“Еллар узган саен әтием белән ешрак сөйләшәм. Күңелдән генә... Бу әтием белән балачакта еш сөйләшә алмавыбыздандыр. Гаиләбездә артык сентиментальлек тә булмады. Киресенчә, без абыем Валера белән армия тәртибенә якын тәрбиядә үстек. Мәктәп елларыннан ук бергәләп иртәнге зарядка ясау, салкын су белән сөртенү, турникта күтәрелү, караватны устав буенча җыештыру, мәктәп формасына ак яка тагу, ялтырап торган төймә һәм каеш йөртү, ялтыратып чистартылган ботинкалар, ял көннәрендә мунчага бару – болар барысы да, һичшиксез, үтәлергә тиеш иде. Хәрби киемен әтием үзе тазартып, чиста, пөхтә итеп тота иде һәм безне дә шуңа өйрәтте. Балачактан алган шушы тәрбия миңа армия хезмәте үткәндә бик ярдәм итте.
Әтиемнең балачагы төпкел авылда узган, шуңа күрә дә ул безгә гадәти тоелган шөгыльләргә шактый өлкән яшьтә өйрәнгән. Мәсәлән, йөзәргә, велосипедта һәм мотоциклда йөрергә, тимераякта шуарга ул үзе өйрәнеп кенә калмыйча, безне дә өйрәтте. Бу аның башлаган эшне җиренә җиткереп башкаруыннан да килә иде.
Мин үземне белгәннән бирле әтием җитди һәм төпле белем алырга омтылды. 1950 елда Фрунзе исемендәге Академиягә укырга керү өчен аңа инглиз теленнән имтихан тапшырырга кирәк иде. Бернинди базасы булмаган килеш, ул ярты ел эчендә үзаллы укып, өйрәнеп, имтиханны “отлично” билгесенә тапшырды. Ә инде соңыннан әтием инглиз телендә иркен аралашты. Чит илләргә командировкага очканда ул диспетчерлар белән инглиз телендә сөйләшүләр алып барды. Әйткәндәй, әтием инглиз телен камил белгәнлеген бервакытта да кычкырып сөйләп йөрмәде.
Әтием үзенең хезмәте турында да бик сөйләп бармады. Бары тик еллар узгач кына кайсыбер сәяхәтләре хакында бераз уртаклашты. Ул бит АДОН (махсус тәгаенләнештәге авиадивизия) составында хезмәт итте. Бу инде махсус операцияләрне, төрле катлаулы заданиеләрне үтәү дигән сүз. Алар Көнбатыш Европадан Индонезиягә кадәр, Төньяк полюстан Суданга кадәр, хәрби-транспорт авиациясе буларак, корал, төрле кирәк-ярак, аппаратура һәм башка әйберләрне ташуны тәэмин итә иде.
Илленче еллар башында бу дивизия поляр аэродромнарын төзүдә һәм тәэмин итүдә катнаша. Конгода сугыш башлангач, Венгриядә чуалышлар бул ганда очучыларны шунда җибәрәләр. Болары – без белгәннәрдән бик азы гына. Күбесенчә без әтиемнең хезмәте турында берни дә белми идек.
Авыр хезмәтеннән соң гаиләдә бул ган чагында әнием белән сөйләшеп утырганнары хәтердә. Гадәттә, алар сугыш хатирәләре белән бәйле иде. Әнием гитара кылларын чиртеп җырларга да яратты. Әтием дә авылга кайткан чагында гармунда уйный иде. Абыем Валера да музыкага сәләтле булды. Ул фортепианода яхшы уйный иде. Кызганыч, аның язмышы бик катлаулы. Ике яшендә каты авырып, бик озак еллар хәрәкәтләнмичә урында ятарга мәҗбүр булды. Шулай булса да ул, бу чирдән арынып, Ходай биргән гомерен лаеклы үтеп, 62 яшендә бакыйлыкка күчте.
Без Мәскәүдә 1954 елга кадәр коммуналкада яшәдек. Өебез кунакханәне хәтерләтә иде. Йортыбызда һәрвакыт чит кешеләрдән кем дә булса яшәде. Аларның кайсының яшәргә урыны юк, кемгәдер эшкә урнашканчы вакытлыча яшәргә кирәк иде. Арада әтиемнең якташлары, фронтовиклар, хәтта сукбайлар да булды.
Бу хәлләрнең әтиемнең СССР Югары Советы депутаты эшчәнлеге, аның гади халыкка ярдәм итәргә ашкынып торуы, әниемнең сабыр холыклы булуы нәтиҗәсе икәнлеген мин хәзер аңлыйм.
Әтием авылдашларын да онытмады. 1956 елда Арктикага очышлары өченул 80000 сум эш хакы алды. Ул вакытта бу искиткеч зур акча иде (мисал өчен:“Победа” машинасы 20000 сум тораиде). Шул елны Таш-Чишмәгә кайтканыбыз хәтердә. Ул шул акчага спорт инвентарьлары сатып алып кайтты. Авыл башында волейбол, теннис сеткалары суздык. Авылдашларга туп лар тараттык. Шулай ук, 4-5 патефон да алып кайткан идек. Ул аларны да авылдашларына таратып бирде.
Шул елдагы Таш-Чишмәнең йолдызлы төннәре әле булса күз алдымда. Әтием безне – Валера белән мине – йолдызлар буенча юл, ориентир табарга өйрәтте. Билгеле, Мәскәүдә яшәгәндә меңәрләгән ут арасында андый күренешне берничек тә күреп булмый. Әтием, оста очучы буларак, йолдызлар буенча юнәлешне, дөресрәге – астрономияне, шулай ук техниканы да бик яхшы белә иде.
Ул бик күп укый иде. Өйдә булганда безгә дә космос турында кычкырып китап укыр иде. Космос темасы ул чакта безгә фантастика кебек тоела иде. Ә менә 1957 елда Җирнең дөньяда беренче ясалма иярчене – совет космик аппараты очкан дигән хәбәрне ишетүгә без дә әтием белән бергә Мәскәүнең төнге урамына чыгып, барлык халык белән чын күңелдән шатланганыбыз хәтердә. Без ул чакта космос программасының үтәлешендә әтиебез нең дә өлеше барлыгын белми идек.
Гәрчә әти пилот булса да, һава корабы һәм тулы бер берләшмә командиры буларак, авианавигация, штурман эше, элемтә, картография, астрономия, әлбәттә инде, аэродинамика һәм самолетларның матди өлешен, җентекләп тикшерергә тиеш иде. Һәм ул боларның барысын да җиренә җиткереп башкарып чыгар өчен үзенең белемнәрен даими арттырып торды. Бу белемнәр аңа Төньяк котыптан алып – үзәк Африкага һәм Көнбатыш Европадан алып Көньяк-Көнчыгыш Азиягә кадәр бик катлаулы һәм хәвефле очышларны уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Ул безгә һава торышының үзгәрү механизмнары турында сөйли, йолдыз лыкларның, аларның урнашуын, планеталарның хәрәкәтен күрсә тә иде. Бу астрономия “дәресләрендә” алган белемнәр күңелемдә гомерлеккә калды, һава торышының үзгәрүен мин ялгышмыйча фаразлый алам.
Сугыштан соң 13 ел дәвамында ул алты тапкыр яңа самолетлар үз ләштерде: легендар “Ил-2” штурмовигыннан яңа “Ил-10” самолетына күчә, аннары – “Ли-2”, “Ил-12”, “Ил-14”, “Ил-18” һәм “Ан-12” транспорт самолетларына. Ул заманда пилот үз самолетын теоретик яктан да, инженер дәрәҗәсендә “соңгы заклепкага кадәр” белергә тиеш иде. Һәм ул моңа бик җитди һәм җентекле карашта булды. Үзе әйтмешли: “Авиациядә вак-төяк булмый”.
Әлбәттә, мин дә әтием кебек очучы булырга хыяллана идем. Тик язмыш мине икенче юл белән алып китте.
Малай чактан ук самолетка гашыйк идем, һәм штурвал артында утыру иң зур хыялым булды. Чөнки өйдә, самолеттан тыш, башка темага сөйләшү булмый да кебек иде. Шуның өчен дә кечкенә чагымда фатирыбызда самолет “төзи” идем. Моның өчен урындыкларны аударып, әтинең күнекмәләр ясар өчен алып кайткан Морзе азбукасы корылмасын авиация җиһазлары урынына кулланып, сугыштан калган шлемын, күзлеген киеп утыра идем дә “оча” идем...
Миңа җиде яшьләр тирәсендә әтием хезмәт иткән аэродромга бардык. Әтиемне барысы да сәламли, елмаеп каршылый. Шунда аның янына бер кеше килде дә, әтиемә үз итеп: “Муса Гайсинович, әйдәгез улыгызны штурвал артына утыртып, очыртып алып киләм”, – диде. Минем кечкенә йөрәгем чыгардай булып тибә башлады һәм: “Ниһаять, хыялым тормышка ашачак!” – дип уйларга өлгердем. Тик әтиемнең катгый итеп: “Юк!” – диюе мине чынбарлыкка кайтарды һәм нык үпкәләтте. Әлбәттә, аның штурвал артына кечкенә баланы утыртырга ни өчен рөхсәт бирмәгәнен мин бик соңлап аңладым. Әйе, ул һәрвакыт безнең өчен хәвефләнеп, бәла-казалардан саклап яшәде.
Балачактагы хыялымны самолет ларның миниатюр күчермәләрен җыю белән алыштырдым. Аларны совет чорыннан ук җыям. Монда әтием сугышкан һәм хезмәт иткән самолетның да, дошман авиациясенең дә самолет күчермәләре бар. Хәзер моның белән шөгыльләнү күпкә җиңел, чөнки сатуда әзер кулланмалар бар. Бүген инде миндә аларның саны ике йөзгә якын.
Безне – абыем белән мине – балачактан үзаллылыкка өйрәттеләр. Бу инде әти-әнинең аркасы артына ышыкланмыйча, барлык нәрсәгә дә үзебез ирешергә тиеш дигәнне аңлата иде. Әлбәттә, гомерем буена аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, җаваплылык хисе тоеп, Ватанны саклау бурычын намуслы үтәгән әтием белән горурланып, аннан үрнәк алып яшим.
Хатыным Светлана Гәрәева Муса Гәрәевның исемен мәңгеләштерүгә зур өлешкертә. Ул үзе эшләгән Уфадагы статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжында “Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләп, Муса Гәрәев шәхесенә багышланган һәм ватанпәрвәрлек темасына ачык дәресләр үткәрә. Аның катнашлыгындагы шундый ук дәресләр Башкорт станның ДОСААФ төбәк бүлекчәсе белән берлектә республиканың төрле районнарында да уза.
Әтиебезнең оныклары Михаил, Тимур, Юлия, туруннары Артур, Роберт, Вячеслав та аның якты истәлеген кадерләп яши”.
Зөһрә ИСЛАМОВА язып алды.