Маяк
+12 °С
Облачно
җәмгыять
18 Октября , 07:00

Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе

Юлларны төзек тоту, аларны вакытында ремонтлау һәм ел әйләнәсенә хәрәкәт өчен уңайлы шартлар тәэмин итү - коллективыбызның төп бурычы. Дүртөйле юл ремонтлау-төзү идарәсенең Илеш районы участогында бүген 52 кеше хезмәт сала. Башкарылган һәр эш артында аларның тырышлыгы, тәҗрибәсе һәм үз һөнәренә җаваплы мөнәсәбәте тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсеЮлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе

Бүгенге көндә предприятиенең машина-трактор паркында 18 берәмлек юлтөзелеш техникасы, 19 йөк автомобиле һәм 6 җиңел автомобиль исәпләнә.

2026 елның тугыз ае йомгаклары буенча башкарылган эшләр күләме 179 миллион сум тәшкил итте. Шул исәптән муниципальара әһәмияттәге һәм урындагы автомобиль юлларын карап тотуга 127 миллион сум, ремонт эшләренә 22 миллион сум үзләштерелде.

Быел төп эшләр берничә объектта алып барылды. Югары Яркәй–Иске Күктау–М-7 автомобиль юлының 1,99 километр озынлыктагы өлешенә, Югары Яркәй авылының Комсомол урамында 1,005 километр арага, шулай ук Шаран–Яңа БалтачАндреевка юлының 2,7 километр озынлыктагы өлешенә асфальт түшәлде. Шулай ук Югары Яркәй - Бакалы юлына өлешчә асфальт салынды.

Чокырларны ямау эшләре Дүртөйле–Груздевка юлының 18,2 километр, Шаран–Яңа Балтач–Андреевка юлының 22 километр, Бакалы–Югары Яркәй юлының 16,8 километр, Ябалак–Груздевка юлының 8,4 километр озынлыктагы участокларында башкарылды. Игмәт авылына керү юлының 1 километр һәм М-7–Яңа Күктау юлының 8 километр озынлыктагы өлешләрендә дә шундый эшләр үткәрелде.

Бу объектларда экскаваторчы З.Рамазанов, КамАЗ водительләре З.Шафыйков, З.Саттаров, А.Сабиров, юл катогы машинисты Р. Мансуров, тракторчы А. Латыйпов, юл фрезасы тракторчысы В.Шәңгәрәев, юл эшчеләре Ф.Нәҗмиев һәм М.Фәтыйхов актив катнашты.

Автомобиль юлларын карап тоту юнәлешендә дә шактый эш башкарылды. Дүртөйле–Груздевка юлында барьерлы киртәләр урнаштырылды. Юл буйларындагы куаклар һәм яшь агачлар киселде, юл билгеләре урнаштырылды һәм алыштырылды, чүп үләннәре чабылды. Бу эшләрдә тракторчылар А.Галимов, И.Зарипов һөнәри осталыкларын күрсәтте. Кул белән үлән чабуда юл эшчеләре Э.Гизтдинов, И.Мәҗитов, А.Хәйретдинов һәм И.Якупов тырыш хезмәт салды. Алар мастерлар З.Вильданов белән Р.Бәдртдинов җитәкчелегендә эшләде.

Исанбай–Теләкәй, Аккүз–Калинин, ЭтәйБуралы, Сүлте–Иләкшиде, Уяндык–Краснояр юлларында ком-таш катнашмасы өстәп, юл өслеген торгызу эшләре үткәрелде. Әлеге объектларда автогрейдер машинистлары И.Бастамов, А.Мирзаянов һәм төягеч машинисты З.Дәүләтов эшләде. Ком-таш катнашмасы Питер Тау карьерыннан ташылды. Аны водительләр Р.Хәсбетдинов белән Э.Мәгъданов ташыды. Әлеге эшкә мастер А.Миңнеханов җитәкчелек итте.

Төзекләндерү эшләре барышында барлык тукталыш павильоннары, юл билгеләренең терәкләре һәм күпер киртәләре буялды.

Р.Бәдртдинов, З.Вильданов җитәкчелегендәге бригадалар чиратлап Дүртөйле шәһәрендә дә хезмәт сала. Алар Г.Шәйморатов урамындагы автомобиль юлының Ленин урамыннан Индустриальная урамына кадәрге өлешен реконструкцияләү объектында бордюр ташлары урнаштыра. Бу эшләрдә юл эшчеләре Н.Габитов, Ф.Гафуров, С.Мәмәлимов, Р.Насыйров, И.Әвсахов һәм И.Фазлытдинов катнаша.

Хәзерге вакытта автомобиль юлларын кышкы чорда карап тотуга әзерләнәбез. Кар чистарту машиналарын һәм махсус техниканы алдагы сезонга әзерләү эшләре бара.

Участогыбызның төп байлыгы — кешеләр. Бездә озак еллар дәвамында хезмәт салган, коллектив белән бергә авырлыкларны да кичергән, уңышларны да уртаклашкан хезмәткәрләр күп. Водительләр С.Арсланов, Р.Гафурҗанов, Ф. Әхмәтов, З.Шафыйков, А.Сабиров, диспетчер М.Таҗиева, юл эшчеләре Ф.Гафуров һәм А.Хәйретдинов — коллективыбызның ныклы терәге. Аларның тәҗрибәсе һәм үз эшенә тугрылыгы уртак бурычларны үтәргә ярдәм итә.

Коллективыбыз районның җәмәгать тормышында, спорт чараларында һәм барлык төзекләндерү эшләрендә дә актив катнаша. Юлларның төзеклеге дә, туган җиребезнең күркәмлеге дә уртак хезмәткә бәйле. Шуны аңлап, һәркайсыбыз үз эшен җиренә җиткереп башкарырга омтыла.

Район юл ремонт – төзелеш идарәсе исеменнән барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбрик итәм, аларга киләчәктә тормышларында уңышлар, корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, коллективка үзара аңлашу һәм хөрмәт, җиңел хезмәт һәм эш көннәре телим.

Рубин ГАЛИМОВ, Дюртөйле юлремонт төзелеш идарәсенең Илеш участогы начальнигы.

Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Юлларның төзеклеге — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас