Маяк
+24 °С
Яңгыр
80 лет Победы
29 март 2025, 06:00

Курку белмәс разведчик

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы һәр йортның ишеген шакып, бөтен гаилә язмышында онытылмас эз калдырды. Бу безнең илебез, күпмилләтле бердәм халкыбыз тарихында иң изге битләрнең берсе. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның керткән өлешен өйрәнү безнең өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки ул аларның батырлыгын тирәнтен аңларга һәм бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу дәһшәтле сугышта аларның һәркайсының язмышы игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Минем картәтием Бөек Ватан сугышы елларында туган илне саклаганнар, картыйларым тылда хезмәт салып, фронтка ярдәм иткәннәр. Дивизия разведчигы буларак данлы юл үткән картәтиемнең тарихы миңа аеруча кызыклы һәм әһәмиятле.

Курку белмәс разведчикКурку белмәс разведчик
Курку белмәс разведчик

Рәхмәтулла Шәфигулла улы Фәхруллин 1925 елның 10 апрелендә Янтуган авылында туа. Гаиләсе крестьян хуҗалыгы алып бара. Әнисе үлгәндә ул бер яшьлек сабый була. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Авылдашлары билгеләп үткәнчә, ул белемгә көчле омтылышы, акылы һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Колхозда учетчик булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда Рәхмәтуллага 16 яшь була. Ул алгы сызыкка барырга теләк белдерә, ләкин яше җитмәү сәбәпле аңа каршы киләләр. 1943 елның 15 гыйнварында 17 яшьлек егет Совет Армиясенә алына, Суворов орденлы 331 нче Брянск - Смоленск пролетариат дивизиясенең 1104 нче укчы полкында укчы - разведчик булып сугыша.

Төрле вакытта дивизия 20 нче, 5 нче һәм 31 нче армияләр составына керә. Мәскәү сугышында, 1943 елгы Ржев-Сычев, Ржев-Вяземск, Смоленск Белоруссия, Гумбинненск, Көнчыгыш Пруссия һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Бүләкләнгән 12 мең сугышчы арасында Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Р.Фәхруллин да бар. Сугыш барышында ул шәхси батырлык һәм каһар-манлык күрсәтә, шуның өчен полк командованиесе тарафыннан хәрби бүләкләргә тәкъдим ителә.

“Немец фашистлары белән сугышта иптәш Р.Фәхруллин кыю һәм катгый эш итә, батырлык күрсәтә», - диелә приказдан өземтәдә. Безнең солдатлар батырлык үрнәкләре генә түгел, сугыш барышында фидакарьлек тә күрсәтәләр.

Мәсәлән, Кенигсбергка барганда бер авылда җансыз немец хатыны янында арыган, ач Р.Фәхруллин сабый утырган бала коляскасын күреп ала. Аны кызганып, кулына ала, икенче авылга кадәр 7 километрдан артык күтәреп бара һәм коляска белән бергә немец хатын – кызына тапшыра.

Безнең өчен Р.Фәхруллин - горурлык, аның үзе алып барган блокнотында шәхсән китерелгән «телләр» турында юллар бар, аларның яртысы-офицерлар. Монда ук аның йөзгә якын гитлерчыны шәхсән юк итүе язылган. Уйлап карасаң, тыйнак, тәбәнәк кенә егет тышкы кыяфәте белән батыр разведчикка охшамаган да. Разведчикларның югалтулары һәрвакыт зур була, немец сугышчылары җитди һәм грамоталы. “Бервакыт безнең төркем немецларның көчле уты астына эләкте. Иптәшем һәлак булды, аны нейтраль полосадан чыгарырга ярамый иде. Лейтенант китәргә кушты. Дүрт тәүлек буе аның артыннан йөрдек, шулай да, ут һәм засада булуга карамастан, аны үзебезнекеләр янына алып чыктык. Немецлар аның гәүдәсен ике мина белән миналаган була, мөгаен, безнекеләрнең һичшиксез аның артыннан киләчәген белгәннәрдер”, - дип яза ул.

Рядовой Р.Фәхруллин өчен сугыш Кенигсбергта - басып алынмаслык крепостьта тәмамлана. Разведчиклар 8 апрельдә Кенигсберг үзәгенә - гестапо бинасы янына үтәләр. Аны штурм белән алмый, блокадалап, танкларның якынлашуын көтәләр. Икенче көнне Кенигсберг гарнизоны капитуляцияләнә.

Р. Фәхруллин дистәләгән авыр сугышлар узып, өч тапкыр яралана, фронттан исән-сау кайту бәхетенә ирешә. Күрсәткән батырлыгы өчен Р.Фәхруллин 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Демобилизациядән соң Р.Ш.Фәхруллин С.Юлаев ис. колхозда намуслы хезмәт салып, комплекслы бригада бригадиры, терлекчелек фермасы мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Әдия Зиннәтулла кызы белән 50 елдан артык матур гомер юлы үтеп, 8 бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары Рәмзә Шәйхуллина (Бишкурай авылы), Гөлзинә Әрдисламова (Үрмәт), Гөлфирә Минәҗева (Югары Яркәй), Рита Садыйкова (Благовещенский шәһәре), Ринат, Земфир, Рифат (Югары Яркәй), Ришат (Янтуган) Фәхруллиннар гаиләләре белән яши, балалар тәрбияли. Аларның балалары, оныклары һәм оныкачлары курку белмәс разведчик нәселенең лаеклы дәвамчылары булып тора.

Р.Фәхруллин 1994 елның 11 октябрендә вафат була.

Һәр Җиңү бәйрәме безнең гаиләдә аеруча дулкынландыргыч үтә. Ә быелгысы бигрәк тә - Бөек Җиңүгә -80 ел! Безнең теләгебез: аяз күктә кояш елмайсын, җиребез аллы-гөлле чәчкәләргә, тик шат авазларга күмелсен, халкыбыз картәтиләребез батырлыгы белән яулаган тыныч тормышта яшәсен.

Оныкачы Эльнара ӘСЛӘМОВА, Уфа шәһәрендәге А.Фәйзуллин ис. 39 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас