

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Вадим Нурыев, район мәгариф идарәсе начальнигы Алмаз Ганиев, Кадер урта мәктәбе директоры Зиләрә Басыйрова, инициатор, М.Горький ис. кооператив рәисе Айдар харисов, педагогның тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган укытучысы Сания Галиева, балалары, укытучылар, укучылар, барлык авылдашлары һ.б. катнашты.
Исеме меңнәрчә укучысы йөрәгендә урын алган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән, Ватаны- на һәм халкына гомере буена фидакарьлек белән хезмәт иткән, Илфир Галиевның исеме еллар үткән саен яктырак балкый.
Илфир Миңнехан улы, абруйлы җитәкче һәм мәктәп директоры буларак, укучылары хакында аталарча хәстәрлек күрде, чөнки ул шундый ярдәмчел, сизгер, саф күңелле, гаҗәеп талантлы, соклангыч кеше, үз җиренең чын патриоты иде. Ул балаларны укуда һәм хезмәттә яңадан-яңа уңышка-занышларга дәртләндерде, югары үрләр яуларга әйдәде, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә булышлык итте. Һәм, әлбәттә, җиңелдән булмаган укытучылык эшендә хезмәттәшләренә бетмәс көч-куәт, дәрт-дәрман бирә иде.
Чарага килгән һәркем Илфир Миңнехан улы турында якты истәлекләр белән бүлеште. Мәгариф ветераннары Фәнә Минһаҗева, Роза Тимуршина, Ләлә Дәүләтова, Альбина Шәрипова, Нәзирә Төхвәтуллина, Ябалак урта мәктәбе директоры Альфред Гозәеров һ.б. И.Галиевның бөек педагог булуын ассызыклады. Тормыш иптәше Сания Әнәс кызы, кызы Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп директоры Гөлнара Шафыйкова аның гаиләдә ныклы терәк, яраткан әти булуын бәян итте.
- Кадер урта мәктәбендә укыган елларда, практика үткән чорда Илфир Миңнехан улы миңа гыйлем тавына күтәрелергә һәм үзенең фәһемле киңәшләре белән үсеп килүче яшь буынга аң-белем, тәрбия бирү өлкәсендә бай тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Күңелемдә туган төбәгебезгә карата ихлас мәхәббәт уятты, үземне дә чын патриотка әйләндерде”, - дип билгеләде үз чыгышында Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмера Ахунова.
Янә шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Илфир Миңнехан улы халык арасында һәрвакыт әдәпле, хөрмәтле кеше, зур ихтирамга лаек шәхес булды, беркемнән дә үзен өстен куймады. Заманында ул, курку белмәс кыю ир-узаманы буларак, үзенең фикерләрен, шелтә-тәнкыйтьләрен һәрчак турыга әйтте, һөнәренә тугры, гадел булды.
Мәктәп диварына тактаташ кую инициативасы укучысы, М.Горький ис. кооператив рәисе Айдар Харисов ярдәме белән тормышка ашырылды.
Әйе, Илфир Галиев күпләрнең яраткан укытучысы һәм остазы фани дөньяда яшәү дәверендә җирдә кабатланмас, якты эз калдырды. Югары әхлакый сыйфатларга, нечкә сәяси тоемлауга, оста идарә итү сәләтенә ия булган, ачык күңелле, гадәттән тыш талантлы кеше иде ул. Дөньялыкта яшәгәндә тәҗрибәле мөгаллим үзен оста оештыручы, педагог, тәрбияче итеп танытты. Педагогның исеме мәктәп тарихында һәм илешлеләр күңелендә мәңге яшәячәк.
Лира КӘБИРОВА.