Маяк
-3 °С
Облачно
җәмгыять
23 Октября , 07:00

Рсайлылар бик рәхмәтле

Башкортстанда 2021 елның мартыннан «Атайсал» проекты старт алып, ул кече ватанга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирә. Проект Башкортстан Республикасыннан чыккан кешеләрне берләштерүгә юнәлтелгән. Алар үз мөмкинлекләренә карап, кече ватаннарындагы төрле агымдагы проблемаларны хәл итәргә булыша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рсайлылар бик рәхмәтлеРсайлылар бик рәхмәтле
Рсайлылар бик рәхмәтле

Шундый кешеләрнең берсе — Рсай авылы үсешендә актив катнашучы «Урал» җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибраһимова. Ул hәр ел саен авылыбызны ямьләүдә, төзекләндерүдә читтә калмый, лаеклы өлеш кертә.

Агымдагы елда Елена Роберт кызы Рсай авылы мәдәният йорты тирәсен төзекләндерүгә финанс ярдәм күрсәтеп, 400 мең сум акча кертте. Бу акчалар асфальт түшәүгә тотылды. Бу, үз чиратында, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырды. Аның бу гамәле — бары тик матди ярдәм генә түгел, ә мәдәни мираска хөрмәт һәм туган төбәге алдындагы социаль җаваплылык билгесе дә. Әлеге гамәлләр «Атайсал» проектының конкрет проблемаларны хәл итәргә ничек ярдәм итүен һәм туган төбәкнең уңай имиджын формалаштырып, аның социаль-икътисади тотрыклылыгын ныгытуын күрсәтә.

Моннан тыш, «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан кертелгән ”Эшлекле гамәлләр” программасы кысаларында Рсай авылы мәдәният йорты алдында яңа коймалар куелды.

Үзенең кече Ватанына, аның үсешенә, киләчәк язмышына битараф булмаган Елена Роберт кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Туып-үскән яки якын күргән җиреңә нинди дә булса ярдәм күрсәтү, әлбәттә, бары тик мактауга, рәхмәткә лаек.

Рүзилә НӘЗИРОВА. Рсай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас