

Спортның бу төре һәвәскәрләр өчен арзан актив ял да. Бу саф һавада вакыт уздыру, кышын тауларга чыкмыйча, дәрт һәм адреналин алу өчен менә дигән ысул.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Көчлеләргә - җиңү” - шундый девиз белән үтте Йонны авылындагы чирәмдә чаңгы ярышлары. Әлеге спорт төре чаңгыда йөрүчеләрне бу мизгелдә җәлеп итү үзәгенә әверелде.
Бәйрәмне шәхси эшкуар, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалаучы Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рүзил Мәгъданов үз призына икенче ел рәттән үткәрә. Ярышларга масштаб һәм әһәмият биреп, мәртәбәле кунак - Русия биатлончылар берлеге президенты, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры һәм өч тапкыр дөнья чемпионы, биатлончы Виктор Майгуров, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашты.
Хакимият башлыгы катнашучылар алдында сәламләү сүзендә мондый вакыйгаларның авылны үстерү һәм яшьләрне тәрбияләү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Илүсә Хөснетдинова да җылы теләк сүзләре җиткерде. Аның мисалы - спортта яшь чикләүләре булмавы, ә үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек һәрвакыт уңыш югарылыгына китерә икәнлеген ачык дәлилләү булып тора.
Ярышлар киң яланда, яшел чирәмдә оештырылып, стартчылар өчен бар шартлар да тудырылган иде. Стартка күрше Дүртөйле районы, Нефтекама шәһәре, Татарстан Республикасы Актаныш районы һәм үзебезнең районның 10 яшьтән 65 яшькә кадәрге спортчылар чыкты. Трассада чын спорт дуслыгы рухы хөкем сөрде. Катнашучылар чыдамлык һәм осталык күрсәтеп, чирәмдә чаңгы узышлары физик форманы тикшерү генә түгел, характерны чыныктыру да икәнлеген исбатлады.
Ярышларга темп, спортчыларга дәрт өстәп, ВикторВикторович үзе трассага чыкты һәм эстафетада катнашты.Бу момент ярышларга чынчынлап мәртәбә бирде һәмтамашачыларда һәм катнашучыларда дәртле хис-кичерешләр уятты.
-Бүген һава торышы дачирәмдә чаңгыда узышугауңайлы. Гадәти булмаган хискичерешләрне тоям. Чынлапта, мин беренче тапкыр мондыйспортта катнашам. Монытренировка процессындапрактик кулланырга кирәк,дип уйлыйм. Биатлончыларгаһәм чаңгычыларга бу хактасөйләргә, тәҗрибә уртак лашырга кирәк, чөнки йөкләнеш кышкыга да охшаган.Бу кышкы тренировкаларалдыннан яхшы әзерлекбулачак, - дип уй-хисләребелән уртаклашты ВикторМайгуров эстафета өлешендәкатнашканнан соң.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, 18 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында 1 урынны – Дарина Хәйретдинова, 2 – Алмазия Закирова, 3 урынны Милена Миңнеәхмәтова алды. Шул ук категориядә ир-егетләр арасында беренчелектә - Наил Зарипов, икенчедә - Тахир Камалов, өченче дә Айназ Сәмигуллин булды. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында хатын-кызлардан Оксана Гыйззатова – 1 урынны, Зира Чурмантаева - 2, Илүсә Хөснетдинова 3 урынга лаек булды. Ир-егетләр арасында Рөстәм Мусакаев – 1, Юрий Пластеев – 2, Радик Хәбибуллин 3 урынга чыкты.
Эстафетада пьедесталның беренче урынында Юрий Пластеев, Дарина Хәйртдинова, Наил Зарипов, икенчедә – Марат Гыйззәтов, Алмазия Закирова, Рөстәм Мусакаев, өченчедә Рәгыйн Ильясов, Оксана Гыйззәтова, Радик Хәбибуллин булды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Чара гаять җылы, рухи һәм дустанә атмосферада узды. Ә ярышлар тәмамлангач, барысы да тәмле пылау һәм чәй белән сыйланды. Әйтергә кирәк, спорт бәйрәме спортчыларны, җанатарларны һәм хөрмәтле кунакларны берләштерде, чын ихтыяр көченең киртәсез булуын исбатлады.
Турнирны оештыручы Рүзил Мәгъданов сүләренә караганда, чирәмдә чаңгыда шууны арытаба үстерүгә зур өметләр баглана:
-Үзем бәләкәйдән үк чаңгыда шууны яратып үстем. Кар беткәч, җәен дә йөрисе килә. Хәлдән чыгу юлын таптым – чирәмдә йөрүне. Ниһаять, менә икенче ел рәттән ярышлар оештырабыз. Дусларым – бүгенге мәртәбәле кунагыбыз Виктор Майгуров, “Матч ТВ” телеканалы комментаторы Дмитрий Губерниев бертавыштан хупладылар. Әлегетөр спорт – хәвефсез. Анда йөргәндә бөтен организм эшли. Авылларда аны, һичшиксез, үстерергә кирәк. Бу үзебездән генә тора. Гаиләләр, дуслар белән шөгыльләнергә, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Биредә кыш көне дә яктыртылган чаңгы трассасы булачак. Теләгән кеше килеп, рәхәтләнеп чаңгыда шуа алачак. Барысы да сәламәт яшәү рәвеше өчен. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк, - диде Рүзил Риф улы.
Чыннап та, бу чемпионат спорт бәйрәме генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен һәм массакүләм спортны пропагандалауда мөһим адым булды. Йонны авылындагы вакыйга спортның төрле яшьтәге һәм территориядәге кешеләрне берләштерүен, характер, ихтыяр көче һәм актив яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләвен ачык күрсәтте. Ә иң мөһиме - мондый вакыйгалар яшь буынга үрнәк булып тора, җиңүләргә юлның туган авылыннан башлануын исбатлый. Бу көнне оештыручыларга, иганәчеләргә һәм спорт үсешенә ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ярышлар күркәм традициягә әверелер һәм елдан-ел күбрәк катнашучылар һәм җанатарлар җыяр, дигән ышанычта калабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.