышында да бәхетле: гаиләсендә – үрнәкле хатын, яраткан әни, сөекле дәү әни. Тормыш иптәше Дилбәр Фәүдәт улы Андреевка авылындагы “ЛукойлУралнефтепродукт” җәмгыятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Балалары үсеп җитеп, югары белем алып, гаилә кордылар. Алар уңышлары белән якыннарын сөендереп кенә тора.
-Бүгенге көндә яраткан эшем бар, гаиләмдә барысы да әйбәт, тормышымнан канәгатьмен. Кайда гына эшләсәм дә, коллектив эш сөючән иде, гомумән, миңа яхшы кешеләр генә очрады. Тормыш иптәшем Дилбәргә, балаларыма зур рәхмәтлемен. Минем уңышлар артында аларның да өлеше зур. Һөнәремне бар күңелемне биреп башкардым, яраткан эшең, синең өчен өзелеп торучы гаиләң булу – иң зур бәхет, - ди Лена Микъдәм кызы.
Бәхет сызганып эшкә бирелгәннән килә, дигән сүзләр нәкъ Л.Габбасова турында әйтелгән кебек. Ходайга шөкер, дөньясы түгәрәк аның. Күңеленә канәгатьлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Әнә шулай, яраткан гаиләсе, хезмәттәшләре арасында сөенеп, корган дөньяларының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын үзенә.
Лира КӘБИРОВА.