Маяк
+4 °С
Облачно
җәмгыять
24 Октября , 07:00

Илеш җирендә - хезмәтенең эзе, халык күңелендә - хөрмәтле исеме

Шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләгән якташыбыз Илдар Тимергасыйм улы Шәяхмәтовның гомер юлы да Илеш тарихының күп сәхифәләре белән үрелгән. Аның турында язганда, биләгән вазифаларын санап чыгу белән генә чикләнеп булмый. Һәр эш урыны артында - башкарылган хезмәт, авыллар язмышы, кешеләрнең өметләре. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Илеш җирендә - хезмәтенең эзе,  халык күңелендә - хөрмәтле исемеИлеш җирендә - хезмәтенең эзе,  халык күңелендә - хөрмәтле исеме
Илеш җирендә - хезмәтенең эзе, халык күңелендә - хөрмәтле исеме

Илеш җиренең байлыгы уңдырышлы басулары, мул уңышлары белән генә үлчәнми. Аның төп көче - шушы туфракка тамыр җәйгән, хезмәте белән төбәгенең данын күтәргән кешеләрендә. Биредә иген белән бергә кеше холкы да чыныга, намус, ихтыяр, сабырлык кебек сыйфатлар ныгый. Район елъязмасында урын алган казанышлар артында күпме кешенең уртак тырышлыгы, йокысыз төннәре, җаваплы карарлары тора! Заман үзгәргән, тормыш яңа таләпләр куйган чорларда шушы җаваплылыкны үз өстенә алган җитәкчеләрнең хезмәте аеруча әһәмиятле.
Шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләгән якташыбыз Илдар Тимергасыйм улы Шәяхмәтовның гомер юлы да Илеш тарихының күп сәхифәләре белән үрелгән. Аның турында язганда, биләгән вазифаларын санап чыгу белән генә чикләнеп булмый. Һәр эш урыны артында - башкарылган хезмәт, авыллар язмышы, кешеләрнең өметләре. Җитәкченең чын йөзе дә, минемчә, шуларга мөнәсәбәтендә ачыла.

Журналист буларак, төрле һөнәр ияләре, хезмәт коллективлары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашырга туры килә. Һәр очрашу күңелдә үз эзен калдыра. Илдар Тимергасыйм улының хуҗалыкта эшләгән соңгы елларында «Игенче»гә баруларыбыз да хәтердә җылы истәлек булып саклана. Ул безне, редакция хезмәткәрләрен, зур хөрмәт белән каршы ала, хуҗалык эшләре белән таныштыра иде. Аның шушы ихтирамлы мөнәсәбәте, эш барышын безгә җиткерергә вакыт табуы бүген дә хәтердә.

Кешене якыннанрак белергә теләгәндә, аның үткән юлына күз саласың. Аның кешелек сыйфатларының, хезмәткә һәм туган җиргә мөнәсәбәтенең ничек формалашуын аңларга тырышасың. Илдар Шәяхмәтовның тормышында да балачак тәрбиясе, хезмәттә чыныгу, алган белемнәрен гамәлдә куллану бер-берсенә табигый бәйләнгән. Ул Иске Кыргыз авылында туа. Аңа ике яшь тулгач, әти-әнисе Сәлихә һәм Тимергасыйм туган авыллары Тәҗәйгә кайтып төпләнә. Укытучылар гаиләсендә үскән малай үзаллы, хезмәт сөючән, максатчан булып тәрбияләнә.

Хезмәт юлын 1969 елда «Чакмагышнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең транспорт конторасында автослесарь булып башлый. Аннары Байконур космодромында хәрби хезмәт үтә. Армиядән кайткач, элекке эшен дәвам итә. Әмма күңеле авыл хуҗалыгына тартыла. 1973 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керүе аның киләчәк язмышын билгели.

Институтны тәмамлагач, «Урожай» колхозында агроном-агрохимик булып эшли, аннары баш агроном вазифасына үрләтелә. Җирнең үзенчәлекләрен өйрәнү, һава торышына һәм вакытка бәйле эшләрне оештыру, уңыш өчен җавап бирү яшь белгечтән белем дә, күзәтүчәнлек тә, таләпчәнлек тә сорый. Шушы хезмәттә тупланган тәҗрибәсе киләчәктә зуррак бурычларны хәл иткәндә таяныч була.

1980 елда Илдар Тимергасыйм улына «Игенче» колхозын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Биредәге биш еллык хезмәте хуҗалыкның җитештерү эшчәнлегендә генә түгел, авылларның көнкүрешендә дә сизелерлек эз калдыра. Тәҗәй, Кужбахты, Восток, Гремучий Ключ авылларында электр һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә, юллар төзекләндерелә. 192 укучыга исәпләнгән ике катлы мәктәп, Кужбахтыда балалар бакчасы төзелә. Кужбахты һәм Тәҗәй авылларында Базы елгасы аша күперләр салына. Яшь белгечләр өчен ике фатирлы дүрт йорт сафка кертелә.

Бу эшләрнең әһәмиятен авылда яшәгән кеше аеруча яхшы аңлый. Су, юл, мәктәп, балалар бакчасы, торак -һәр гаиләнең көндәлек тормышын билгеләүче шартлар. Яшь белгечнең авылга килеп төпләнүе дә, күп очракта, шуларга бәйле. Шуңа күрә хуҗалыкны ныгыту белән кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту бергә алып барыла.

Терлекчеләрнең хезмәт шартларына да игътибар бирелә. Тәҗәйдә дуңгызчылык фермасы төзелә, сөтчелек фермаларында ашханәсе һәм медицина пункты булган терлекчеләр йортлары булдырыла. Аларда ике фельдшер эшли, районнан табиблар бригадасы килеп, колхозчыларга медицина ярдәме күрсәтә. Болар хуҗалык исәбенә оештырыла. Шул чорда төзелгән объектларның гомуми саны 46га җитә.

Авыл хезмәтчәннәренең ялы да онытылмый. Уфадагы «Акбузат» ипподромында колхоз атлары ярышканда, кешеләрне хуҗалык автобусында башкалага алып баралар. Үз атлары өчен җан атканнан соң, алар концерт, спектакль яисә цирк карап кайта. Санаторий-профилакторийларга юлламалар бирелә. Көндәлек мәшәкатьтән аерылып, дөнья күреп, күңел яңартып кайту мөмкинлеге авыл кешесе өчен зур әһәмияткә ия була.

1985 елда Илдар Шәяхмәтов Илеш партия район комитетының икенче секретаре, 1987 елда беренче секретаре итеп тәгаенләнә. Аның бу җаваплы хезмәте илдә үзгәртеп кору барган катлаулы чорга туры килә. Күнегелгән эш тәртибе үзгәрә, яңа сораулар туа. Җитәкчедән хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, кешеләрне берләштерү, уртак эшкә ышанычны саклау да таләп ителә. Элекке хезмәттәшләренең истәлекләрендә шул елларда районга килгән күпсанлы тикшерүләр, башкарылган эшләрне якларга туры килгән чаклар турында бәян ителә. Мондый шартларда район җитәкчеләренең бердәмлеге, үз фикерләрен дәлилләп әйтә белүләре мөһим була.

Авырлыкларга карамастан, төзелеш, авылларны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ике асфальт заводы сатып алына, юллар салына, техника базасы яңартыла. Социаль объектлар, кибетләр, өлкәннәр өчен йортлар төзелә. Шәхси хуҗалыкларга газ кертү, авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләрне тораклы итү мәсьәләләренә игътибар бирелә. Бу эшләр авылларның көнкүрешен яхшыртуга, районның җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтүгә хезмәт итә.

1989 елда Илдар Тимергасыйм улы Свердловск Югары партия мәктәбен тәмамлый. Арытаба аның хезмәт юлы республика күләмендә дәвам итә. Ул Башкорт АССРның уникенче чакырылыш Югары Советы, Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты итеп сайлана.

Төрле елларда Башкортстан Республикасы Югары Советы Секретариаты җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа икътисад һәм социология гыйльми институты докторанты була, Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты директоры, «Башкирское» фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры вазифаларын башкара.

Бу эшләрнең һәркайсы тирән белем, әзер лек, оештыру сәләте таләп итә. Аларны берләштергән юнәлеш тә ачык: авыл хуҗалыгын үстерү, җирдән нәтиҗәле файдалану, кешеләрнең тормышын яхшырту. Илдар Шәяхмәтовның күпьеллык хезмәте «Почет Билгесе» ордены, «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме белән билгеләнә.

Республика күләмендә эшләгәндә дә туган як белән бәйләнеше өзелми. Райондашларының мөрәҗәгатьләренә игътибарлы була, мөмкинлегеннән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Ә еллар узгач, язмыш аныянә «Игенче»гә алып кайта. Колхоз таркалганнан соң, 2017 елда пайчылар җыелышында тавыш бирү юлы белән җирләр арендага алынып, Илдар Шәяхмәтов җитәкчелегендә «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы оештырыла. Бу эш район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тәкъдиме һәм авылдашларының үтенече белән башлана. Хуҗалыкны аякка бастыруда элек бергә эшләгән белгечләр, тырыш механизаторлар ярдәмгә килә. Техника сатып алына, ашлык складлары төзелә, хезмәт шартлары яхшыртыла. Яңадан эшкә тотынуның үз мәшәкатьләре, үз авырлыклары була. Аларны үтәргә тупланган тәҗрибә дә, уртак максат белән эшләгән кешеләрнең тырышлыгы да ярдәм итә.

Илдар Тимергасыйм улы «Игенче» хуҗалыгын оештыруга табыш алу күзлегеннән генә карамавый. Аның өчен бу - ата-бабалары яшәгән, үзе үскән җир. Ул аякка бастырылган хуҗалыкны ышанычлы кулларга калдырырга, балаларының да туган туфракны яратып, саклап яшәвен күрергә тели. Шушы теләктә аның туган якка мөнәсәбәте тулы чагыла. Үзеңнән соң җирнең эшкәртелүен, авылда тормыш дәвам итүен кайгырту - киләчәк алдында да җаваплылык тою ул.

Безнең «Игенче»гә барганда очрашуларны искә алганда, җитәкченең вазифасы гына түгел, кешенең үз-үзен тотышы, әңгәмәдәшенә мөнәсәбәте дә хәтергә килә. Илдар Тимергасыйм улының редакция хезмәткәрләренә күрсәткән хөрмәте безнең өчен кадерле булып калды.

Хәзер ул эшләмәсә дә, күпьеллык хезмәте район тарихының бер өлеше булып яши. Аның тормыш юлыннан авыл хуҗалыгының төрле чорларын да, җитәкче хезмәтенең никадәр җаваплы булуын да күрергә мөмкин. Башкарылган эшләрнең чын кыйммәте исә аларның кешеләргә китергән файдасында ачыла.

75 яшьлек гомер бәйрәменә Илдар Тимергасыйм улы бай хезмәт юлы, күп елларга сузылган тәҗрибә, туган төбәгенә керткән өлеше белән килә. Бу юлда җиңел булмаган карарлар да, киеренке хезмәт көннәре дә, уртак тырышлык белән ирешелгән уңышлар да аз булмагандыр. Аларның барысын берләштергән нәрсә - туган җир язмышына битараф булмау.

Юбилеегыз котлы булсын, Илдар Тимергасыйм улы! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын тоеп, хөрмәттә гомер итүегезне телибез. Башкарган эшләрегезнең игелеген күреп, һәр яңа көнгә куанып яшәргә насыйп булсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас