Маяк
+7 °С
Облачно
җәмгыять
10 Октября , 07:30

«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр

Республикада тормышка ашырылучы «Эшлекле гамәлләр» программасы кысаларында мәктәбебездә мөһим эш башкарылды — тышкы суүткәргеч линиясе реконструкцияләнде. Төзелеш-монтаж эшләрен «Уют» җәмгыяте подряд оешмасы башкарды.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр
«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр

Мәктәпне һәм газ котельнясын су белән тәэмин итү элек тә булган. Әмма күп еллар хезмәт иткән иске металл торбаларның тузуы һәм коррозиягә бирелүе суүткәргечтә аварияләр килеп чыгу куркынычын арттыра иде. Бигрәк тә кышкы чорда мондый хәл мәктәпнең эшенә һәм җылыту системасына кыенлыклар китерергә мөмкин.

Эш барышында иске металл коммуникацияләр тулысынча сүтелде, алар урынына яңа пластик торбалар салынды. Суүткәргеч үзәк магистраль трассадан мәктәпнең подвал бүлмәсенә кадәр, шулай ук газ котельнясы бинасына кадәр сузылды.

Системаны эксплуатацияләү һәм техник хезмәт күрсәтүне уңайлы итү өчен бетон коелар да урнаштырылды.

Бүген яңартылган суүткәргеч челтәре мәктәпнең тотрыклы эшләве өчен мөһим шартларның берсе булып тора. Мәктәп ашханәсенең, шулай ук газ котельныеның эшләве өчен кирәкле су белән тәэмин ителүе — уку процессының өзлексезлеге өчен дә мөһим.

Мәктәп коллективы «Уют» җәмгыяте директоры Н.Гайнуллинга һәм подряд оешмасының барлык хезмәткәрләренә эшләрне оператив һәм сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерә.

Шулай ук Череккүл авыл биләмәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Г.Шәйхетдиновага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мәктәпнең проблемасына игътибар итеп, аны «Эшлекле гамәлләр» программасы кысаларында хәл итүгә ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Авыл җирендә мондый эшләрнең әһәмияте аеруча зур. Чөнки яңартылган һәрбер инженерлык челтәре — кешеләр өчен уңайлы шартлар, учреждениеләрнең тотрыклы эшләве һәм киләчәккә ышаныч, дигән сүз.

Гөлнара ЛАТЫЙПОВА, мәктәп директоры. Түбән Череккүл авылы.

«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр
«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр
«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр
«Эшлекле гамәлләр» — реаль нәтиҗәләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас