

Бина түбәсе бик начар хәлдә иде. Бирегә һәр кеше үз сораулары һәм мәшәкатьләре белән килә торган урын. Ниһаять, урамга тагы да ямь өстәп, бинаның түбәсе өлешчә алыштырылды; керү урыны тулысынча яңартылды һәм уңайлык тудырылды; фельдшерлык пунктында косметик ремонт ясалды - стеналар, түшәмнәр штукатурлап буялды. Киләчәктә электр үткәргечләрен алыштыру мәшәкатьләре тора.
Хәзер бина заманча төс алды, ә иң мөһиме - һәркем өчен уңайлылык тудырылды. Биредә, хакимияттән тыш, фельдшерлык пункты һәм Р.Мусин ис. җәмгыять бухгалтериясе дә урнашкан. Ирешелгән уңышларыбыз - уртак җиңү.
Акча средстволары халык, спонсорлар, шулай ук муниципаль һәм республика бюджетларыннан тупланды. Мөһим эштә халык төп этәргеч көч булды - акча җыюда, вак-төяк эшләрдә булыштылар һәм ремонт барышына хәбәрдар булып тордылар.
Инициатив төркем - Клара Заһидуллинага һәм Гөлфия Кәрамовага аеруча рәхмәтлебез. Җаваплы һәм үз бурычларына җитди караулары өчен биләмә башлыгы Ришат Хәбибов аларга Мактау грамоталары тапшырды.
Бу көн чын бәйрәмгә әверелде - авылдашлар концерт номерлары әзерләде, ә ветераннар һәм халык чын күңелдән проектка көч һәм күңел салган һәркемгә рәхмәт белдерде.
Гөлшат ГАРИФУЛЛИНА, Игмәт авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.