

Мәйдан иртән-иртүк җанланды. Сәүдә рәтләренә тезелгән продукция көзге уңышның муллыгын күрсәтте. Бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, сарымсак, помидор, җиләк-җимеш — көндәлек табынга да, кышлык әзерлеккә дә кирәкле ризыкларны биредә сайлап алу мөмкинлеге булды. Бал, төрле үләннәр, ит-сөт продукциясе, сыер һәм бройлер ите, балык та сатып алучыларга тәкъдим ителде.
Ярминкәдә азык-төлек кенә сатылмады. Мал асраучылар өчен ашлык, печән, салам һәм башка мал азыгы бар иде. Бакчасына яңа агачлар, җиләк куаклары утыртырга ниятләүчеләр үсентеләр сайлады. Кул эшләре белән кызыксынучылар да үзләренә ошаган әйберләрне таба алды.
Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшкәртү предприятиеләре, шәхси эшкуарлар һәм шәхси хуҗалык тотучылар үз продукциясен тәкъдим итте. Сатып алучыга кирәклесен бер урында табу уңайлы булса, җитештерүче өчен ярминкә-үз хезмәтенең нәтиҗәсен халыкка җиткерү, продукциясен сату мөмкинлеге. Урындагы хуҗалыкларга ярдәмнең гамәли ягы да шунда: алар җитештергән ризык райондашларыбыз табынына барып җитә.
Сәүдә рәтләре буйлап җыр-моң таралды. Район мәдәният сарае артистларының чыгышлары ярминкәне бәйрәм белән бәйләде, мәйданга җыелган халыкның күңелен күтәрде.
Биредә районның «Маяк Илеш» гәзитенә язылу да оештырылды. Ярминкәгә килгән райондашларыбыз көндәлек кирәк-яракларын алу белән бергә, район тормышын яктыртучы басмага льготалы хак белән язылу мөмкинлегенә дә ия булды.
Бу көнне үзәк мәйдан авыл хезмәтчәннәренең уртак табынын хәтерләтте. Андагы һәр ризык артында җир эшкәртү, мал карау, уңышны үстереп җыю мәшәкатьләре тора. Көзге ярминкә шул хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтте, аның муллыгын халык белән бүлешергә мөмкинлек бирде.
Лилия ЙОСЫПОВА.