Ташчишмә авылыннан очучы-штурмовик Муса Гәрәев (1922-1987) бу югары исемгә ике тапкыр лаек була. Ул 250 сугышчан очыш ясый, Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
Герой турындагы якты истәлек илешлеләргә - иң кадерлесе. Ватанның данлыклы улы хөрмәтенә район үзәгендә һәм туган авылы Ташчишмәдә йорт-музейлары ачыла. Югары Яркәйдәге урамнарның берсе һәм кинотеатр, кооператив аның исемен йөртә. 2024 елда “М-12 Восток” федераль трассасы янына һәйкәл куелды.
Иске Дөмәй авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин (1917-2002) Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда җиңү яулашып, Кенигсбергка барып җитә. Сугыштан соң Югары партия мәктәбен тәмамлый, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшли. Соңгы көннәренә кадәр укытучылар белән тыгыз бәйләнештә була, туган мәктәбенең укучылары белән хат алыша, очрашуларга кайта.
Герой хөрмәтенә район тарих-туган якны өйрәнү музеенда почмак булдырыла, Дөмәй урта мәктәбендә музей оештырыла, Югары Яркәйдәге урамнарның берсенә аның исеме бирелә.