Маяк
+1 °С
Снег
җәмгыять
4 Октября , 10:00

Кояш булып балкыр чаклары

"Язмышымның сукмакларын үзем сайладым. Юлларымда сикәлтәләр булса, ничек кирәк — шулай җайладым һәм яшәдем..."

title
Кояш булып балкыр чакларыКояш булып балкыр чаклары
Кояш булып балкыр чаклары

«Язмышымның сукмакларын үзем сайладым. Юлларымда сикәлтәләр булса, ничек кирәк — шулай җайладым һәм яшәдем. Гомер көзләренә кергән чакта бер генә теләгем бар: Ходай биргән гомернең һәр тамчысына шөкер итеп яшәргә язсын. Гомер үтә дип үкенмим, уфтанмыйм да. Уфтанырлык юллар үтмәдем. Булганына һәрчак канәгать булдым. Яшәешем, бу гомерем — Ходай миңа биргән иң зур бүләк. Шул бүләкнең кадерен белеп яшәү әле миңа бик кирәк», — дип башлады сүзен бүгенге язмам герое.

Аннан соң ул күңелендә йөрткән иң зур теләге белән уртаклашты:

— Бу дөньяга, бөтен җир шарына тынычлык телим. Тынычлык булса, менә бу куллар белән бар нәрсәне дә эшләп була. Балаларны, оныкларны уйлыйм. Алар да безнең кебек һәр кояшлы көнгә сөенеп яшәргә тиеш бит.

Агымдагы елда үзләренең матур гаилә бәйрәмнәрен каршы алырга әзерләнүче Югары Яркәй авылында яшәүче Гөлүзә һәм Вәдил Мирзаяновлар белән очрашу әнә шулай башланды. Җитмеш яшьләренә аяк баскан, Илешнең хөрмәтле кешеләре булган бу пар бүген дә бер-берсенә терәк булып, матур гомер кичерә.

Туган яклары турында сүз кузгаткач, Вәдил әфәнде хәтта бераз аптырап та калды:

— Ничек инде белмисез? Мин бит Шәммәтнеке, Сөн буенда туып-үскән егет. «Биш баланы булмаса да, әнкәй безне дә Сөн суында юган иң элек», — дигән юллар безгә дә бик якын. Бөек шагыйребез Роберт абыйның авылдашы булу — Шәммәт халкы өчен зур горурлык. Димәк, безгә, Шәммәтләргә, балачактан ук ныклы нигез салынган. Кендек өзелгән җирдән язмыш мине читкә җибәрмәде. Шуның белән бәхетлемен. Шулай булмаса, унсигез яшемдә үк, 1976 елда, Мәскәүгә — Кремльдәге Съездлар сараена делегат булып бара алыр идемме соң? Бер атна буе Кремль сараеның хөрмәтле кунаклары булып яшәдек. Димәк, хезмәт юлымны да съездга делегат булырлык итеп башлап җибәргәнмен, - диде.

Ике ел хәрби армиядә булып кайткан егет озак уйлап тормый — хезмәт юлын эчке эшләр органнарында башларга карар итә. Хәрби хезмәттә алган мактау кәгазьләре дә, эшкә җаваплы карашы да җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмый. Тантаналы рәвештә яшь белгеч кулына «Авыл участковые» дигән документ тапшыралар.

«Халык мәнфәгатьләрен саклаучы, яклаучы кеше син. Дүрт авыл җирлегендә яшәүче кешеләрнең әхлакый тәрбиячесе дә син», — дип тә ныклап аңлаталар аңа.

Бер кулына чемоданын тотып, икенче кулына яңа тормыш юлында янәшә атларга әзер булган Гөлүзәсен җитәкләп, яшьләр Исәмәт авылына килеп урнаша.

— «Бер күрүдә гашыйк булу» дигән әйтем дә юктан гына тумагандыр, мөгаен.

— Хакимият бинасына бер документ тутырырга гына кергән идем. Шунда Гөлүзәне күрдем дә… коелып төштем. Ул да миңа бер генә сирпелеп карады. Бер-беребезгә кирәклегебезне күзләр белән аңлаштык. Шуннан башлап без һәрчак бергә. Мин кайда — ул шунда, — дип елмая Вәдил әфәнде.

Сөн буйларында туып-үскән егет белән кыз шулай тиз табыша. Егет сөйгәнен авылына да матур итеп чакыра:

«Әйдә безгә,
Сөн буена кунакка барасыңмы?
Тик онытма:Сөн буенда гомергә каласыңны…»

Сөн буендагы Иске Татыш кызы Сөн буендагы Шәммәтне дә тиз үз итә.

— Бер-беребезгә терәк булып инде күп еллар яшибез. Ике бала үстердек. Улыбыз Илшат та, кызыбыз Гөлшат та югары белем алдылар. Икесе дә гаиләле, Уфада яшиләр. Илшатның ике баласы бар, Гөлшат белән киявебез бер бала тәрбиялиләр. Бүген без өч оныкның яраткан картәтисе белән картинәсе, — дип сөенеп сөйлиләр Мирзаяновлар.

Участковый хезмәте җиңелләрдән булмый. Дүрт авыл өчен берүзе җавап тота ул. Аның эш урыны — кабинет түгел, ә халык арасында. Һәр гаиләнең хәлен ул папкасында түгел, хәтерендә саклый: кем ничек яши, гаиләдә тәртип ничек, балаларга, өлкәннәргә игътибар җитәме?

Авыл халкы аны бары тик протокол төзүче тәртип сакчысы итеп түгел, ә ихлас ярдәмче, киңәшче, дус итеп кабул итә.

Характер ныклыгы, кешеләрне аңлый белү, гаделлек — боларның барысы да Вәдил Вәгыйз улының хезмәтендә төп сыйфатларга әверелә. Торачы авылы халкы аны хәтта авыл Советына депутат итеп тә сайлый.

Үзе әйтүенчә, ул вакыттагы участок уполномоченныйлары хезмәте халык белән иң якын эшләүче тармакларның берсе була.

— Участок милиционерына күп вазифа йөкләнде: җинаятьчене эзләүче дә, юл хәрәкәте иминлеген саклаучы да, паспорт-виза хезмәткәре дә. Кирәк чакта беренче медицина ярдәме күрсәтүче дә, хәтта ут-янгын сүндерүче дә булырга туры килде. Хокукларыбыз да җитәрлек иде, хезмәтебезгә карата хөрмәт тә зур булды. Һәр эшебез кануннарга һәм әхлак нормаларына таянып башкарылды, — дип искә ала ул хезмәт елларын.

Лаеклы ялга чыккач та, Вәдил Вәгыйз улы тагын унбиш ел «Транснефть» компаниясенең тәртип саклау хезмәтендә эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, кешеләргә хөрмәт, туган якка мәхәббәт, хезмәткә җаваплы караш — аның тормыш юлының матур бизәге булып кала.

Гомер буе халык ышанычын аклаган участок инспекторы бүген дә кешеләр арасында. Тик хәзер инде аның кулында — Коръән китабы.

— Үзеңнән соң дога кылырлык буын калдыру — минем иң зур хыялым. Шәммәт авылында муллалар хезмәте беркайчан да өзелмәде. Күрше бабай мулла иде. Аның вәгазьләрен бирелеп тыңлый идек. Диннең кешеләргә бары тик изгелеккә юл күрсәтүен аңлап үстек. Хөрмәтебез шулкадәр зур булды: соңыннан аның каберенә җыелышып таш та куйдырдык, — дип искә ала ул.

Бүген Мирзаяновлар тормышларыннан бик канәгать.

— Кайнап тора тормышыбыз. Күп җирләрдә йөрибез, дөнья матурлыгын күрәсе килә. Эшләнмәгән эшләр дә, җырланмаган җырлар да әле бар. Планнар зурдан. Дөнья көтәргә вакыт җиткән икән — рәхәтләнеп дөнья көтәбез. Татыш белән Шәммәт арасына тузан төшермибез. Авылдашлар сагындыра, авыл сагындыра, Сөн буйлары сагындыра, — диләр алар.

Гөлүзә ханымның да күңелендә кадерле бер хыялы яши икән — зур чәчәк бакчасы үстерү. Кая гына барса да, матур бакчалар яныннан сокланмыйча үтә алмый ул.

Мирзаяновларның йорт-җире дә, тормышы да күркәм. Ихатадагы тәртип, ныклы кул белән башкарылган эшләр Вәдил абыйның уңганлыгын күрсәтсә, өйдәге пөхтәлек, җылылык һәм матурлык Гөлүзә ханымның уңган хуҗабикә булуын сөйли.

Мирзаяновлар бүген гомер юлларының һәр мизгеленә рәхмәт әйтеп яшиләр. Чигәләргә карлар кунса да, аларның әле кояш булып балкыр чаклары бар. Балалар, оныклар белән аралашып, гомернең тәмен тоеп яшәү — тормышның иң матур мәле түгел мени?

Марьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас