Маяк
+6 °С
Ясно
җәмгыять
16 Октября , 06:00

Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ эзәрлекләүдән котылу максатында ЮХХДИ хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итүче шәхес үзен җинаять эзәрлекләвенә дучар итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагызҖинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз
Җинаять эзәрлекләвенә дучар булмагыз

Ришвәт бирү, аны алу кебек үк, ришвәт алучыга һәм коррупцион хокук бозырга этәрүче шәхес өчен җинаять җаваплылыгына тарттыра.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юлпатруль автомашиналары салоннарында коррупция гамәлләренә тартылу фактларын булдырмау максатында, тыштан да, салон эчендә дә гамәлләрен теркәүче видеорегистраторлар урнаштырылган. Хокук бозу факты буенча материалларны рәсмиләштергәндә барлык административ процедуралар да полиция хезмәткәре тарафыннан видеорегистратор гамәлдә булган зонада башкарыла. Җаваплылыктан котылырга теләү нияте белән гражданин юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт тәкъдим итә икән, бу Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 291 статьясы буенча җинаять эше кузгату өчен нигез булып тора.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас