Маяк
+5 °С
Облачно
җәмгыять
11 Октября , 10:05

Яхшы күрше – ярты бәхет

Авыл җирендә элекэлектән күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп, ярдәмләшеп, күпчелектә дус-татулыкта гомер кичергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яхшы күрше – ярты бәхетЯхшы күрше – ярты бәхет
Яхшы күрше – ярты бәхет

Без дә якын күршеләребез – Гөлшат һәм Рәмил Мәрдамшиннар белән ничәмә еллар буена үзара уртак тел табып, килешеп, аралашып, хәлләрне белешеп, ярдәмләшеп яшибез. Әйткәндәй, күршебез Гөлшат Мәрдамшина иртәгә үзенең күркәм юбилеен – 55 яшен каршылый.

Язмыш аны Ишкар авылы егете Рәмил Рәзәл улы белән очраштыра. Язмышларын уртак бәйләп, 30 елга якын тату, үрнәкле гаилә булып яши алар. Ике кызга гомер бүләк итте Мәрдамшиннар. Балалары кечкенәдән үк эшнең тәмен белеп үстеләр. Кызлары әти-әнисенең хәерфатихасын алып эш итәләр, якыннарының фикере алар өчен зур кыйммәткә ия. Олы кызлары Ләйсән гаиләсе белән ТРның Казан шәһәрендә яши. Бәләкәй кызлары Гүзәл агымдагы елда медицина университетын кызыл дипломга тәмамлап, ординатурада укуын дәвам итә.

Күршебезгә ике бишле куйсаң да була. Ул моңа лаек. Тормыш иптәше белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы – уңган йорт хуҗасы, җитмәсә, “бал абый” да әле ул. Күпләп умарта тота.

Гөлшат ханым төрле гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Капка төпләренә килү белән шау чәчәктә утырган розалар каршы ала. Ә ишегалларына үтү белән үзеңне оҗмах бакчасына эләккәндәй хис итәсең. Искитмәле матурлык, нинди генә чәчкәләр юк анда?! Өстәвенә, биредәге пөхтәлек күзгә ташлана, һәрнәрсә үз урынын тапкан. Йорт эчендәге һәр нәрсә аларның зәвык белән сайлап алынып, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Тырыш Мәрдамшиннар күпләп кош-корт асрый, бакчаларында җиләк-җимеш үстерә. Динне дә хөрмәт итә бу гаилә. Алар ел саен якыннарына багышлап, Коръән ашлары уздыра.

Шуны да билгеләргә кирәк, кыш җитү белән алар йортларының эчен, тышын бәйрәмчә бизәп, тирәякка Яңа ел рухы тарата. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Гөлшат Хәдимулла кызы үз һөнәре остасы. Ул бар гомерен балаларга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә багышлый. Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Аның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһалана. Тәҗрибәле педагог БРның мәгариф отличнигы билгесен, БРның атказанган укытучысы исемен лаеклы йөртә.

Киләчәктә дә яратып кавышкан тормыш иптәшең Рәмил Рәзәл улына тугры тормыш иптәше, балаларыңа яраткан әни, оныкларыңа сөекле дәү әни булып яшәвеңне телибез. Аларның игелекләрен күреп, озак еллар авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәтлектә, тигез тормышта үткәрергә Ходай насыйп итсен.

Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,
Безгә синең белән бик рәхәт.
Гөлшаткаем, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез мең рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән күршеләрегез Светлана һәм Рәдис ИМАМОВЛАР. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас