Маяк
+1 °С
Снег
җәмгыять
4 Октября , 07:00

Ач сереңне, Зәңгәр күл

(Дәвамы). Мин үзем хәлле, тырыш гаиләдә туып-үстем. Тик язмышымда язылганнар аркасында, бу тормышта бала табудан мәхрүм идем. Аллаһ минем аһ - зарларымны ишетте. Ул миңа сине бирде.

title

Тик синең асрамага алынган бала икәнеңне гомер буе үзеңә әйтергә кыймадым, Светигым... Кичерә алсаң, кичер мине, балам. Үткенче чегәннәр таборының анасы Клавдия минем бала багудан мәхрүм булып ялгыз яшәгәнемне белә иде, сине алып килде. Сораган хакын артыгы белән биреп сине шатланып алып калдым. Баштагы мәлләрдә бик йончу булсаң да, тора-бара тернәкләнеп киттең. Тормышыңдагы тәүге адымнарыңны күрү бәхетләрен ничек кичерүемне, беренче авазларыңны, “әннә” дигән сүзләреңне ишетүдән минем ничек куанганымны бер Ходай үзе генә белә... Ак бантиклар тагып беренче тапкыр мәктәпкә баруың бүгенгедәй күз алдымда тора, кызым. Бер генә үкенечем калды, син мәктәп бетергәч, туган якларыңны эзләп табарбыз дип хыялланган идем. Тик тормышта барысы да син уйлаганча гына барып чыкса икән ул! Аллаһ инде аларын да насыйп итмәде, күрәсең. Тик шулай да, чегәннәрнең сине китергәндә, Уралдан, Башкортстан ягыннан килгәннәрен белдем. Миңа серне чишмәсәләр дә, берсеннән: “Без Зәңгәр күл якларыннан килдек” дигәнен ишетеп калдым. Хәтереңдә тот, кызым, “Зәңгәр күл”...Бу ниндидер шәһәр йә, авыл исемедер... Бәлки кырында “Зәңгәр күл” дигән суы да бардыр әле... Онытма, балам, онытма, “Зәңгәр күл”. Анда бәлки, синең туганнарың да яшидер... Нәселең, әти - әниең, картинәй - картәтәләрең дә бардыр әле.

Кызым, Светигым, бердәнберем минем, сиңа ике амәнәтем бар - тудырган әниеңне тапсаң, рөхсәт итсә, шул мизгелдә үк “әни” дип әйт. “Бераз өйрәним әле, шуннан соң әйтеп карармын”, - димә. ”Минем бер әнием бар инде”, - димә. ”Карап үстергән кеше генә әни була ул”, дип, сине тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп, тулгак авыртуларын кичереп тапкан әниеңне рәнҗетә күрмә берүк, балам. Андыйга бер генә дә бәхиллегем булмас. Тормышлар бит шулай корылган, язмышларың шулай юралган, Бәлки, сиңа ике әниле булып яшәү бәхете тигәндер, кем белә? Туганнарыңны, нәсел-нәсәбеңне тапсаң, минем кебек гомереңне чит якларда үткәрмә, кызым. Татар рухы ташып торган үз халкың арасында яшәргә тырыш. Бәхетле бул, балам! Син бәхетле булсаң гына, минем рухым тыныч булыр. Тагы да бер теләгем бар сиңа, әниеңне тапсаң, бергәләшеп минем каберемә килерсез, минем нинди чәчкәләр яратканымны үзең беләсең. Светигым, кадерлем минем, менә шушы инде минем сиңа карата булган соңгы хәстәрем. Рәнҗемә миңа һәм бәхетле бул! Минем шушы соңгы хатымны укыгач, чарасызлыктан күз яшьләреңне түкмә, балам. Адреслар ничек? Кайларга җавап языйм? - дип үз күңелеңне үзең өзгәләмә. Бары тик акыллы һәм бәхетле бул. Синең бәхетле тормышың минем шушы хатыма җавабың булыр. Синең яраткан әниең Сания.”

Саниянең шушы хатны язган мәлләрендә ак кәгазьгә тамган күз яшьләре өстенә, укыганда Светлананыкы да тамгандыр. Света биргән хат юлларын укыган вакытта Фәйрүзәнең дә күз яшьләре кәгазь битләрен чылатты. Тик бу туктаусыз аккан күз яшьләре кара кайгылардан түгелгән әрнүле күз яшьләре түгел иде. Ә икенче, бөтенләй икенче, бәлки, җир йөзендә булган кешелек бәхетендә синең дә өлешең булуын тоемлаудан барлыкка килгән бәхетле күз яшьләре иде...

Унбишенче бүлек

Шәрифә карчык Даниянең кызы Фәйрүзәнең баласын төшерткән мизгелдә барысын да аңлады. Кыз бала сау-сәламәт булып, җитлегеп дигәндәй туган иде. ”Ярый әле башы эшләп, Данияне көянтә-чиләкләр тоттырып Гыйбадлар коесына суга җибәрәсе итте. Ара ерак кына булганлыктан, тиз генә кайтып җитә алмас. Фәйрүзәсе һушсыз ята, бернәрсә дә сизмәде ахрысы, дип уйлаган Шәрифә яңа туган баланы пычрак йүргәкләргә төреп, караңгы һәм салкын чоланга чыгарып яшерде. Канлы төргәкне Соңрак Зәңгәр күлгә алып барып салырмын, дип уйлаган кортка бала турында бер мәлгә онытып җибәрде. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, Данияларне кайтарып җибәргәч, авылга чегәнннәр таборы килеп сугылды. Кичен сыктап яткан баланың тавышын ишеткән чегәннәр Клавдиягә баланы табып китерделәр. Бу хәлгә коты очкан Шәрифә нишләргә дә белмәде. Карга күзен карга чукымый, дигәндәй, нәрсә әйтергә белми арлы-бирле йөреп үрсәләнгән корткага ачуланып тормады чегән анасы: “Цыц, Шарифа! Ай - вай - вааай” дип бер ым кагу белән туктатты ул аны. Баланы “тәҗрибәле күзлек”тән әйләндереп-тулгандырып тикшереп чыккан Клавдия аның сау-сәламәт икәнен күреп, шунда ук бала имезгән яшь чегән хатынын чакырып кертте. Салкын чоланда ятып өшәнгән һәм ачыккан бала талап дигәндәй, чегән күкрәгенә ябырылгач кына Шәрифәне тынычландырырга теләгән Клавдия:

- Барысы да хорошо, Ромалы, я увезу ребенка... Никто не узнает, - дип бу эшкә нокта куйды.

“... Язмыш каләмнәре кулда булса,

- Үзем язар идем язмышны...,” - дип язган, имеш, бер шагыйрь. Бик тә булырга мөмкин. Шагыйрьләр алар язарга оста. Тик менә ул каләмнәр кешеләрдә түгел шул, ә Аллаһы Тәгалә кулында. Бу бәхетле очракта исә, исем-шәрифе Светлана булачак бу кызның язмышы шулай хәл ителде. Ул якты дөньяларга туып, аваз салмас борын балыкларга азык булып тереләй су төбенә китмәде, ә чегән анасы Клавдия ярдәме белән бала багарга зар-интизар булып, Краснодар краендагы бер өлкәнең Татар бистәсе дигән район үзәгендә яшәгән Сания дигән хатынга килеп эләкте...

Шәрифә исә, шулай ялгызлыкта авыл халкы белән аралашмыйча, хуҗабикәсе кебек картаюдан бер якка янтаеп утырган иске ярым җимерек өендә картлыгын каршы алды. Соңгы елларда аның зиһене таркала башлады. Вакыты - вакыты белән нәрсә эшләгәнен, кайда яшәгәнен дә аңламады ул. Йокысыз озын төннәрдә саташа башлаган кортка бер көзге төндә Җәләлтдин давылы котырган Зәңгәр күлгә кереп китте. Ни эшләгәнен белмәгән кортканың колагына туктаусыз яңа туган бала тавышы ишетелә иде. Ул бала аны күл уртасына чакыра, имеш. Инде менә барып җитәм, менә барып җитәм дигәндә, көймә дулкыннарга аркылы килде. Бер якка каплана башлаган көймәдә куркуыннан коты очкан Шәрифәнең чалшайган кара йөзе чалынып калды. Үз гомерендә күпме яңа туган баланы күлгә салган Шәрифә шулай итеп үзе дә күл төбенә китеп югалды. Дулкыннар ярга каккан капланган көймәне тапкан авыл халкы аһ! итте. Шәһәрдән су астында йөзүчеләр чакыртылды. Тик күпме эзләсәләр дә, Шәрифәнең мәете табылмады. Бары тик ярты еллап вакыт узгач, яз айларында Зәңгәр күлдән кырык чакырым ераклыкта урнашкан икенче күл төбеннән бер суга батып таркала башлаган хатын - кыз мәете таптылар. Халыкта: “Бу мәет калдыгын тикшергәннәр, ул Кызылъяр авылыннан Шәрифә дигән кортканыкы булган, имеш” дигән сүзләр йөрде. Кем белә? Күлләр үзара җир астыннан бер - берсе белән тоташкан икән” дип тә сөйлиләр бит, Тик Зәңгәр күл генә һәрвакыттагыча, үзе генә белгән төнге серләрен беркемгә дә сөйләргә теләмәде. Берчә тыныч кына, берчә котырынып, диңгезнекедәй чал башлы дулкыннарын ярга кагуын дәвам итте...

Уналтынчы бүлек

Бүген олы бәйрәм - Ураза гаете көне. Бу барлык Җир шары мөселманнары ихлас бәйрәм итә торган илаһи көндә Зәңгәр күл ярында урнашкан Кызылъяр авылында аеруча бер тантана хокем сөрә иде. Изге бәйрәм рухы биләгән тирә-якта шатлыклы әңгәмә, ихлас сәламләшү, балаларның көлү авазлары яңгырый. Шушы һәр тарафны биләгән бәйрәм тантанасы зәңгәр күктәге иртәнге кояшның җылы һәм якты нурлары булып җиргә сибелә. Бәйрәмгә җыелган кешеләр генә түгел, хәтта авылның барлык өйләре, матур итеп буялган капка-коймалар, капка алдындагы утыргычлар да бүгенге бәйрәмгә шатланып көлеп торган кебек иде. Татар халкының: “Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый” дигәненә туры килгәндәй, Кызылъяр мәхәлләсенең яше-карты бирегә җыелган. Чал башларына гает бәйрәме уңаеннан гына тотынылган укалы түбәтәйләрен каплаган авыл аксакаллары, сандык төпләреннән елга берничә тапкыр гына чыга торган күлмәкләрен кигән, башларына аркаларыннан төшереп эре чәчкәле кәшемир яулыкларын бәйләгән апалар һәм әбиләр, шулай ук гаетчә киенергә тырышкан яшь - җилкенчәк, үсмерләр һәм балалар - бар да матур иде бүген. Бәйрәмгә хәтта бәгъзе вакытларда “Диндә - иман үрнәк, көндә - Иван үрнәк” дип, мәчетне урабырак үтеп йөрүчеләр дә килгәннәр. Гаеткә җыелган һәр кешенең йөзендә бәхетле елмаю. Бәхетлеләрнең бәйрәмнәре бергә килә, дигәннәре бүгенге тантанага бик тә туры килә шул. Бүген - ягъни нәкъ гает бәйрәме көнне Кызылъяр авылында өр-яңа мәчет ачылу тантанасы да көтелә. Шушы авылда кайчандыр якты эз калдырып яшәп киткән ак әби Мөшәрәфә абыстай әйткәнчә: “Изге эштә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез” дигән сүзләре бик дөрес икән. Беренче нигез ташы салынуга алты ай дигәндә, авылның нәкъ уртасында кайчандыр авылның иман кальгасен тоткан данлыклы Җәләлтдин хәзрәт яшәгән нигездә мәһабәт мәчет күтәрелде. Бу изге эшне башкаручыларның тырышлыгы белән яңа мәчет Ураза гаете көненә өлгертелеп, дин кысрыкланган Совет чорларында да иманын югалтмаган Кызылъяр авылы халкына үз ишекләрен ачты. Изгелекне ил онытмый, дигән халык әйтемендәгечә, авыл халкы серле рәвештә фаҗигале вафат булган Җәләлтдин хәзрәтне беркайчан да онытмады. Инде байтак еллар үтсә дә хәзрәтнең якты образы һаман да халык күңелендә сакланып килде. Аның изге тормыш юлын һәрвакыт үзләренә үрнәк итеп искә алдылар. Аның рухын һичкайчан да догасыз калдырмадылар. Шуңа күрә яңа ачыласы авыл мәчетенә исем сайлау бер кыенлык та, икеләнүләр дә тудырмады. Мәчеткә халык бердәм рәвештә Җәләлтдин хәзрәтнең исемен бирде. “Малаем исән - сау якты дөньяларга аваз салса, мәчет салдырам” дип, изге ниятен әйткән Уфаның татар зыялысы автотранспорт корпорациясенең генераль директоры, Русиянең атказанган автотранспорт хезмәткәре Хәйдәр Мансур улы Зарипов үз морадын тормышка ашырды. Аллаһның кодрәте белән мәчет әйтелгән вакытка төзелеп бетте. Яңа мәчеткә авыл халкы күңелендә онытылмас якты хәтирә булып сакланган изге җан - Җәләлтдин хәзрәтнең исемен бирергә булдылар.

Уфаның перинаталь үзәгендә кызыннан кала, икенчегә тупылдап торган малай табып алган Фәйрүзә “Үз бәхетемә үзем күз тидермим” дип, эчендәге шатлыгын тышка чыгарырга да куркып ятты баштагы мәлләрдә. Тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп тапкан кечкенә малаен беренче күрүдә үк, яңа гына кичергән газаплы авыртынуларын бер мизгелдә оныткан хатын “клон” дип бәхетле елмаеп куйды. Малай чыннан да әтисе Хәйдәрнең турыдан - туры эшләнгән күчермәсе кебек иде. “Бишектәге бишкә төрләнә”- дисәләр дә, кызы Светлананың да, яңа гына дөньяга аваз салган малаеның да әтиләренә охшавына ул ихлас сөенә генә. Үзе белән бер палатада яткан яшьләргә карый да аптырап китә хатын. Ул шатланулары, ул, мактанулары палатага сыймый коридорга ургыла, ачык тәрәз аша урамга тарала. Берсе өстән кычкыра, икенчесе, ягъни, ата ролен уйнаучы япь - яшь егет астан дәшә. Бер-берсен котлашалар, киңәш-табыш итешкән булалар. Әйтерсең хастаханәнең бишенче катында тәрәзә аша карап торган яңа гына әни булган кыз белән урамда басып торган ир ишарәте булган егет бар дөньяда икесе генә калганнар. Берсен-берсе тыңламый бергәләп тә кычкырышалар. Мәхшәр инде, чын мәхшәр. Күренеп тора, яшь әниләр әле тормышның ачысын-төчесен татымаганнар. Аларга алдагы тормыш әле ал күзлек аша күренәдер. “Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә” дигәндәй, бу яшьләрдә Фәйрүзәдәге сабырлык юк, әлбәттә. Тик шулай да, ул аларга бары тик бәхет кенә тели. “Бәхетле булсыннар, минем кебек тормышта авырлыклар кичермәсеннәр”, - дип, ихлас теләкләрен юллый ул аларга. Аның “тормыш китабы” дигән гыйбарәне ишеткәне бар бит. Менә шул “тормыш китабы” дигәннәре ул һәркемнең үзенеке генә буладыр ул. Ягъни беркем дә башкаларның тормыш юлын кабатламый. Беркем дә икенче кешенең язмышын яңа кием киеп караган кебек үзенә сайлап яки сатып алалмый ич. Әйе, һәркемнең үз тормыш китабы... Шәхсән үзенә генә хас булган маҗараларга бай булган үз язмышы... Ә бит аның да сикәлтәле тормыш юлларында ачлы-туклы булып, бала табу йортының чиләкләр, швабралар саклана торган караңгы чоланында яшәгән чаклары булды. Тормыш юлында яклаучы һәм саклаучы фәрештәдәй булган Светлана Мәрдановна кебек изге җаннар да очрап торды. Бу килештән ул аларга гомере буе рәхмәтле булып яши. Хәйдәре белән дә зур югалтулар, авырлыклар аша табышуын ул Ходай биргән язмышка бәйли. Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр, күрәсең.

(Дәвамы бар). Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас