Барлык яңалыклар
80 лет Победы
11 гыйнвар , 14:00

Рсай юлы

1941 елның язы соңлап килде. Июнь урталарына кадәр көннәр салкынча торды да аннары кинәт кенә җылытып, эссе көннәр башланды. Басуларда игеннең, урманяланнарда үләннең куе булып, күпереп үсүен үреп, кешеләрнең күңелләре шатланды, мул уңышка өметләнде...

Рсай юлы
Рсай юлы

21 июнь. Шимбә. Басулардан эштән кайтып, тамак туйдыргач, авылның ир-егетләре, гадәттәгечә, урамга чыгып, капка төпләрендә бераз гәпләшергә җыелды. Авыл тормышына гына хас булган дөнья мәшәкатьләрен, булачак уңышны исән-имин җыеп алырга язсын, кебегрәк сүзләр сөйләшеп, озак кына утырдылар. Ә яшьләр клуб ягына ашыкты. Заманына күрә матур, пөхтә киенергә тырышканнар. Араларында купшырак киенгәннәре дә күренә. Болар – студентлар иде.
Яшьләрнең уртасында үз бәһасен белеп кенә гармунчы егет бара.

Ул елларда һәр шимбә клубта “вечер” була иде. Ни өчен урысчалап әйтелгәндер, белмим. Бәлки, урысча аз-маз белгәнебезне белгертәсебез килгәндер...

Клубта яшьләр “Шахта” җырын җырлый, парлы биюләр бии. Алар арасында дүртле, ике парлы биюләр, фантик алмашу уеннары кызганнан-кыза. Яшьләр рәхәтләнеп күңел ача. Клубтан чыккач та таралышырга ашыкмыйлар әле. Гармунчыга ияреп, авыл урамнарын тутырып, җырлый-җырлый берничә кат әйләнә әле алар.

Йокларга яткан өлкәннәр дә яшьләрнең җырлаганын сабыр гына тыңлап, үзләренең яшьлекләрен искә ала иде. “Әй, бу гомер дигәнең үтеп тә бара икән бит”, – дип көрсенеп куялар да, урам ягыннан агылган моң, көй астында изрәп, йокыга талалар.

Яшьләр арасында быел көз армиягә китәсе егетләр дә бар. Шуңа күрәдер, җырларның кайберләрендә аерылышу, саубуллашу сүзләре дә яңгырый:

Әй, дусларым,күпсенмәгез,
Арагызда күп тормам,
Озакламый мин китәмен,
Сагынганда мин булмам...

22 июнь, якшәмбе көн туды. Матур булып кызарып кояш чыкты. Күк өзе зәп-зәңгәр. Әйтерсең лә аны кемдер зәңгәр буяу белән буяп куйган. Кояш нурлары шундый йомшак, җылы. Дөньяның матурлыгына хәйран калгандай, кемузардан кошлар сайрый. Табигать белән бергә авыл да уянды. Иртәнге йорт эшләрен
бетереп, тамак ялгап алгач, һәркем колхоз эшенә юлланды. Ә инде бераздан авыл урамы бала-чага тавышына күмелде.

Кинәт кенә күк йөзен кара болыт каплаган кебек булды – “Сугыш чыккан!” дигән хәбәр авыл өстендә таралды. Бу хәбәр яшен тизлегендә һәр өйгә барып
керде. Халыкны ниндидер аңлашылмаучанлык биләп алды, һәркемнең күңелендә мең сорау туды. Кешеләр “Чын хәбәрме бу?”, “Сугыш озакка барырмы?”, “Ничә яшькә кадәрге ир-егетләрне алырлар икән?” кебек сорауларны бер-берсенә яудырды. Фин, Хәсән күле янындагы сугышларда йөреп кайткан авылдашлар яшьләрне дә, тиңдәшләрен дә тынычландырырга тырышты. “Без ул фашистларны тиз куып чыгарырбыз”, – дигән сүзләр сөйләде.

Икенче көнне үк авылга военкоматтан чакыру кәгазьләре килә башлады. Җимертеп дөнья көтәрдәй, имәндәй таза ирләр, су сөлегедәй чибәр яшь егетләр ат арбасына утырып, олау-олау булып юлга чыкты. Менә шулай, Бишкурайдан Рсай юлына чыгып, аннан Югары Яркәйгә юл тотты авылдашларым. Ә аларны озатып калучы яңа гына тәпи киткән, “әттә” сүзен бер тапкыр да әйтеп өлгермәгән сабыйлар газиз кешеләрен башкача күрмәячәген һәм ятимлек ачысына батачагын белми иде әле. Тал чыбыгыдай нечкә билле, буыннары да катмаган үсмер малай һәм кызлар да бу сугышның үзләренең иңсәләренә күпме авырлык, ачы кайгы алып киләсен башларына да китермәде. Пешкән җиләк кебек өлгергән яшь һәм чибәр хатыннарның күбесе тол каласын, колхозның барлык эшләрен ирләре урынына җигелеп тартасын да уйламады..

Рсай юлы авылдагы ирегетләрне алып китә торды, ә авыл бушап, ятимсерәп калды. Бик сирәкләре генә шул юлдан авылга кире кайта алды...

Хәзер инде Бишкурайдан Югары Яркәйгә барырга башка юл салынган. Ә иске юл буенда гөлҗимешләр үсә. Алар яз килгән саен хуш исле алсу чәчәкләргә күмелә, көзен җимешләрдән сыгылып утыра. Гүя алар: “Ватаныбыз өчен башларын салганнарны без онытмыйбыз. Онытырга хакыбыз юк!” – диләр.

Әнисә ХАФИЗОВА, ветеран укытучы. Бишкурай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: