

М.Горький ис. кооперативның бозау караучысы Нәфисә Вәлиева – шундыйларның берсе.
Нәфисә Радик кызы Лена авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Бәләкәйдән хезмәт сөеп, эшчән, тырыш булып үсә. Авылда мәктәп ябылу сәбәпле, гаиләләре Бишкурай авылына барып төпләнә. Ул Бишкурай урта мәктәбен тәмамлагач, белем алуын Уфа һөнәри-техник училищесында дәвам итә. Укуын уңышлы тәмамлап сатучы белгечлеге буенча диплом алгач, хезмәт юлын башкалада һөнәре буенча башлый. Тырышып, намуслы эшли ул. Арытаба язмыш җилләре аны Сеңрән авылы егете Нурислам Рифкать улы белән таныштыра һәм бераз очрашып йөргәч матур итеп гаилә коралар.
Бер эштән дә куркмаган Нәфисә М.Горький ис. кооперативның Сеңрән сөтчелек фермасына учетчы булып төшә. Арытаба һөнәре буенча эшләү теләге көчле була аның, ул Сеңрән авылындагы райпо магазинында эшли башлый. Биредә озак эшли алмый кыскартуга эләгә. Тик утырырга яратмаган Н.Вәлиева халыктан сөт җыя башлый. Сөт җыю авылда зур түземлелек һәм ихтыяр көче сорый торган хезмәтләрнең берседер, мөгаен. Яңгыр яусада, буран дуласа да, сөт җыючы эш урынында булырга тиеш. Аңа хәтта бер көн ял да каралмаган.
Нәфисә Радик кызы үз вазыйфа бурычын зур җаваплылык белән башкара. Өстәвенә, М.Горький ис. кооператив савучыларын ял иттерергә дә вакыт таба. 12 ел намуслы хезмәт салгач, Сеңрән сөтчелек фермасында бозау караучы булып эшли башлый.
- Йортта да мал асрагач, бозау карауның бер авырлыгын күрмим. Таң белән эшкә килүне дә авырсынмыйм, өйрәндек инде. Яшь бозаулар – чыннан да бала кебек инде алар: чирләсәләр – үзең дә чирлисең, көяләнәсең, елый башлыйсың дигәндәй. Иртәнге сәгать бишкә эшкә киләбез. Бозауларны эчерәбез, ашатабыз. Бүгенге көнгә төркемдә 60 баш бозау үстерелә. Җаваплылык зур. Өч айлап караганнан соң, аларны икенче кеше тәрбияли. Үзем яңадан яңа туган бозауларны җыю эшенә тотынам. Эшем ошый. Әле караган бозауларымны тормыш иптәшем Нурисламга тапшырам. Исән-сау гына булсыннар.
Бозаулар алдыннан сыйфатлы азык өзелми, аларны төрле витаминнар белән баетып ашатыла, үлән төнәтмәләре дә эчерелә. Яхшы тәрбия булгач, аларның сакланышы да әйбәт, - ди Нәфисә Радик кызы үзенең эше белән таныштырып.
Алдынгы терлекченең тырыш, намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан һәрдаим билгеләп үтелә. Агымдагы елда район Сабантуенда Нәфисә Вәлиева күпьеллык фидакарь хезмәте өчен БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Гаиләсе белән дә бәхетле авыл уңганы. Тормыш иптәше Нурислам белән матур дөнья көтәләр. Өч балага – Руслан, Денис, Рәмискә гомер бүләк иттеләр. Улларының өчесе дә армия сафларында хезмәт итте. Олы улы Руслан гаиләле, тормыш иптәше Розалия белән уллары Тимурны һәм кызлары Раянаны тәрбиялиләр.
Эшләре авыр, хезмәтләре өчен түләүдә тоткарлыклар булса да, тырыш, тыйнак терлекчеләр зарланырга өйрәнмәгән, үзләре алдына куелган бурычны намус белән үтиләр, илебез табынын баетуда лаеклы өлешләрен кертәләр. Авыл хуҗалыгы әнә шундый уңган-булган хезмәтчәннәренә таяна.