

Минем дә уңган гаилә турында бәян итәсем килә. Бүгенге язмам җырларда җырланган, шигырьләрдә макталган данлыклы Шәммәт авылында тату гомер кичерүче Шәвәлиевлар гаиләсе хакында.
Глүс Гөлсинә һәм Инсаф Шәвәлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Абыйсы, сеңлеләре белән бергә, картәниләренең, әти-әниләренең нәсихәтләрен тыңлап үсә. Бәләкәй чактан шаян, эшчән була ул. Җәйге каникулларда колхозда хезмәт сала.
Шәммәт башлангыч, Аккүз урта мәктәбен тәмамлау белән хәрби хезмәткә алына. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайту белән колхозда тракторга утыра һәм һөнәренә тугры кала. Колхоз нинди генә исемнәр белән аталса да, нинди генә вакыйгалар булса да Глүс Инсаф улы һәр туар таңны тракторы белән хезмәттә каршылый. Бүгенге көндә үзенең шәхси тракторы белән һәрвакыт ярдәмгә әзер ул.
Тормыш иптәше Гөлназ Фәһимә һәм Рәхимҗан Сәетовларның көтеп алынган беренче кызлары. Шул рәвешле, дүрт туганына ныклы терәк була. Әти-әнисе таң яктысыннан төн караңгысына кадәр колхоз эшендә була. Хуҗалыкның төрле тармагында фидакарь хезмәт сала алар. Гөлназ дәү әнисе белән бергәләп, апайларын караша, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Ул бәләкәйдән хезмәт сөеп, тырыш булып үсә. Аккүз урта мәктәбеннән соң Уфа медицина училищесында белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Шәммәт фельдшерлык пунктында һөнәре буенча башлый. Авылдашларының сәламәтлеген кайгыртып яши.
Авылдашы Глүс белән бераз очрашып йөргәннән соң, алар гаилә кора. Тормышларын матурлап бер-бер артлы балалары – Илнара, Илүсә, Илгизә,Илзирә, Нәфис туа. Тату гаилә үз көчләре белән матур йорт тергезеп керә. Биш баланы Шәвәлиевлар үзләре үрнәгендә: тырыш, гадел булырга, хезмәтне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәп үстерәләр. Кызлары Илнара Нефтекама шәһәрендәге машина төзү колледжында белем ала. Илүсә Кушнаренко авыл хуҗалыгы кол- леджында бухгалтер белгечлегенә ия була. Илгизә ТРның Минзәлә педагогия колледжында тәрбияче һөнәрен үзләштерә. Кызларның өчесе дә Лаяшты авылы киленнәре. Илзирә белән Нәфис Аккүз урта мәктәбендә белем ала.
Бәхетле гаиләнең йорты ерактан балкып, үзенә тартып тора. Бу өйдә уңган, тырыш гаилә яшәгәне күренеп тора. Капка алдыннан ук тәртип башлана.
Бүген Шәвәлиевлар өч оныкларына бәхетле картәни һәм картәти дә. Алар мул, бәрәкатле гомер кичерәләр. Гөлназ ханым тәмле аш-сулары, ризыклары белән якыннарын сөендереп кенә калмый, ул бакчачы да әле. Тәрәзә төпләрендәге күзләрнең явын алырлык гөлләренә, бакчадагы хуш ис таратып утырган аллы-гөлле чәчәкләренә сокланмаган кеше юк.
Тату гаилә - бәхетнең нигезе. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәттә яшәгән парлар, hәрвакыт күңелдә хөрмәт hәм соклану уята. Илдә тынычлык булсын, матур гаиләләр hәм бәхетле сабыйлар тусын. Шулай булса, безнең авылларыбыз да яшәр.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.