

Яңгыр, томан, кар, юл өслегенең дымлы булуы да машина йөртүчеләрнең күрү мөмкинлеген киметә. Шуңа күрә җәяүлеләргә юл ашачыкканда аеруча игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ә машина йөртүчеләргә торак пунктларда, җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда тизлек режимын саклау һәм юлдагы хәлгә һәрвакыт әзербулу мөһим.
Җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте зур. Яктылык кайтаргыч элементлар – җәяүленең юлда күренү мөмкинлеген арттыручы мөһим чара. Машина фаралары яктыртканда, мондый элементлар яктылыкны кире кайтара һәм йөртүчегә җәяүлене ерактанрак күрергә мөмкинлек бирә. Гади генә әйбер – киемдәге кечкенә яктылык кайтаргыч тасма, беләзек, брелок яки башка элемент – караңгы вакытта кеше хәвефсезлеген арттырырга мөмкин.
Әлеге киңәш бигрәк тә балаларга кагыла. Алар юлдагы хәвефләрне һәрвакыт тиешенчә бәяли алмый. Шуңа әти-әниләр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшерергә, караңгы вакытта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итәргә тиеш. Балага «юлны тиешле урында гына чыгарга», «светофор сигналларына игътибар итәргә», «юл кырыеннан барганда телефонга карамаска» кебек гади кагыйдәләрне аңлату бик мөһим.
Машина йөртүчеләр иң беренче чиратта – тизлек режимын сакларга һәм юл шартларына карап тизлекне киметергә. Җәяүлеләр кичүе алдыннан аеруча игътибарлы булырга кирәк. Көзге караңгыда юл читендә яки җәяүлеләр кичүендә кешене күрми калу куркынычы арта. Шулай ук рульдә булганда телефоннан файдаланмау, игътибарны читкә юнәлтмәү, куркынычсыз дистанция саклау мөһим.
Хөрмәтле райондашлар! Юлдагы куркынычсызлык – барыбызга да кагыла торган мәсьәлә. Үзебезнең дә, якыннарыбызның да иминлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Караңгы вакытта юлга чыкканда ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез, мөмкин булганча яктылык кайтаргыч элементлар кулланыгыз. Юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннардан гына аркылы чыгыгыз һәм светофор сигналларына игътибар итегез. Юлда һәркемнең бер генә максаты булырга тиеш – исән-имин өйгә кайту. Үзебезне дә, бер-беребезне дә саклыйк!
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.