

Республиканың дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне кабул итүе вакыт сынавын уңышлы үтте – улхалык ихтыяҗларына җавап бирә. Бүген Башкортстанбай икътисади потенциалга, ныклы үсешле социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә -йортлар төзелә, һәр гаиләдә диярлек җиңел автомашинабар, балалар ВУЗларда, урта махсус уку йортларындаукый, чөнки халыкның яшәешен яхшырту – республикаХөкүмәте, муниципаль район хакимияте сәясәтенең төпюнәлеше.
Районыбызда авыл хуҗалыгы тотрыклы эшли, мәгарифһәм сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләүэзлекле башкарыла. Шатланмау мөмкин түгел: яңатуган сабыйлар саны арта бара. Ирешелгән уңышларгатаянып, алга таба үсеш бурычларын билгелибез.
Киләчәгебез югары технологияле эш урыннары булдыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген сизелерлек күтәрүгә бәйле. Безнең киләчәк – яшьләр кулында, аларгадәүләт тарафыннан ярдәм чараларын камилләштерүбик мөһим. Гомумән, районда һәр эш “кеше өчен, кешемәнфәгатьләре хакына” дигән принциптан чыгып тормышка ашырыла. Район хезмәт ияләре моңа җавапитеп, һәр участокта тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтер,республиканың, Илешебезнең прогресс юлыннан алгабаруына булышлык итәр, дип ышанам. Һәр илешленеБашкортстанның төп бәйрәме – Республика көне беләнихлас котлыйм, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.