Маяк
+2 °С
Ясно
җәмгыять
22 Октября , 05:30

Эшләре дә көйле, яллары да күңелле

М.Гәрәев ис. кооперативта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен тантаналы билгеләп үттеләр. әйтергә кирәк, соңгы елларда хужалыкта бик күп яхшы традицияләр барлыкка килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эшләре дә көйле, яллары да күңеллеЭшләре дә көйле, яллары да күңелле
Эшләре дә көйле, яллары да күңелле

Моның башында Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, кооператив рәисе Илгизәр хәмидуллин тора. Бай тәҗрибәле җитәкче халык ышанычын, ихтирамын яулап, авылны, хуҗалыкны тергезүгә фидакарь хезмәт сала. Аның эш принцибы - хуҗалыкның һәм хезмәт коллективының иминлеге, бүгенге көн һәм авыл халкының күп буыннары киләчәге бәйле булган хезмәт кешеләренә хөрмәт. Территориядә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләү традициягә әйләнде. Быелгысы да матур, күңелле үтте.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнакән. Бүгенге көндә 350 тонна сатуга куелган. Көнбагыш барлыгы 770 гектарда чәчелеп, һәр гектардан уртача 30 ц ашлык җыйнаганнар. Ул киптерелеп, тазартылып, 2 мең тонна складларга салынып куелган. шып, биредә җыелучыларны тәбрикләп, киләчәктә уңышлар теләде.

-М.Гәрәев ис. кооператив - район икътисадын алга алып баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә терлекчелек, басучылыктармаклары үз югарылыгында бара. Елныңелында техникалар алыштырыла. Мондый хуҗалыклар районда берничә генә. Әлбәттә, уңышлар артында кооперативның тырыш хезмәтчәннәре тора. Киләчәктә дә куелган планнарны тормышка ашырып, исән-имин эшләргә язсын, - диде ул.

Кооператив рәисе И.Хәмидуллин кыскача тармак эшчәнлегенә, уңышларына нәтиҗә ясады. Җитәкче билгеләвенчә, 2026 елныхуҗалык яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Басучылыкта рентабельлелеккә иешкәннәр Бөртеклеләрдән тулай җыем 90 мең тонна булып, гектар куәте 29 центнер тәшкил итә. Соя культурасы сөендергән – уңышы 29 ц җиткән. Бүгенге көндә 350 тонна сатуга куелган. Көнбагыш барлыгы 770 гектарда чәчелеп, һәр гектардан уртача 30 ц ашлык җыйнаганнар. Ул киптерелеп, тазартылып, 2 мең
тонна складларга салынып куелган. 

Терлекчелек продукциясе көн дә артып бара. Бүген көндәлек 14 тонна сөтсатыла. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 т артыграк тәшкил итә. Тармакта савучылар, терлекчеләр тырыш хезмәт күрсәтә. Иләкшиде, Төйлегән, Бишкурай фермаларында мул продукция җитештерелә.

Илгизәр Кыягап улы үзчыгышында урта звено кадрлары, баш белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләренең эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Һәрбарчасына рәхмәт әйтте. Изгетеләкләргә Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ильвир Хәмидуллин да кушылып, һәрбарчасына уңышлар теләде.

Чарада бертөркем алдынгылар кооперативның премияләренә лаек булды. Кооператив терлекчесе Илгиз Маннанов һәм тракторчы-машинист Фәвис Латыйпов Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.

Бәйрәмне Башкортстанның һәм Татарстанның талантлы эстрада җырчысы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова һәм аның төркеме күңелле, дәртле чыгышлары тагы да күркәмләндерде. Биредә һәркем күңелле ял итте, уңай тәэссоратлар белән таралышты.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас