Маяк
+5 °С
Облачно
җәмгыять
8 Октября , 09:05

Проблемалар хәл ителә

Урындагы инициативаларны яклау программасы авыл биләмәсендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бүлә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Проблемалар хәл ителәПроблемалар хәл ителә
Проблемалар хәл ителә

Авыл биләмәләре шушы, программага кереп, халык белән берлектә нинди дә булса эш башкара.

Кадер авыл советы авыл биләмәседә бу программада актив катнашып, hәрберсендә җиңү яулый. 2016 елдан башланган программа нигезендә бик күп халыкны борчыган проблемалар хәл ителде. Агымдагы елда Кадер авыл биләмәсендә әлеге программа нигезендә булдырылган “МТЗ-82” тракторы өчен асылмалы җиһазлар алынды. Бу җәһәттән Кадер авылында күркәм бәйрәм чарасы узды. Чарага килгән халыкны биләмә алдында көзге муллыктан оештырылган күргәзмә каршы алды. Бәйрәм күңелле уеннар, матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов инициатив төркемгә һәм барлык авыл халкына ихлас рәхмәтен җиткереп, бу проектның уңышы — һәркемнең уртак хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

Гөлләрия РӘХИМОВА, Кадер авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас